Кама таңнары (әдәби берләшмә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама таңнары (әдәби берләшмә) latin yazuında])
«Кама таңнары»
Нигезләү елы

1968

Урнашуы

ТР, Түбән Кама, Химиклар проспекты, 74 б, 221

Эшләү сферасы

әдәби берләшмә

Әгъзалар саны

40

«Кама таңнары»Түбән Кама шәһәрендә татар телендә иҗат итүче әдипләрнең әдәби берләшмәсе. 1968 елда оешкан. Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йортында эшли[1].

Тышкы рәсемнәр
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзалары

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелә. Шәһәр кешеләре өчен рус телендә «Ленинская правда», татар телендә – «Ленин нурлары» (дубляж) газеталары нәшер ителә башлый. 1965 елда «Ленин нурлары» газетасы мөхәрририяте каршында әдәби түгәрәк оеша. Түгәрәккә йөрүче яшь каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр саны арта бара. Түгәрәкнең җитәкчесе итеп укытучы һөнәре булган, шигырьләр иҗат итүче Камил Гыйльмуллин билгеләнә. Түбән Камага Рахмай Хисмәтуллин белән Айдар Хәлим килгәч, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыймый башлый. 1968 елда Түбән Камада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оеша.

Рәисләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәби түгәрәк рәисе — Камил Гыйльмуллин
  • Әдәби оешманың беренче җитәкчесе — Рәшит Юнысов
  • 1970 елдан 1986 елга кадәр — Рахмай Хисмәтуллин
  • 2003 елдан 2017 елга кадәр — Фәтхулла Абдуллин
  • 2017 елдан — Рәсимә Нәбиуллина[2].

Берләшмә әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берләшмә әгъзаларының күбесе — Түбән Каманың шәһәр төзелешләрендә, химия комбинаты цехларында эшләүче гап-гади хезмәт кешеләре була. Шигырьләр язучы Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи — тимерләрне эретеп ябыштыручылар; Фәннур Сафин һәм Рифкать Имаев (1948―2022 [3][4]) — химия комбинатында слесарь, аппаратчы; очерк һәм хикәяләр язучы Мөслах Таҗи һәм Фәтхулла Абдуллин төзелештә прораб, журналистлар — Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Минвәгыйзь Зәйнетдинов.

Берләшмә эшендә катнашу чорында Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» һәм «Биктырыш», Рахмай Хисмәтуллинның «Үземне таптым», Фәтхулла Абдуллинның «Көмеш тәңкәле нигез» дип аталган, шәһәр тарихын яктыртучы китаплары дөнья күрә.

Берләшмә утырышларына җырчылар, музыкантлар, рәссамнар да йөри: нефть химиясе өлкәсендә булачак галим Азат Зыятдинов, режиссер Наил Нуретдинов, инженер-конструктор Нил Садыйков, киләчәктә Тукай премиясе лауреаты (1993) һәм «Халык рәссамы» (2001) исемнәрен алачак Әхсән Фәтхетдинов берләшмә әгъзалары белән иҗатташ дус булган. «Ләззәт» һәм «Илһам» ансамбльләре әдәби очрашуларда чыгыш ясый. Ансамбль җитәкчеләре Флүр Гайнемөхәммәтов, Илһам Хисмәтуллин һәм музыкант Азат Нәҗмиевләр күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләренә көйләр язган[5].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берләшмә әгъзалары, төп хезмәтләреннән тыш, иҗат белән шөгыльләнә, ай саен клубларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә; мәктәпләрдә укучы балалар белән очраша; Түбән Камадагы бердәнбер татар мәктәбен саклап калу өчен имза җыя; «Союзпечать» киоскларында татарча газета-журналлар сатылуны тикшерү өчен рейдлар уздыра, һәр елны изге Болгарга сәяхәт оештыра, Г. Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрә. 1988 елдан башлап Түбән Кама язучылары, әдәби берләшмә вәкилләре халыкны кузгатуда зур эш башкара. Татарстан территориясендә Россия президентын сайлауга, Хәтер көннәренә язучылар битараф булмый. Сәяси ачлык чараларын дә алар башлый. «Кама таңнары» берләшмәсе әгъзасы Раиф Сабирҗанов беренче, шагыйрь Рәшит Фәйзрахманов икенче булып ачлык игълан иткән(ингл.)[6].

