Камбоджада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камбоджада ислам latin yazuında])
Файл:Al-Serkal-2015-2.JPG
Пномпеньдәге үзәк Әл-Серкал мәчете. 1968 елда ачылган. 2014 елда БГӘ ярдәме белән яңа бина төзелгән

Камбоджада ислам (кхмер. ឥស្លាមនៅកម្ពុជា ) — Камбоджа территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Камбоджа халкының (16 млн 719 мең кеше) 3,80 % ы (620 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Мөселманнарның күпчелеге илдә этник азчылык булган чам милләтеннән (600 мең кеше) һәм җирле мөселман малайзиялеләрхәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пномпеньдәге Нур-ул Ихсан мәчете. 1813 елда төзелгән. Кызыл кхмерлар дуңгыз абзарына әйләндергән. 1990-елларда Күвәйт ярдәме белән яңа мәчет төзелгән
Камбоджаның мөселман чам милләте кешеләре

Камбоджа 1863 елда Франция протектораты була. Французлар үз хакимиятләрен Икенче бөтендөнья сугышы чорында Япония илне оккупацияләгәнче саклый. Сугыш тәмамлангач, французлар хакимияте яңадан торгызыла. Камбоджа коммунистлары французларга каршы бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1953 елда бәйсезлек яулана. 1965 елда Камбоджа Америка Кушма Штатларына каршы вьетнамлылар ягына баса, һәм сугыш хәрәкәтләре Камбоджа җиренә күчә. Аларның сугышта катнашуы 1980-еллар ахырына кадәр дәвам итә. Кызылкхмерлар идарәсе елларында йөзләгән мең кеше качак булып илдән китәргә мәҗбүр була.

Камбоджада ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камбоджа мөселманнарының күпчелеге чам(ингл.) (шулай ук тям) милләтеннән. Кызыл кхмерлар(ингл.) идарә иткән чорда Камбоджадагы чамнар тулысынча диярлек юкка чыгарылган, чөнки алар барысы да мөселман булган; кхмер телен белмәү җинаять дип игълан ителү геноцидка формаль сәбәп булган. Кызыл кхмерлар чамнарны эзәрлекләгән, аларның Коръәннәрен яндырганнар, ислам җәмгыяте әгъзаларын дуңгыз ите ашарга мәҗбүр иткәннәр[2].

Чамнар Камбоджадан тыш, Вьетнамда, Кытайда, Малайзиядә, Лаоста, Таиландта, АКШта, Франциядә яши. Барлык чамнарның 88 % ы ислам динен тота, калганнары һинд динендә, буддачылар, христианнар. Чамнар — Камбоджа Һәм Көньяк Вьетнамның кайбер районнарында яшәүче этник азчылык. Камбоджада яшәүчеләр, нигездә, мөселманнар, ә Вьетнамда яшәүчеләр, нигездә, һинд динен тотучылар. Бүгенге көндә Камбоджадагы 600 000 чамның күбесе Меконг елгасы буенда яши, алар балык тотып көн итә[3].

Чамнар кайчандыр көчле булган 1921832 елларда яшәгән Чампа(ингл.) корольлеге (Kingdom of Champa) нәселе булып санала. Вьетнам корольлегенең Нгуен династиясе(ингл.) Чампа корольлеген яулаганнан соң, Камбоджа котылып калган мөселманнарга үз илендә сыену урыны биргән. Чамнарның ислам вәкилләре белән беренче очрашуы 617—618 елларда Абиссиниядән Һинд-Кытай ярымутравына диңгез юлы белән килгән сәхабәләр булган.

Ислам җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр ахырында Камбоджа мөселманнары дүрт дин әһеле җитәкчелегендә Бердәм җәмгыять төзи.

Камбоджа бәйсезлек алгач, ислам җәмгыяте биш әгъзадан торган шура контроленә күчә. Һәр мөселман җәмгыятендә җәмгыять һәм мәчет белән җитәкчелек итүче хәким, имам һәм дин тотучыларны көндәлек намазларга чакыручы бар. Пномпень янындагы Чруй Чангвар (Chrouy Changvar) ярымутравы чамнарның рухи үзәге булып санала һәм анда берничә югары дәрәҗәле мөселман түрәсе яши.

Һәр ел саен кайбер чамнар Малайзиядәге Келантанга Коръәнне өйрәнергә китә, кайберләре Мәккәдә укуларын дәвам итә яки хаҗ кыла. 1950-еллар азагында чамнарның 7 % чамасы хаҗ кылган.

Чамнар күп кенә борынгы мөселман йолаларын һәм исламга кадәрге үз традицион йолаларын саклап калган. Алар күп кенә мөнәсәбәтләрдә башка мөселманнарга караганда башка диндәге Вьетнамның елга буе чамнарына якынрак.

Чамнарның үз мәчетләре бар. Кызыл кхмерлар идарәсе вакытында мәчетләр мыскыл ителгән, дуңгыз абзарына әйләндерелгән. Фарсы култыгы мөселман гарәп илләренең финанс ярдәме белән мәчетләрнең яңа биналары төзелгән. 1968 елда илдә 100гә якын мәчет исәпләнә. Бүген Камбоджа мөселманнары үз диннәрен ачыктан-ачык тота ала. Кампучия Халык Республикасында диннәр торгызылгач, мөселманнарга да үз диннәрен тотарга рөхсәт ителгән. Чамнар барлык кхмер гражданнары кебек үк, демократик хокуклардан, тавыш бирү һәм сәясәтчеләр сыйфатында сайланган булу хокукыннан файдалана.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Hannah Beech. Khmer Rouge’s Slaughter in Cambodia Is Ruled a Genocide. nytimes.com, 15.11.2018(ингл.)
  3. Leonie Kijewski. 'Beautifying Phnom Penh': Muslim Cham face eviction in Cambodia. aljazeera.com, 13.12.2019(ингл.)