Камал III
Камал III Камал Сәлахетдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов |
Туган | 12 гыйнвар 1900 Әстерхан шәһәре |
Үлгән | 27 июль 1968 (68 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | актер |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, рус. Салахутдинов Камал Ситдикович (Камал Третий) (1900, Әстерхан — 1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган.
1918-1924 елларда «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлегендә (соңыннан «Вулкан» татар дәүләт драма театры , 1922 елдан Һөнәри эшче театры, 1928 елдан Әстерхан дәүләт татар театры) уйный[1].
1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйh[2]. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.
![]() |
Камал III тудырган образлар гадилеге, чынлыгы белән, шул ук вакытта актер тарафыннан нык эшкәртелгән булулары, ялтырап торулары белән аерылып тора[3]. | ![]() |
Әстерханда уйнаган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кречинский туе» (Свадьба Кречинского) А. В. Сухово–Кобылин
- «Өйләнү» (Женитьба) Н. В. Гоголь
- «Юлбасарлар» (Разбойники) Ф. Шиллер
- «Саран» Ж.-Б. Мольер
- «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов
- «Банкрот» Галиәсгар Камал
- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- «Юлбасар Галим» Карпов-Крымский
- «Ул булмаса, бу булсын» Гозәер Хаҗибәков
- «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- «Җөйче Гайшә»
Камал театрындагы рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В. Мортазин, Т. Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. М, 1926 ; Казан: ТКН, 1996.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. К.: ТКН, 1996; 2005. ISBN 5-298-00708-2
- Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков. М.: Советская энциклопедия, 1963.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек
- Камал III Кино-театр.ру сайтында
- Кадерле хатирәләр...(үле сылтама) Казан утлары. Автор: Әхтәм Зарипов
- Камал III Габдулла Тукайның «Пар ат» шигырен укый (аудио, 3:31)(үле сылтама)