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе — Түбән Кама шәһәрендә әдәбиятчыларны гына түгел, сәнгатькәрләрне, мәдәният әһелләрен һәм төрле ширкәт-оешмаларда эшләүчеләрне берләштерүче көч. «Кама таңнары» берләшмәсе республика күләмендә иң үрнәк рәвештә эшләде, халыкка иң якын булган әдәби оешма булды. Әдәбият – көчле мохит. Ул кешеләрне туган телен сакларга өнди. Түбән камалар менә шушы юнәлештә эшли дә[7]
Фоат Галимуллин, әдәбият галиме
»

50 ел эчендә берләшмәдә 200дән артык иҗат кешесе каләм тибрәткән, 150ләп китап нәшер ителгән, «Чулман акчарлаклары», «Туган як әдәбияты»» исемле күмәк җыентыклар, «Кама таңнары» әдәби альманахының 4 саны дөнья күргән. Дүртенче санда җирле язучы һәм шагыйрьләрнең алтмыш әсәре урын алган[8].

Әдәби түгәрәккә килеп, каләм тибрәтә башлаган 24 кеше Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булуга ирешкән. Әдәби берләшмәдән Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Фәннур Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт Хәким, Мизхәт Хәбибуллин, Хатыйп Касыймов, Таһир Нәбиуллин, Фәнзаман Баттал, Җәмилә Әхтәмова, Мөхәммәт Шәйхи, Фәтхулла Абдуллин, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Рифкат Имаев, Алмаз Хәмзин, Хөсәен Җәгъфәр, Илзирә Вәлиуллина кебек язучылар, шагыйрьләр, күп санлы журналистлар үсеп чыга.

Бүген берләшмәдә ~40 җирле автор исәпләнә, алар арасында җидесе ТР Язучылар берлеге әгъзасы[9] (Ралия Кәримова, Рәфыйкъ Әхмәдиев, Никифор Тукмачев, ТР атказанган укытучысы Ш. Маннур исемендәге премия лауреаты Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова, Рафат Шәйдуллин, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Рифкат Имаев, Рәмзия Вәлиева, Асия Сафина, Гөлчирә Ибәтуллина, Әлфия Сибгатуллина һ. б.). Берләшмәне шагыйрә Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина җитәкли (1958 елда Түбән Кама районы Тоба авылында туган. 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри [10]). «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе — Ралия Кәримова. «Туган як» газетасы ай саен, укучы балалар иҗатына багышлап, махсус «Балалар почмагы» дигән әдәби сәхифә биреп бара[11]. Әдәби берләшмә Түбән Кама шәһәрендә 2017 ел дәвамында «Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча Халыклар дуслыгы йортында, 15, 26, 7нче санлы мәктәпләрдә очрашулар оештырган[12].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәтхулла Абдуллин. Илһамлы еллар: [«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе турында]. Казан утлары. 2016, № 9, 165-166нчы бит.
  • Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  • Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йорты. ВКонтакте(рус.)
  2. Гафиулла Газизов. «Кама таңнары» берләшмәсе бәйрәме тел өчен борчылулар белән үтте. «Мәйдан», 17.12.2018
  3. Танылган шагыйрь Рифкать Имаев вафат. Татар-информ, 5.03.2022
  4. Танылган шагыйрь Рифкать Имаев вафат. Татарстан Язучылар берлеге, 5.03.2022
  5. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә – 50 ел. Татар-информ, 31.01.2017
  6. Гафиулла Газиз. Кама таңнарының яңа саны дөнья күрде. Азатлык радиосы, 1.10.2010
  7. «Кама таңнары» берләшмәсе бәйрәме тел өчен борчылулар белән үтте. «Мәйдан», 2018
  8. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе Түбәнкамалыларга бүләк әзерли. 2020 елның 15 июнь көнендә архивланган. «Туган як», 29.11.2016
  9. «Мы выросли на ваших книгах». Управление культуры Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ, 17.12.2018
  10. «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...». «Туган як», 25.05.2018
  11. Литературное объединение нижнекамских писателей возобновило свою работу. 2020 елның 15 июнь көнендә архивланган. «Республика Татартстан», 14.11.2016
  12. Суфиян Минһаҗев. Түбән Кама язучылары — татар теле сагында. «Казан утлары», 6.02.2018