Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә/34

Ганеша Чатуртхи (санскр. गणेशचतुर्थी) — фил башлы яңа башлангычлар, киртәләрне бетерүче һәм акыл ходае Ганешага табынуга багышланган Һинд дине бәйрәме. Ун көн дәвам итә торган бәйрәм Һинд ай-кояш календареның Бхадрапада аена туры килә. Беренче көне милади тәкъвимнең 22 август белән 20 сентябрь көннәре арасында урын ала (2021дә - 10 сентябрь). Бөтен
Һиндстан буенча бәйрәм ителә, मुंबई Мумбай шәһәре чараларына меңнәрчә хаҗиләр җыела.
Бу вакыт өйләрдә һәм җәмәгать урыннарында Ганешаның балчык сыннарын урнаштырыла, ведик гимннарны яки "Ганапати Упанишад" кебек Һинду текстларны җырлыйлар, дога укыйлар һәм ашаудан тыелулар үтиләр. Фестиваль бетүгә, сынны җәмәгать процессиясе белән музыка уйнатып һәм төркемләп җырлап алып баралар һәм якындагы сулыкка (елгага яки океанга) салалар, шуннан соң балчык сын эри һәм Ганеша Ходай Парвати һәм Шива янына Кайлаш тавына кайта дип ышаналар.
Рәсми билгеләнүләре турында иң борынгы архив язмалар XVII гасырда яшәгән маратхлар дәүләте чорына карый.