Эчтәлеккә күчү

Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев latin yazuında])
Камил Вәлиев
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев

Туу датасы:

20 сентябрь 1942(1942-09-20)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР Кандра районы Түбән Сәрдек авылы

Үлем датасы:

18 июнь 2025(2025-06-18) (82 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Әлмәт

Һөнәре:

драма актеры, режиссер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия Россия

Амплуа:

героик-социаль каһарманнар

Бүләк һәм премияләр:

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2022Татарстанның халык артисты
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (2002)
«Тантана» премиясе (2016)

Камил Вәлиев, Камил Шакир (Мөхәммәтшакир) улы Вәлиев, рус. Валиев Камиль Шакирович (Мухаметшакирович) (1942 елның 20 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Түбән Сәрдек2025 елның 18 июне, РФ, ТР, Әлмәт) — драма актеры, режиссер, Татарстан АССРның халык (1979), РСФСР атказанган (1984) артисты. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2002). «Тантана» премиясе лауреаты (2016).

1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы) Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр тудиясенә укырга керә.

2025 елның 18 июнендә 83нче яшендә вафат[1][2].

Куйган спектакльләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]


Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Героик, социаль (уңай) образларны да, тискәре образларны да бердәй төгәллек белән уйный. Мәһабәт буй-сын, гаҗәеп тембрлы тавышы, сөйкемле йөз, ышандыру көче, тәвәкәллеге уйнаган каһарманнарының холкын тулысынча ачарга ярдәм итә.

  • Кузы-Көрпеш — «Кузы-Көрпеш һәм Баян-сылу» Габиден Мөсрепов
  • Акъегет — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
  • Креон — «Антигона» Жак Ануй
  • фон Вальтер — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер
  • Рипафратта — «Трактирчы хатын» Клод Гольдони
  • Мәселбәк — «Анам кыры» Чыңгыз Айтматов
  • Федор — «Ябырылу» (Фаҗига) Леонид Леонов
  • Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
  • Әнвәр — «Мәхәббәтең чын булса» Хәй Вахит
  • Сафиулла — «Сафиулла» Мансур Гыйләҗев
  • Галикәй — «Оҗмах капкасы» Мансур Гыйләҗев
  • Ярлыкапов — «Җырланмаган җыр» Мостай Кәрим


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Хатыны Луиза Солтанова, ТАССР халык артисты

  • уллары Айдар, Айнур

«Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелде.

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  • Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994.
Мәкаләләр