Эчтәлеккә күчү

Камерунда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камерунда ислам latin yazuında])
Нгаундере шәһәренең Ламидо Бөек мәчете(ингл.)
Дуала шәһәренең Үзәк мәчете

Камерунда ислам (фр. Islam au Cameroun, ингл. Islam in Cameroon, гарәп. الإسلام في الكاميرون‎ ) ― тарафдарлары саны буенча (христианлыктан кала) икенче урындагы дин. Халыкның 40 % тирәсе ― христианнар (күбесенчә католиклар), 25-30 % ― мөселманнар, калганнары ― традицион Африка диннәре тарафдарлары һ. б.[1].

XVI гасырда мөселманнар Камерунның төньягына үтеп керә башлый. XVII гасыр башында хәзерге Камерунның төньягында Мандара иртә феодаль дәүләте барлыкка килә. 1715 елда Мандара хөкүмәте үз иленә мөселман вәгазьчеләрен уздыра һәм Мандара солтанлыкка әверелә. XIX гасырда фулани җиһады(ингл.) ярдәме белән бөтен төньяк Камерун диярлек Сокото мөселман дәүләте(ингл.) составына керә[2], Илнең төньяк-көнчыгышы Адамава әмирлегенә(ингл.) керә[3]. Мөселман диненең көньякка үтеп керүенә тропик урманнар комачаулаган, шуңа күрә җирле Африка диннәре тотуын дәвам иткән көньяк Камерун кабиләләре арасында ислам таралмаган[4].

XIX гасыр ахырында Камерун Алмания колониясенә әверелә. Алман колониаль идарәсе чорында мөселманнар кыерсытылмый һәм мөселман кануннарына һәм гореф-гадәтләренә зыян килми.

2013 елдан Боко Харам(ингл.) төркеме Камерунның төньяк районнарында терактлар оештыра башлаган[5].

Саны һәм таралышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар Камерун халкының (21 млн кеше) 25-30 % ын тәшкил итә[6]. Камерун мөселманнарының 48 % ы ― суфичылык вәкиле, 27 % ы ― сөнниләр, 12 % ы әхмәдияләр һәм 3% ы — шигыйлар, калганнары үзләрен билгеле бер төркемгә кертеп карамый[7].

  1. Africa :: Cameroon — The World Factbook - Central Intelligence Agency, archived from the original on 2020-05-15, retrieved 2021-11-16 
  2. SOKOTO - Online Information article about SOKOTO. encyclopedia.jrank.org. әлеге чыганактан 2011-10-28 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.
  3. Rise and Fall of the Adamawa Emirate. www.afrol.com. 2017-05-17 тикшерелгән.
  4. Андрианов Б. В. Дуала// Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. .
  5. Исламский терроризм в Африке южнее Сахары. navoine.info. әлеге чыганактан 2017-05-16 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-11-21, retrieved 2021-11-16 
  7. Chapter 1: Religious Affiliation. Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2012-08-09). 2017-05-17 тикшерелгән.