Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе latin yazuında])
Кама дәүләт инженер-икътисади академиясе, ИНЭКА
Эшләү еллары 19802012
Ректор Шибаков Владимир Георгий улы
Адрес 423810, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты 68/19
Сайт http://www.kampi.ru

Кама дәүләт инженер-икътисади академиясе (ИНЭКА) — Татарстан Республикасының иң зур белем бирү учрежденияләренең берсе. Барлыкка килүе Чаллы шәһәрендә КАМАЗ төзелү һәм ширкәтне инженер белемле кадрларын туплау белән бәйле.

Кама инженер-икътисад академиясе 1980 елда Казан төзүче-инженерлар институты нигезендә Кама политехника институты (КамПИ) исеме астында Яр Чаллы шәһәрендә оеша. Академиянең ачылуы КамАЗ төзелү белән бәйле.

2001 елдан әлеге уку йорты Кама дәүләт политехника институты дип аталып йөртелә башлый. Хәзерге көндә аның тулы исеме Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (КДИИА).

Вузның беренче ректоры В.А.Саламашкин була. 1996 елда ректор итеп Ә. Хәйруллин сайлана. 2007 елда ректор итеп В. Шибаков сайлана. Аның вәкаләтләре 2012 елның апрелендә төгәлләнә.

Академиядә 7 факультет: автоматизация һәм прогрессив технологияләр факультеты, автомеханика; төзүчелек; икътисад; дистанцион белем бирү үзәге; читтән торып уку факультеты; квалификацияне күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты бар. Шулай ук академия составына икътисад колледжы; автоматизацияләү һәм прогрессив технологияләр колледжы; автомеханика һәм төзүчелек колледжлары керә.

Академиянең 4 уку бинасы, 4 студентлар тулай торагы, спорт комплексы, мәдәни-эшлекле үзәк, «Дубравушка» ял итү базасы бар.

Хәзерге вакытта академиядә 400 дән артык укытучы эшли, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 12 меңнән артык студент белем ала. Академиядә яхшы сыйфатлы белем бирү өчен барлык уңайлыклар да бар, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган аудиторияләр, компьютер класслары, зур санау техникасы паркы, бай китапханә булдырылган.

2012 елның 27 апрелендә Мәгариф Министрлыгы карары нигезендә КФУ составына кертелә.[1]

Әлләни озак та үтми, 2017 елның июлендә Рособрнадзор КФУның «Чаллы филиалы»на студентлар кабул итүен тыя.[2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]