Калып:Баш бит/Яхшы мәкалә/11

Жан-Батист Жозеф Фурье (фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier) — француз математигы һәм физигы. Жан-Батист Жозеф Фурье тегүче гаиләсендә 15 баланың 12нчесе булып (әтисенең икенче никахында 9 нчы бала) дөньга килә. Аның әтисе чыгышы буенча Лотарингиядәге кечкенә шәһәрчектә кибетче гаиләсеннән. XVI—XVI гасырларда Жан-Батист Жозеф Фурьенең икетуган бабасы Пьер Фурье контрреформациядә танылган фигураларның берсе була. Аның әнисе Эдме 1777 елда вафат була. Ул вакытта Фурьега 9 яшь булган. Шул ук елны әтисе дә вафат була. Чиркәү музыканты җитәкчелек иткән үзенең мәктәбендә Фурье француз һәм латин телләрен өйрәнү буенча үзенең уңышларын күрсәтә. 12 яшендә Осер епискобы ярдәме белән Фурьены бенедиктиннар монастыре каршындагы хәрби мәктәпкә урнаштыралар. 13 яшьтә Фурье математика белән кызыксына, ә 14 яшендә инде ул Безуның 6 томлык «Математика курсын» үзләштерә. ↪ Дәвамы