КамАЗ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КамАЗ latin yazuında])
КамАЗ ААҖ
Төр
ачык акционерлык җәмгыяте
Сәнәгать тармагы автомобильләр төзү
Нигезләнгән 1969 ел
Штаб-фатир Чаллы, Татарстан
Төп затлар
Сергей Когогин, генераль директор
Продукциясе
йөк автомобильләре, көч-куәт агрегатлары, автобуслар
Керем 190 422 000 000 ₽
Операцион керем
4 347 000 000 ₽
Чиста керем
3 367 млн. сум (2017)
Хезмәткәрләр саны
35 730 (Чаллыдагы җитештерү куәтләрендә)
Бала ширкәтләр Соллерс — Яр Чаллы
Сайт www.kamaz.ru
КамАЗ-55111 моделе — берничә дистә ел дәвамында иң популяр автомобильләрнең берсе, бигрәк тә үзбушаткычлар составында; хәзерге заманда аны куәтлерәк һәм күбрәк йөк күтәрешле модельләр алмаштырды

Кама автомобиль заводы (кыскача — КамАЗ, тулы исеме — "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте, "КАМАЗ" ААҖ, урысча — публичное акционерное общество, ПАО "КАМАЗ", инглизчә — Publicly Traded Company KAMAZ, PTC KAMAZ) — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта "Ростех" дәүләт берләшмәсенә керә. "КамАЗ" Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Россия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. “КамАЗ” — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыяте (1990). "КамАЗ" ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында "Туймазы автобетоновоз заводы", "НефАЗ" (Нефтекама шәһәре) һәм "Автоприцеп-КАМАЗ" (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар.

Автомобильләр заводының төп бинасы

“КамАЗ”ның эшчәнлек даирәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

– тулы массасы 8-14 һәм 14-40 тонналы йөк автомобильләре һәм алар өчен запас детальләр җитештерү һәм сату;
– махсус автомобиль техникасы һәм өскормалар (үзбушаткычлар, вахта автобуслары, бетоноизгечләр һәм бетонсуыргычлар) җитештерү һәм сату;
– кече һәм зур класстагы шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара автобус шассилары һәм автобуслар җитештерү һәм сату;
– тагылма техника (тагылмалар, ярымтагылмалар, цистерналар) җитештерү һәм сату;
– автомобильләргә һәм җитештерелә торган башка төр продукциягә гарантия хезмәте һәм гарантиядән соңгы техник хезмәт күрсәтү;
– финанс хезмәте (кредит сәүдәсе, җитештерүче лизингы, бурычка сату);
– шәриктәшләргә киңәштәшлек хезмәте күрсәтү, персоналны укыту һәм өйрәтү;
– корпоратив клиентлар белән озакка сузылган актив хезмәттәшлек итү;
– автомобильләрне утильләштерү, теләсә нинди катлаулылыктагы һәм күләмдәге ремонт;
– заманча һәм оптималь логистика системы;
– югары сыйфатлы запас детальләр җитештерү һәм аларны үз вакытында кулланучыга җиткерү;
– базар конъюнктурасыннан чыгып билгеләнә торган бәяләр сәясәте үткәрү.
“КамАЗ”ның дилерлык һәм сервис челтәре Россиянең КамАЗлар сатыла торган бөтен төбәкләренә һәм чит илләрдә җәелдерелгән. Илдәге дилерлык челтәрендә 220 субъект, чит илләрдә 75 субъект бар. 199 субъект “КамАЗ” продукциясенә сервис хезмәте күрсәтә.
Атаклы "Дакар" ралли-рейдларында да КамАЗлар — билгеле машина.[1] 2016 елда капотлы узыш машиналары хәлиткеч сынаулар үтте, аларның берсе 2017-2018 елларда Россия күләмендәге узышларда катнашты.[2]

Кыскача тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[3]

"КамАЗ" төзелеше алдынгысы" күкрәк тамгасы

"КамАЗ" 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы ("КамАЗ" җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килде. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли.

