Эчтәлеккә күчү

Камилла Лэкберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камилла Лэкберг latin yazuında])
швед. Camilla Läckberg
Сурәт
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 30 август 1974(1974-08-30)[1][2][3] (50 яшь)
Туу урыны Фьельбака[d], Танум[d], Гётеборг-Бохус[d], Швеция[4]
Ире яки хатыны Martin Melin[d]
Һөнәр төре язучы, новеллачы, телеалыпбаручы
Әлма-матер Гөтеборг университеты[d]
Активлык чорының башы 2003
Жанр криминальный роман[d] һәм детская литература[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт camillalackberg.se(швед.)(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 55 115
 Камилла Лэкберг Викиҗыентыкта

Камилла Лэкберг(швед. Camilla Läckberg, 30 август 1974 ел) — швед язучысы. Аның китаплары 30 дан артык башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре мотивы буенча швед телесериалы төшерелгән.

Булачак беллетрист 1974 елның 30 августында Швециянең зур булмаган Фьельбака дигән порт шәһәрендә 1974 елның 30 августында туган. Бик иртә әдәбият белән мавыга башлый. Бала чагынан ук, әкиятләр иҗат итеп һәм аларны сөйләп, үзен язучы буларак сынап карый. Гётеборг университетында икътисад һәм маркетингны өйрәнә һәм Стокгольмда берничә еллап бу тармакта эшли. Детективлар язарга өйрәткән курс тәмамлаганнан соң, 2002 елда беренче романы «Боз принцесса» басылган. Өч елдан «Тәглимәт таратучы» дөнья күрә. Шуннан яшь язучының Эрика Фальк һәм полицейский Патрик Хедстрём турында триллерлар сериясе туа. Детективлардан тыш, Камилла Лэкберг күренекле пешекче Христиан Хелльберг белән автордашлыкта ике аш-су китабы һәм «Супер-Чарли» балалар китаплар сериясен бастыра.

Фьельбака, диңгез буендагы Камилла Лэкберг туган кечкенә авыл. Язучының романнарындагы вакыйгалар да биредә тасвирлана

Үзенең өч баласы: беренче никахыннан — Вилле һәм Мейа, полицейский һәм телевидение алып баручысы Мартин Мелин (2014 елда аерылганнар) белән икенче никахыннан — Чарли белән Стокгольмда яши. Лэкберг укучыларына, үзеннән аермалы рәвештә, геройларының аерылышмаячакларын вәгәзли[6]. Язучылыктан тыш, Лэкберг ювелир бизнесы һәм тавыш яздыру компаниясе милекчесе булып тора. 2012 елда ул Россия «Йолдызлар белән бию» шоуына охшаган Let's Dance шоуында катнаша, һәм анда дүртенче урын били.

Тәнкыйть һәм бәяләмәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Язучы Гётеборгта 2011 елда иске китап ярминкәсендә

Камилла Лэкбергны «швед Агата Кристи»сы дип атыйлар[7]. 2014 елга аның китаплары 55 илнең 35 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы миллион данә тәшкил иткән[8]. Лэкберг романнарында гаилә тормышы һәм гаилә серләрен: вакыйганы төрле персонажлар күзлегеннән карау үткән тормыш сәхнәләре белән берләшкән, һәм шул барлыкка килгән трагедиянең тамырларын күрсәтү төп тема булып тора[9]. Язучы үзе тануы буенча, ул очраклы рәвештә, атасының фаҗигале һәлак булган хатыны һәм баласы булганын ишетә һәм алар турында гаиләдә беркем аңга да алмаган була. Шуңа язучы бу проблема буенча уйлана башлый[10]. Тәнкыйтчеләр авторның батыр характерларын җентекле эшкәртүен, көнкүреш детальләренә игтибарын билгели[11].

Библиографик белешмә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
рус исеме Бетү елы Оригиналь
Ледяная принцесса (роман) 2003 The Ice Princess (novel) Isprinsessan
Проповедник (роман) 2004 Predikanten
Вкус пепл (роман) 2005 Stenhuggaren
Запах соли, крики птиц 2006 Olycksfågeln
Тимер тәре 2006 Tyskungen
Письмо от руски 2007 Sjöjungfrun
Призрачный маяк 2009 Fyrvaktaren
Ангелово 2011 Änglamakerskan
Укротитель 2014 Lejontämjaren