Калып:MainPage/section-fa

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/MainPage/section-fa latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Benz Velo — беренче автомобильләрнең берсе.

Автомоби́ль (б. грек αὐτός — үзем һәм лат. mobilis — хәрәкәтчән, ашыгыч) — кешеләр яки йөк ташу өчен кулланыла торган моторлы юл транспорт чарасы. Сәнәгать алга киткән илләрдә автомобиль транспорты пассажирлар йөртү күләме буенча транспортның башка төрләре белән чагыштырганда алдынгы урында тора. Заманча автомобиль 15-20 мең детальдән тора, шуларның 150-300 иң мөһим һәм кулланылыш өчен зур чыгымнар таләп итүче булып тора. Төшенчәгә җиңел автомобиль, йөк машинасы, автобус, троллейбус, бронетранспортер керә, әмма авыл хуҗалыгы тракторы һәм мотоциклны үз эченә алмый.
Төрләре буенча җиңел машина, йөк машинасы, югары узу мөмкинлеге булган автомобиль, внедорожник, багги, йөзүче автомобиль (амфибия), очучы автомобиль, спорт автомобиле, ярыш автомобиле, электромобиль, гибрид автомобиль һ.б. Җитештерелә торган автомобильләрнең күп төрлелегенә карамастан, аларны төзелешендә төп өч өлешне: кузов, двигатель һәм шассины бүлеп йөртергә мөмкин.

↪ Дәвамы