Беренче КамАЗ автомобильләре 1976 елның 16 февралендә җитештерелде. Шуннан соңгы 41 ел эчендә (2017 ел азагына кадәр) предприятиедә 2 237 364 йөк автомобиле һәм 2,8 миллионнан артык йөрткеч эшләнгән. Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә тулы массасы 14-40 тонна булган һәр өч автомобильнең берсе — КамАЗ. КамАЗлар дөньяның 80ләп илендә эшли.

Зур йөк автомобильләре җитештерү күләме буенча "КамАЗ" дөньяда унберенче урынны, ә дизель йөрткечләр буенча сигезенче урынны алып тора.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллы трамвае әле хәзер дә "КамАЗ" карамагында кала. "КамАЗ" трамвай идарәсе (Россия Федерациясе шәһәрләрендә совет заманыннан бүгенгәчә элек булган хәлдә сакланып калган һәм хәтта даими үсүче эре трамвай транспорты предприятиеләрнең берсе) ел саен 30 миллионнан артык пассажир йөртә һәм бу күрсәткеч буенча Чаллының башка транспорт предприятиеләреннән калышмый.

1970 ел – “КамАЗ”ның сафка басачак элгәре – ремонт-инструмент заводы һәм шулай ук кою заводының соры һәм чүкелүчән чуен корпуслары нигезенә бетон салына.
1971 ел – булачак автомобиль шәһәрендә “КамАЗ” төзүчеләр өчен 12 катлы беренче торак йорт сафка баса.
1973 ел – комплексның беренче чиратын эшләтеп җибәрү өчен кирәк булган төп биналар төзелеп бетә, беренче шәһәр трамвае йөри башлый (8 октябрьдә[4]), җылылык-электр уты үзәгенең беренче энергия блогы сафка баса.
1974 ел – “КамАЗ” баш конструкторы идарәсенең тәҗрибә цехында беренче йөрткеч җыела.
1975 ел – комплексның бөтен заводларында да җиһазларны һәм эчке корылмаларны монтажлау, беренче технология җиһазларын көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре бара, сынау рәвешендә беренче продукция эшләп чыгарыла.
1975 ел, 4 декабрь – йөрткечләр заводында беренче көч-куәт агрегаты җитештерелә – вакытлы технологияләр кулланып, ләкин “КамАЗ”ның үз җиһазларында җитештерелгән детальләрдән.
1976 ел, 16 февраль – автомобильләр заводының төп җыю конвейерыннан беренче йөк машинасы төшә. ССРБ хөкүмәте автомобиль сәнәгате белән идарә итүнең генераль схемасын раслый. “КамАЗ”га җитештерү статусы бирелә, предприятие, бөтен тармак комитетларын читләтеп үтеп, турыдан-туры ССРБ автомобиль министрлыгына буйсына. “КамАЗ”ның генераль директорына министр урынбасары вәкаләтләре бирелә.
1976 ел, 30 декабрь – дәүләт комиссиясе “КамАЗ”ның беренче чиратын кабул итә.

Экспорт өчен эшләнгән беренче КамАЗ автомобильләре 1977 елда Польшага озатылган иде. Кама үзбушаткычларының элгәре булган КамАЗ-5511 машинасының бу сурәте нәкъ шул илдә төшерелгән.

1977 ел, ноябрь – “КамАЗ”, 15 мең автомобиль эшләп чыгарып, беренче еллык планны үти, ел азагына кадәр тагын 7 мең машина җитештерелә.
1978 ел – 50 меңенче йөк машинасы кулланучыларга озатыла.
1979 ел – төп җыю конвейерыннан 100 меңенче автомобиль төшә.
1980 ел – 150 меңенче зур йөк машинасы җитештерелә.
1981 ел, декабрь – “КамАЗ”ның икенче чираты сафка баса.
1983 ел – “КамАЗавтоүзәк” фирмасы төзелә, ул куллануда булган бөтен КамАЗ автомобильләренә гарантия хезмәте күрсәтергә һәм техниканың куллану дәверендә кирәк булган запас детальләр белән тәэмин итәргә тиеш була. 1980 еллар азагына кадәр ССРБ территориясендә 210 автоүзәк төзелә.
1986 ел – КамАЗ автомобильләре ил автопаркының дүрттән бер өлешен тәшкил итә, 1986 елгы урып-җыюда алар уңышның 60 процентын ташый.

