Камил Монасыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Монасыйпов latin yazuında])
Камил Монасыйпов
Туган телдә исем Камил Хәмит улы Монасыйпов
Туган 16 июль 1950(1950-07-16) (73 яшь)
Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)
Җәлил премиясе (1986)

Камил Монасыйпов (Камил Хәмит улы Монасыйпов) – музыкант (альт), педагог. Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы профессоры. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1996). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997). М. Җәлил (1986) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 16 июлендә Казанда туган. Казан музыка училищесын (хәзер Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) (1969), Гнесиннар исемендәге музыка–педагогика институтын (1974) тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында Й. Гайдн, В.А. Моцарт, Л. Бетховен, Й. Брамс, А. Дворжак, Р. Шуман, Д. Шостакович, А. Шнитке, Э. Денисов, П. Чайковский, А. Бородин квартетлары; татар композиторларының квартет классикасы. Концерт программасы гаять бай. ТР дәүләт кыллы квартеты белән Россия шәһәрләрендә, АКШ, Япониядә һ.б. илләрдә чыгыш ясый.

Яр Чаллыда (1987, 1991, 1997, 2005, 2007, 2008), Йошкар-Олада (1980, 1985, 1987) мастер-класслар үткәрә, музыка училищелары укучылары өчен лекцияләр укый (2001, 2006, 2007, 2008).

Аудиоязмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Владимир Ершов – халыкара конкурс лауреаты (2010).
  • Аделина Семенова — халыкара конкурс лауреаты (2010).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан консерваториясендә альт сыйныфының оешуы. китапта: Из педагогического опыта Казанской консерватории: Прошлое и настоящее. Казан, 2005.
  2. Виола һәм скрипкаларның охшашлыгы турында. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2008.
  3. Ялкынлы карашлы тыныч рыцарь. китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан, 2009.
  4. Музыка әсәрен өйрәнүдә беренче адымнар. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2010.
  5. Музыканы кабул иткәндә зиһен белән музыканы ишетү сәләтенең үзара тәэсире. китапта: Актуальные проблемы музыкально-исполнительского искусства. Казан, 2012.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт консерваториясе рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]