Калып:Баш бит/Яхшы мәкалә/23
Күренеш

Африкада ислам ― Африка кыйтгасында Исламның таралышы һәм бүгенге хәле. Мөхәммәт пәйгамбәр китергән дини тәгълимат VII гасыр башында ук Гарәп ярымутравы белән чикләнмичә, беренче яңа кыйтга буларак Африкага тарала.
Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек шушы кыйтгада яши. Африкадагы мөселманнарның күпчелеге ― сөнниләр, сөнни берләшмәләрнең күпчелеге арасында өстенлек итүче хокук мәктәбе булып Мәлики мәзһәбе тора, шул ук вакытта төрле җирләрдә Шәфигый һәм Хәнәфи мәзһәбе дә популяр.
Африкада ислам даими рәвештә социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында үзгәреп тора; гадәттә, җирле мәдәниятенә яраклаша һәм диннең яңа формалары барлыкка килә. 2002 ел мәгълүматлары буенча, мөселманнар Африка халкының 45% ын тәшкил итә.
↪ Дәвамы