"КамАЗ" карамагында җитештерелгән азлитражлы Ока" җиңел автомобильләре гасырлар чигендәге икътисадый кризис елларында аз керемле кулланучыларның таянычы булды. Чираттагы кризис "Соллерс" милкенә күчкән предприятиенең язмышын билгесезлеккә юлыктырды.

1987 ел, 21 декабрь – “КамАЗ” биналарының берсендә “Ока” (“Ока-1111”) азлитражлы автомобильләре конвейер ысулы белән җыела башлый. 1994 елда елына 75 мең автомобиль җитештерерлек аерым завод эшли башлый. 2005 елда азлитражлы автомобильләр заводы (ААЗ) “Северсталь-Авто” төркеменә керә.
1988 ел – белгечләр исәпләве буенча, зур йөк машиналары җитештерә башлаганнан бирле, илдә 8 млрд. сумлык транспорт табышы алына, шуның белән “КамАЗ” төзү өчен дәүләт капитал салымнары тулысынча каплана.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 ел – җитештерү берләшмәсе милке нигезендә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте (“КАМАЗ” АҖ) төзү турында карар кабул ителә. Аның уставы шул ук елның 11 августында раслана, АҖ 23 августта теркәлә. Гамәлдәге кануннар үзгәрү сәбәпле, 1996 елдан “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте (“КАМАЗ” ААҖ) дип атала башлый.
1993 ел, 14 апрель – йөрткечләр заводының төп корпусындагы янгын аркасында заводның җитештерү җиһазлары тулысынча диярлек юкка чыга. Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренең ярдәме белән завод шул ук елны яңадан торгызыла.

2008 ел, 5 июль. Төркмәнстанда "КамАЗ" сервис үзәге эшли башлады.

2008 ел – Алманиянең “Даймлер” концерны (алм. Daimler AG) “КАМАЗ” ААҖ устав капиталының 10 процентын сатып ала һәм “КамАЗ”ның стратегик шәриктәше булып китә. Хәзерге вакытта, Европа яңартып төзү һәм үсеш банкының 4 процентлык пакеты да кушылгач, “Даймлер”ның өлеше 14 процент тәшкил итә.
2009 ел – “КамАЗ” һәм “Даймлер” ике уртак предприятие – “Фузо КАМАЗ Тракс Россия” һәм “Мерседес-Бенц Тракс Көнчыгыш” төзү турында килешүгә кул куялар. 2016 елда предприятиеләр бергә кушыла, яңасының исеме – "Даймлер-КАМАЗ-Россия".
2010 ел – “КамАЗ” үз автомобильләре өчен үзгәртелгән (рестайлинг) кабиналарны күпләп җитештерә башлый.
2012 ел, 15 февраль – төп җыю конвейерында ике миллионынчы КамАЗ йөк машинасы җыела.[5]

2012 ел – “Даймлер” һәм “КамАЗ” автомобиль кабиналарын җитештерүне үстерү буенча лицензия килешүенә кул куйдылар. 2016 елда бу юнәлештәге уртак предприятие төзелә башлады.[6]

2013 ел, 9 октябрь – төп җыю конвейерында беренче КАМАЗ-5490 иярле тягачы җыела.

2017 елның төп вакыйгалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“КАМАЗ”"ның Башкорстандагы бүлендек предприятиесе “НефАЗ”да җитештерелә торган НефАЗ-5299-37-33 автобусының газ ягулыгы (метан) куллану өчен эшләнгән махсус модификациясе.

Гыйнвар – ел гадәттә “КАМАЗ-мастер” такымының чираттагы ”Дакар”да чыгыш ясавыннан башланды: бу юлы ралли-рейдта Эдуард Николаев экипажы җиңүче булды, Дмитрий Сотников экипажы икенче урынны алды.
Февраль
Март
Апрель – “КамАЗ-5490 NEO” заманчалаштырылган магистраль тягачының беренче үрнәге баш конвейерда җыелды.
Май
Июль — НАМИ дәүләт фәнни үзәге белән берлектә ШАТЛ пилотсыз автобусы эшләнде.

