Камил Ларин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Ларин latin yazuında])
Камил Ларин
Туган телдә исем Камил Шамил улы Ларин
Туган 10 ноябрь 1966(1966-11-10) (57 яшь)
Волгоград, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актер
Җефет Галина Ларина
Балалар Ян Ларин

 Камил Ларин Викиҗыентыкта

Камил Шамил улы Ларин (1966 елның 10 ноябре, Волгоград, РСФСР, ССРБ) — Россия театр һәм кино актеры, телетапшырулар алып баручы. «Квартет И» көлке театрына нигез салучыларның берсе. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2019), Татарстан Республикасының Атказанган артисты[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Ларин 1966 елның 10 ноябрендә Волгоградта туа. Әти-әнисе — Шамил Исхак улы (1934 елның 2 июне)[2] һәм Равза Гыйният кызы (1936 елның 22 сентябре)[3][4]. Милләте буенча татар. Волгоград энергетик техникумын тәмамлый. 1993 елда ГИТИС эстрада факультетын тәмамлый. Укыган вакытта Александр Демидов, Леонид Барац, Ростислав Хаит һәм режиссер Сергей Петрейков белән таныша. Нәтиҗәдә «Квартет И» барлыкка килә.

ТНТ каналында «Квартет И» составында «Верю — не верю» программасын алып баручы булып эшли.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елның 31 июлендә Ростислав Хаит һәм Анна Касаткина белән «Угадай мелодию» уенында катнаша. 2004 елның 22 маенда «Кресло» уенында катнаша һәм 7 сорауга җавап бирә. 334 600 сум ота. 2010 елның 24 июлендә «Сто к одному» уенында, «Квартет И» командасы составында катнаша. Аннан тыш, командага Александр Демидов, Ростислав Хаит, Анна Касаткина һәм Максим Виторган керә.

Фильмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 — Специальный репортаж, или Супермен этого дня — Карен, «Взвод новостей» сугышчысы
  • 2004 — Моя прекрасная няня — Леонид, дворецкий (95 серия)
  • 2004—2005 — Фитиль (телеканал «Россия») — төрле персонажлар
  • 2006 — Кто в доме хозяин? — Марат (105 серия)
  • 2007 — Вся такая внезапная — 18, 18, 39 һәм 40 сериядә эпизодик рольләр
  • 2007 — День выборов — Камиль Ренатович, аппарат-студия комплексы технигы
  • 2008 — День радио — Камиль, аппарат-студия комплексы технигы
  • 2009 — Синдром Феникса — Анатолий Абдрыков, Татьянаның элеккеге ире
  • 2010 — О чём говорят мужчины — Камиль
  • 2010 — Доктор Тырса — джип йөртүче (эпизодик роль)
  • 2011 — О чём ещё говорят мужчины — Камиль
  • 2011 — Каменская-6 — Володя, Каменская күршесе
  • 2011 — Молодожёны — Антон, Лёшаның хезмәттәше
  • 2012 — Дед Мороз всегда звонит трижды — 110 нчы фатирдан күрше
  • 2012 — Крепкий брак — Алексей Мухин, Маринаның ире
  • 2013 — Быстрее, чем кролики — юл-патруль хезмәте инспекторы
  • 2013 — Упакованные — Сергей Камаев, Маргаританың ире
  • 2014 — Тётушки — Фёдор, сантехник
  • 2016 — Страна чудес — артист Сергей Александрович Дубровский
  • 2016 — День выборов 2 — Камиль Ренатович, яңа губернатор
  • 2018 — О чём говорят мужчины. Продолжение — Камиль
  • 2018 — Команда Б — Антон Антонович Мельников-средний, Антон Мельниковның әтисе, сенатор, герой-космонавт
  • 2018 — Счастья! Здоровья!
  • 2019 — Громкая связь — Лев
  • 2019 — Тобол — Ходжа Касым
  • 2019 — Кире (Упёртый) — Камиль
  • 2020 — Обратная связь — Лев
  • 2021 — Love — Игорь

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке хатыны — Галина Ларина, улы — Ян Ларин.

2014 елның 19 сентябрендә «Боско» компаниясе хезмәткәре Екатерина Андреевага өйләнә[5]. 2015 елның 17 февралендә парның улы Данияр, ә 2017 елның 8 августында кызы Ләйсән туа[6].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. При Полномочном представительстве создан Клуб деятелей культуры и искусства, archived from the original on 2015-04-19, retrieved 2021-03-25 
  2. Камиль в Instagram: «Моему папе Шамилю сегодня 85! Долгих лет тебе жизни!!!!# юбилей#волгоград». Instagram. 2019-06-04 тикшерелгән.
  3. Камиль в Instagram: «Моей мамуленьке сегодня 82 года! И это великолепно! Дай бог ей здоровья и долголетия!!!! Люблю тебя и огромное спасибо!!!!!». Instagram. 2019-06-04 тикшерелгән.
  4. Камиль в Instagram: «« Дети Сталинграда»- есть такой статус, у тех, кто был там, в городе Сталинграде! Во время Сталинградской битвы, конечно же население…». Instagram. 2019-06-04 тикшерелгән.
  5. Камиль Ларин из «Квартета И» женился на молодой возлюбленной
  6. Камиль Ларин: Мужчина, как правило, существо нерешительное
  7. Указ Президента Российской Федерации от 23 августа 2019 года № 392 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]