Кальпа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кальпа latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Ка́льпа (калпа; санскр. कल्प, «тәртип», «закон») — Һинд динендә һәм Буддизмда вакыт үлчәү берәмлеге.

Һинд динендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд динендә кальпа — ул «Брахма» көне, ул 4,32 миллиард ел дәвам итә һәм 1000 маха-югадан тора (4-әр югалы периодтан). Бу период узгач, көнгә тигез булган Брахма төне башлана. Төн дөньяның юк ителүе һәм Дэваларның вафат булуы белән билгеләнә. Шулай итеп илаһи тәүлек 8,64 млрд ел дәвам итә. Брахма ае утыз шундый тәүлектән тора (утыз көн һәм утыз төн), бу 259,2 млрд ел, ә Брахма елы (3,1104×1012 гади ел) - унике айдан тора. Брахма йөз ел (3,1104×1014, яки 311 триллион 40 миллиард ел) яши, шуннан соң ул үлә һәм бөтен матди дөнья юк ителә. Бу бөек юк ителү вакытыннан соң махапралая була, Галәм яшәүдән туктый һәм дэвалар вафат була. "Бхагавата-пурана" буенча Брахманың тормышы беткәч, бөтен Галәм Вишнуның тәненә керә һәм булудан туктый. Брахма тормышына тигез вакыт узгач, Галәм янә пәйда була: Маха-Вишну тәненнән бихисап Галәмнәр чыга, аларның һәрберсендә Брахма туа һәм яңа кальпалар циклы башлана. Һәрбер кальпа 14 манвантарга бүленә, алар арасында 1851429 ел интервал белән 306720000 ел дәвам итә, чөнки кальпаның төгәл саны 308571429 ел. Хәзерге Брахма үзенең 51-енче яшендә һәм дөнья "Швета-вараха" дип аталган кальпада.

Буддизмда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Будда космологиясендә кальпалар теориясе башкача карала. Дөньяның ут белән гадәти юк булу процедурасы Самвартасхаикальпа ахырында була. Әмма ут белән дөньяның җиде мәртәбә юк булудан соң һәр сигез Бөек Кальпа дөньяны су белән юк итү була. Бу юк итү һәлакәтлерәк, чөнки Брахма дөньяларын гына түгел, ә Абхасвара дөньяларын да җимерә. 56 ут белән юк итү һәм җиде су белән юк итүдән соң һәр алтмыш дүрт Махакальпада дөньяны җил белән юк итү була. Бу иң һәлакәтле катастрофа, ул шулай ук Шубхакритсна дөньяларын юк итә. Иң олы дөньялар беркайчан да юк булмый. Буддизм космологиясе Һинд диненә караганда азрак вакыт аралары белән эш итә. Моның сәбәбе "кальпа" һәм "юга" вакыт төшенчәләрнең алынмалы булуда. "Пост-буддизм" космологиясендә "эон" төшенчәсе булгач кына, соңгы икесе (релятивист мәгънәсендә) "вакыт" билгеләмәсенә аеручы караш булып киткән.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. McWhirter, Norris (November 1980). Guinness Book of World Records 1981. New York: Sterling Publishing Co. Inc.. ISBN 0-8069-0196-9. 
  2. The Hindu Fascination With The Guinness Book of Records
  3. Елена Исакова. Брахма Кумарис. // «Петербургское язычество»