Кама Аланы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама Аланы гербы latin yazuında])
Кама Аланы гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

1 март 2007

Дәүләт геральдик регистрында номер

3152

Герб авторлары

Д. Гыйззәтуллин, Р. Шиһабетдинов, Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Герб идеясе

Д. Гыйззәтуллин
Р. Шиһабетдинов

Кама Аланы гербы (рус. Герб Камских Полян) — Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең рәсми символларының берсе (герб). Бистә гербы турында нигезләмә һәм гербның тасвирламасы 2007 елның 1 мартында Түбән Кама муниципаль районы район шурасының 5нче карары белән раслана[1].
Россия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 3152нче сан белән теркәлгән.
Татарстан байрагы Татарстанның геральдика реестрына 94нче сан белән теркәлгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәңгәрсу кырда дүрт ян-якка сузылган канатлары белән алтын төсендәге тактадан эшләнгән, ябык, ике якка ачыла торган ишеге булган җил тегермәне сурәте, ул ташлардан өелгән нигездә басып тора

Символлар нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб символлар теле белән һәм аллегорияләр аша бистәнең мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гадәттә тегермән (җил тегермәне(рус.)) уңдырышлылык, уңыш, тырышлык, хезмәт символы булып тора. Шуңа күрә гербтагы алтын төсендәге тегермән җирле халыкның хезмәт сөючәнлеген, аларның булдыклылыгын, һөнәрмәнлеген аллегорик рәвештә күрсәтә. Бу — үҗәтлек, алга хәрәкәт итү, кыенлыкларны җиңү һәм уңышка ирешү символы. Моннан тыш, биредә тегермән — торак пунктның бай тарихи мирасы образы.

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе XVI гасырдан билгеле булган, XVIII гасырXIX гасырның беренче яртысында Ижевск корал заводына(рус.) беркетелгән дәүләт крестьяннары яшәгән Полянки авылы урынында барлыкка килә. Авыл бай һәм бөтен тирә-юньгә тегермәннәре күп булу белән дан тоткан, алар 12дән дә ким булмаган. Кама Аланына он тартырга тирә-юнь авыллардан халык җыела торган була. XX гасыр башында авылның шулай ук Кама елгасында ел саен 300 мең потка кадәр төрле тауар (күпчелек утын, икмәк) озатырга сәләтле пароход пристане булган. Авыл шул вакыттан Кама Аланы исемен алган. Хәзер дә җирле халык соңгы тегермәннең кайда торганын хәтерли һәм күрсәтә ала[2].

Алтын – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.

Кырның зәңгәрсу төсе, су киңлекләре символы, җирлеккә үз исемен биргән Кама елгасына күрсәтә. Шулай ук зәңгәр төс аллегория аркылы табигать байлыгын, җирлекнең экологик чисталыгын чагылдыра.

Авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геральдик яктан төгәлләү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе гербы (геральдик тамгасы) турында карар. Татарстанның территориаль геральдикасы порталы(тат.)(рус.)
  2. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6