Калып:Википедия:Википедиячеләр/Демография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Википедия:Википедиячеләр/Демография latin yazuında])
Җенсият
91 / 100
Барлык Википедияләрне каплап халыкара дәрәҗәсендә уздырылган 2011 Википедия мөхәррирләр сораштыруы (ингл.) нәтиҗәсе буенча, мөхәррирләрнең 91% - ир кешеләр. Шуңа карамастан, кыз-хатын мөхәррирләр саны артышны күрсәтә.
Милләт
20 / 100
Мөхәррирләрнең күпчелеге (20%) АКШ байрагы АКШта яши, анын артыннан Алмания байрагы Алмания (12%) һәм Россия байрагы Россия Федерациясе (7%) киләләр. Алдынгы унлыктагы Аурупа яки Төньяк Америкада урнашмаган бердән-бер ил - Һиндстан байрагы Һиндстан (3%).
Үзгәртүләр кертү теле
76 / 100
40 / 100
Фаразлана алганынча, мөхәррирләрнең күпчелеге беренчедән Инглиз Википедиясенә үзгәртүләр кертә (76%) һәм аны укый (49%), артыннан 20% һәм 12% күрсәткечләре белән Алман Википедиясе, 12% һәм 6% күрсәткечләре белән Испан Википедиясе киләләр. Мөхәррирләрнең яртысыннан артык өлеше (51%) ике яки күбрәк телдә үзгәртүләр кертәләр.
Яш буенча төзелеше
59 / 100
Мөхәррирләрнең 59% өлеше 17-40 яшлеләр төркеменә карый, аеруча: 18-21 яшьлеләр - 14%, 22-29 яшьлеләр - 13%, һәм 30-39 яшьлеләр -19%. Мөхәррирләрнең 28% ның яше буенча 40+, 13% - 17 һәм яшьрәк.
Үзгәртүләр кертү эшчәнлеге
66 / 100
Мөхәррирләрнең 66% төп эшчәнлек буларак язылган мәкаләләргә үзгәртүләр кертү, 42% - мәкаләләрнең эчтәлеген тикшерү һәм 28% - яңа мәкаләләр булдыру булганын белдерә. 23% белдергәненчә, күбесенчә идарәчелек (патруль) эшләре, 22% күбесенчә бәхәсләрдә катнашу һәм 17% күбесенчә файллар йөкләү дип хәбәр иттеләр.
Нигә кертем ясыйм?
71 / 100
Мөхәррирләрнең 71% кертемнәрен гыйлем бүлешүгә караган ихтыярый эш фикерен яратканнары сәбәпле ясаганнарын белдерә. 69% мәгълүматка бушлай һәм ирекле килеш ирешү мөмкинлеге булырга тиешлегенә ышануларын, 63% - кертем ясау кызык булуын белдерә. 7% катнашучылар Википедиягә профессиональ сәбәпләре аркасында үзгәртүләр кертүләрен белдерә.