Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә/35

Нарасимха (санскр. नरसिंह, турыдан-туры мәгънәдә арслан-кеше) — Һинд дине ходае Вишнуның аватары; Җир йөзендә дини эзәрлекләүләрне, явызлыкны һәм бәлаләрне бетерү, шулай итеп Дхарманы торгызу өчен арслан һәм өлешчә кеше формасында инкарнация ала. "Бөек Яклаучы" буларак мәгълүм затка дини гыйбадәтханәләрендә, текстларда, башкару һәм сурәтләү сәнгатьтә, фестивальләрдә табыныла.
Безнең эрага кадәр II меңьеллыкка караган Ригведаның 1.154 Вишну гимнындагы "тауларда үкерүче вәхши куркыныч хайван" турындагы мәгълүмат кайберәүләр тарафыннан Нарасимха риваяте буларак интепретацияләнә. Илаһка багышлангаң иң борынгы сакланган сәнгать эшләре
Һиндстанның Уттар-Прадеш һәм Андһра Прадеш штатларындагы археологик казмаларда табылган, II-IV гасырларга карый дип даталана.