Август
Сентябрь – “КАМАЗ” ААҖ, ил автомобиль җитештерүчеләре арасында беренче буларак, РФ базарына электр көчәнеше белән эшли торган пассажир автотранспортының беренче үрнәген тәкъдим итте.
“КОМТРАНС-2017” күргәзмәсенә, К-5 модельләр токымының беренче прототибы буларак, КамАЗ-54901 иярле тягачын чыгарды. Автомобиль тулысынча яңа кабина белән җиһазландырылган.
Октябрь — КамАЗ йөк машиналарының яңа кабиналары өчен җиһазлар җитештерү заводында төзелеш эшләре тәмамланды.
Ноябрь — Автомобильләр заводының газ йөрткечле техника бинасында табигый газ кулланып эшли торган 1000 нче йөк машинасы җитештерелде.
Декабрь – Йөрткечләр заводында рәт-рәтләп урнаштырылган алты цилиндрлы йөрткечләрнең тулысынча “КАМАЗ”да җитештереләчәк беренче үрнәге җыелды.

КамАЗ-53215 йөк машинасы Гыйракның Umm Qasr торак пунктында БМОның азык-төлек програмын үти

КамАЗ автомобиль техникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[3]

2004 елда пәйда булган КамАЗ-6520 (6х4) шассие ул вакытта авыр йөк машиналары классында "өмет тудыручылар" сафында гына иде. Хәзер ул үз гаиләсенең "атасы" булып китте. Бүген бу шассига "КамАЗ"да һәм аның белән хезмәттәшлек итүче предприятиеләрдә җитештерелә торган барлык төр өскормаларны һәм махсус җиһазларны урнаштырып була. Бу модель "КамАЗ"ның чит илләрдәге уртак ширкәтләрендә дә Чаллыдан кайтартыла һәм җирле шартларда җитештерелә торган комплектлау эшләнмәләреннән җыела.

КамАЗ шассиларының гомуми характеристикасы
Тәгәрмәч формулалары: 4х2, 4х4, 6х4, 6х6, 8х4, 8х8;
Төялгән йөк һәм өскормаларның гомуми массасы – 5,2÷30 тонна;
Транспорт автомобильләренең һәм махсус техниканың тулы массасы – 11,9÷41 тонна;
Үзбушаткычларның тулы массасы – 53,1 тоннага кадәр;
Транспорт шассилары нигезендәге автопоездларының тулы массасы – 19,7÷50 тонна;
Иярле тягач нигезендәге автопоездларның тулы массасы – 38÷120 тонна;
КамАЗ машиналары рамнарының монтажлау озынлыгы – 3575÷8135 мм;
КамАЗ йөрткечләрендә дизель һәм газ ягулыгы кулланыла;
КамАЗ йөрткечләренең егәрлеге – 177÷400 ат көче;
Иярле тягачларда КамАЗ көч-куәт агрегатлары составына кертелгән 298÷535 ат көчле импорт йөрткечләре дә (Cummins, Mercedes-Benz, Deutz һ.б.) кулланыла;
Тоташтыру тартмалары: ZF һәм КамАЗ;
Кабиналар: ике яки өч утыргычлы, бер яки ике ятаклы, шулай ук ятаксыз.

Яңа модельләр (җәяләр эчендә – тәгәрмәч формулалары)

