Калып:География/Кереш сүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/География/Кереш сүз latin yazuında])
Глобус
Глобус

География (грекча γεωγραφία, γεια — Җир шары һәм γράφω — язарга, тасвирларга) - Җир өслегендә һәм аның тирәсендә кешелек яшәеше өчен мөһим элементларның урнашуын, таралуын һәм, гомумән, кешене һәм аның тирәлеген өйрәнүче фән. Физик география Җирнең физик, метеорологик һәм экологик үзлекләрен һәм аларның Җирдәге күренешләрен өйрәнә. Җәмгыять географиясенең игътибары икътисади, сәяси һәм мәдәни процессларга юнәлдерелгән. Географлар, Җирнең үзлекләрен өйрәнүдән тыш, шулай ук аның Кояш системасында һәм Галактикада алып торган урынын һәм бу тирәлекнең Җиргә тәэсирен (климат, океандагы агымнар һ.б.) дә өйрәнәләр.