Камил Исхаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Исхаков latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Камил Исхаков
Туган телдә исем Исхаков Камил Шамил улы
Туган 8 февраль 1949(1949-02-08) (75 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Маяковски урамы, 5[d], Казан[1]
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре хакимият-хуҗалык эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Фәния Хәсән кызы, инженер
Балалар кызлары Тереза (1970), Альбина
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «ТАССРның 100 еллыгы» медале

 Камил Исхаков Викиҗыентыкта

Исхаков Камил Шамил улы (1949 елның 8 февралендә Казанда туган) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре (2000). Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Яңа Савин бистәсендә туа. Армиядән соң КДУ-ның физик факультетына укырга керә. 1973 елдан Казанда комсомол һәм партия эшендә.

19801987 елларда «Алгоритм» Казан фәнни-укыту үзәге берләшмәсе директоры урынбасары, 19871988 елларда Казан исәпләү техникасы һәм мәгълүмат фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры.

19891991 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе. 1991 елдан Казан шәһәре хакимияте башлыгы һәм 1993 елдан Казан шәһәре халык депутатлары Советы рәисе. 19711975, 19911995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 19952005 елларда Татарстан халык депутаты.

2005 елның 14 ноябреннән 2007 елга кадәр Россияның Ерак Көнчыгыш Федераль округы Россия президенты вәкиле эшендә.

2008 елның 14 июненнән Согуд Гарәбстандагы Джидда шәһәрендә Ислам Конференциясе Оешмасында Россиянең вәкиле. 2016 елның ноябрендә Татарстан президентының ярдәмчесе итеп билгеләнгән.[2]

2015 елданБолгар ислам академиясенең ректоры в. б. һәм президенты.

2019 елданКазан җәмигъ мәчетен төзү эше белән җитәкчелек итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)