  • Соңгы елларда җитештерелә башлаган үрнәкләр
    • КамАЗ-5490 (4х2) — магистральләр иярле тягачы[7]
    • КамАЗ-65206 (6х4) — иярле тягач[8]
    • КамАЗ-65207 (6х4) — бортлы автомобиль[9]
КамАЗ-6520 (6х4) база автомобиленең тулы приводлы "игезәге" — КамАЗ-6522 (6х6)
    • КамАЗ-6580 (6х4) — үзбушаткыч[10]
    • КамАЗ-65801 (8х4) — үзбушаткыч[11]
    • КамАЗ-65802 (6х6) — үзбушаткыч[12]
    • КамАЗ-65806 (6х4) — рессоралы асылмалы иярле тягач[13]
  • Бортлы автомобильләр
    • КамАЗ-4310 (6х6)
    • КамАЗ-43114 (6x6)
"Мустанг" хәрби машиналары гаиләсенең дәвамы буларак барлыкка килгән КамАЗ-6560 (8х8) шассие башта чит ил заказчылары арасында популярлык казанды. 24 тонналык махсус техника урнаштыру мөмкинлеге булган куәтле (моторы - 400 ат көчле) автомобиль хәзер ил хуҗалыгында да, бигрәк тә техника экстремаль шартларда файдаланылган очракта, еш кулланыла.
    • КамАЗ-43118 (6х6)
    • КамАЗ-43253 (4х2) — түбән профильле, урта тоннажлы йөк машинасы
    • КамАЗ-53202 (6х4)
    • КамАЗ-65117 (6x4)
  • Иярле тягачлар
    • КамАЗ-44108 (6x6)
    • КамАЗ-5460 (4х2)
    • КамАЗ-6460 (6х4)
    • КамАЗ-6520 (6х4) — авыр тоннажлы автомобильләр гаиләсенең нигез моделе
    • КамАЗ-65115 (6х4)
    • КамАЗ-65116 (6х4)
    • КамАЗ-65225 (6x6)
    • КамАЗ-65226 (6x6)
2013 елдагы "Дакар"ның соңгы этабында Андрей Каргиновның машинасы, ташлы юлда бер көпчәге шартлап, резинасы тәгәрмәч тугымына уралу аркасында, финишка "өч аяклап" килеп җитте. Пилот һәм аның иптәшләре шундый фаҗигадән соң да өченче урынны саклап кала алганнарын җиргә төшкәч кенә белделәр. Бер елдан соң Каргинов экипажы беренче урынны алды.
  • Үзбушаткычлар
    • КамАЗ-43255 (4х2)
    • КамАЗ-45141 (6x6)
    • КамАЗ-45142 (6x4) — авыл хуҗалыгы өчен
    • КамАЗ-45143 (6x4) — авыл хуҗалыгы өчен
    • КамАЗ-53605 (4х2)
    • КамАЗ-65111 (6х6)
    • КамАЗ-65201 (8х4)
    • КамАЗ-6522 (6x6)
    • КамАЗ-6540 (8х4)
  • Спорт автомобильләре (“КАМАЗ-мастер” такымы әгъзалары һәм белгечләре катнашында җитештерелә)
    • КамАЗ 4911 (4х4)
    • КамАЗ 4925 (6х6)
    • КамАЗ 4326-9 (4х4)
  • Махсус автомобильләр өчен шассилар
    • КамАЗ-4308 (4х2) — урта тоннажлы, түбән профильле
КамАЗ-63968 "Тайфун-К" — "КамАЗ"ның бронялы универсаль хәрби машиналары төркемендәге өр-яңа үрнәкләрнең берсе. Ул "Россия Федерациясе Кораллы Көчләре өчен хәрби автомобиль техникасы җитештерү" програмы нигезендә эшләнде. Аның 30 диаметры миллиметрга кадәрге снарядларга да каршы тора алырлык бронясы конфигурациясен бу өлкәдә тәҗрибә туплаган ВНИИЭФ-РФЯЦ белгечләре (Саров шәһәре) тәгаен билгеләргә булыштылар.[14]
    • КамАЗ-4310 (6x6)
    • КамАЗ-43114 (6x6)
    • КамАЗ-43118 (6x6)
    • КамАЗ-43253 (4х2) — урта тоннажлы, түбән профильле
    • КамАЗ-4326 (4x4)
    • КамАЗ-4355 (6x6)
    • КамАЗ-5350 (6x6)
    • КамАЗ-53205 (6х4)
    • КамАЗ-53213 (6х4)
    • КамАЗ-53215 (6х4)
    • КамАЗ-53229 (6х4)
    • КамАЗ-53228 (6x6)
    • КамАЗ-55111 (6х4)
    • КамАЗ-53605 (4х2)
    • КамАЗ-6350 (8x8)
    • КамАЗ-65115 (6х4)
    • КамАЗ-65117 (6х4)
    • КамАЗ-6520 (6х4)
    • КамАЗ-6522 (6x6)
    • КамАЗ-6540 (8х4)
КамАЗ-5320 - Кама автомобиль заводының иң беренче моделе. 2001 елдан бирле бөтенләй җитештерелми, әмма аның 1976 елда конвейерда җыелган 0000001 санлы "бабасы" предприятие музеенда саклана һәм тантаналы чараларда "оныклары" белән күрешергә дип юлга чыга.
  • Җитештерелүдән чыгарылган модельләр
    • КАМАЗ-43105 (6х6)
    • КАМАЗ-5320 (6х4)
    • КАМАЗ-53208 (6х4) — газ ягулыгы куллана
    • КАМАЗ-53212 (6x4)
    • КАМАЗ-5325 (4x2)
    • КАМАЗ-5410 (6x4)
    • КАМАЗ-54115 (6x4)
    • КАМАЗ-5511 (6х4)
    • КАМАЗ-55111 (6х4)

Бүгенге көндә “КамАЗ”да 40 төрдәге йөк машинасы һәм аларның 1500ләп комплектациясе (шул исәптән, руле уң якта булганнары да), тагылма техника, автобуслар, йөрткеч һәм энергия бирү агрегатлары, инструмент һәм җиһазлар җитештерелә. Концернның бердәм комплексына уйлап табу, җитештерү, автомобиль техникасы һәм автокомпонентлар җыю, шулай ук әзер продукцияне сату буенча 13 эре махсуслашкан бүлекчә керә.
2017 елда фәнни тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм төп җиһазларны заманчалаштыру эшләре үткәрү өчен 14 260 млн. сум акча тотылды. ягъни “КАМАЗ” ААҖ тулаем кеременең 9,1 проценты. Болар — автомобиль компаниясе тарихында шул юнәлештәге иң зур күрсәткечләр.

Эшчәнлек нәтиҗәләре (2017 ел)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү һәм сату

йөк автомобильләре...............38192 данә
- ш.и. эчке базарда..............33154 данә
- ш.и. экспорт....................5038 данә
автобуслар.........................699 данә
тагылмалар........................4547 данә
РФ базарындагы өлеш (14÷40 тонна)...45%
Персоналның уртача еллык саны.......48 мең

Керем / табыш һәм рентабельлек

тулаем керем..............156 025 млн. сум
тулаем табыш...............24 579 млн. сум
тулаем рентабельлек............11,3%
операцион табыш..............6998 млн. сум
операцион рентабельлек..........4,5%
саф табыш.....................3 455 млн. сум
саф табыш буенча рентабельлек...2,2%
акционерларның саф табышы......3 367 млн. сум
EBITDA......................10 789 млн. сум
EBITDA буенча рентабельлек......15,8%

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.kamazmaster.ru/
  2. https://www.youtube.com/watch?v=Kg7Z5UVQKtU
  3. 3,0 3,1 http://www.kamaz.ru/investors-and-shareholders%7C(үле сылтама) "КАМАЗ" ААҖнең 2014 ел хисабы нигезендә
  4. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D0%B0%D0%B1%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B6%D0%BD%D0%BE%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%BD%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B2%D0%B0%D0%B9
  5. https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/9/9d/Putin_speaks_on_the_2%2C000%2C000th_truck_produced_by_KamAZ.ogv
  6. http://www.business-gazeta.ru/news/304316?keepThis=true&TB_iframe=true&height=500&width=1100&caption=%D0%91%D0%98%D0%97%D0%9D%D0%95%D0%A1+Online
  7. http://www.st-kt.ru/sites/default/files/imagecache/960x400/20140924-1.jpg
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-22, retrieved 2016-05-11 
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-22, retrieved 2016-05-11 
  10. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz_6580.jpg
  11. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz-65801.jpg
  12. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz-65802.jpg
  13. http://kamaz.ru/upload/resize_cache/iblock/962/632_338_1/9629f9a8084cf7de6bdbd242affbd981.jpg(үле сылтама)
  14. https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%90%D0%9C%D0%90%D0%97-63968