Камил Рәхимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Рәхимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Камил Рәхимов
Тулы исеме

Камил Йосыф улы Рәхимов

Туу көне

10 сентябрь 1900(1900-09-10)

Туу урыны

Севастополь шәһәре

Үлү көне

25 февраль 1977(1977-02-25) (76 яшь)

Үлү урыны

Уфа

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ

Һөнәрләр

композитор

Камил Рәхимов - композитор, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969).

Севастопольдә Урта Идел буеннан (чыгышы белән Сембер губернасы Курмыш өязе Яңа Мучалы авылыннан) килеп урнашкан 12 буын татар дин әһеле гаиләсендә дөньяга килгән. Кече яшьтә мандолинада уйнарга өйрәнә, теләсә нинди көйне тиз генә отып ала. 1919-21 елларда Кызыл Армиядә хәрби оркестр музыканты булып хезмәт итә, валторна һәм башка музыка коралларында уйный. Камил математиканы да яхшы үзләштерә. Кырым рабфагын тәмамлаганнан соң Петроград) политехник институтына укырга керә. Анда классик музыкага якыная, опералар тыңлый.

Институтта озак тоткарланмый, туган шәһәренә кайтып китә дә, бераз вакыт үзаллы шөгыльләнеп, Казан музыка техникумында укый башлый. Бер елдан Уфа сәнгать техникумына күчеп, аны 1929 елда Зәйтүнә Бикбулатова, Габдулла Шамуков, Арслан Мөбәрәков (өчесе дә СССРның халык артистлары) белән бергә тәмамлый. Диплом эше итеп Мөхәммәтша Бурангуловның “Башкорт туе” спектаклен музыкаль яктан бизи. 1930-38 елларда — Башрадиокомитетта музыкаль мөхәррир, 1943-45 елларда — Уфа гарнизоны хәрби оркестры музыканты, аннары БАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе фольклор кабинетының гыйльми хезмәткәре.

Башкорт драма театрының музыка бүлеге мөдире булып эшләгәндә шундагы оркестрга да дирижерлык итә. Бер ел да үтмәстән аны республика радиокомитетына эшкә чакыралар.

Севастополь мәчетенең имам-хатыйбы Йосыф Исмәгыйль улы Рәхимовка 1938 елда «халык дошманы» дип чыгарылган үлем җәзасы турындагы карар ун елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырылган. Төрмәдә 1943 елның 19 февралендә йөрәк өянәгеннән вафат була. 1957 елда аклана[1]. Аның балалары өстенә дә зур авырлыклар төшә. Өлкән улы Камил, Уфада кулга алынып, үлем җәзасына хөкем ителә. Әмма хатыны, сигез айлык авырлы килеш Мәскәүгә СССРның генеральный прокуроры Вышинскийга бара һәм иренең үлем җәзасы карарын үзгәрттерүгә ирешә.

1939 елның башында Камил Рәхимовны Бөрҗән районына сөргенгә озаталар. 1938 елда атып үтерелгән Газиз Әлмөхәммәтов белән дуслыгы да язмышында кире роль уйный. Рәхимов әлеге мәһүр композиторның 34 патефон тәлинкәсен (һәрберсендә — бер җыр) саклап кала һәм соңыннан аларны Роза Газиз кызына тапшыра. Ә аңарчы Әлмөхәммәтовның 17 генә җыр язмасы сакланганлыгы мәгълүм була.

“Сандугач”, “Биеш”, “Азамат”, “Ашказар”, “Таштугай”, “Зөлхиҗә”, “Кәмәлек” кебек башкорт халык энҗеләрен симфоник оркестр өчен эшкәртә. Гомумән, ул башкорт, татар, урыс халык җырларының 400дән артык үрнәген нотага сала. Гата Сөләйманов белән берлектә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен музыка буенча тәүге дәреслек яза. Аның җыр һәм романслары сан ягыннан артык күп түгел. Әйтик, Якуп Колмый сүзләренә “Туган илем”, Зыя Күлбәков сүзләренә “Башкортстан” җырлары — гимн булырлык әсәрләр.

Музыкаль фольклор өлкәсендәге хезмәтләре һәм югары профессиональ дәрәҗәдәге әсәрләре өчен Камил Рәхимов 1943 елда СССР Композиторлар берлегенә кабул ителә. Шул ук елда үзе теләп армия сафына баса.

1945 елның августында демобилизацияләнгән 45 яшьлек Камил Йосыф улы радиокомитетның музыкаль тапшырулар редакциясенә эшкә керә, фольклор кабинетында да шөгыльләнә. 60 яшенә бердәнбер җырлар һәм романслар җыентыгы нәшер ителә. 69 яшендә генә аңа “БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирәләр. Аңа тагылган ялган гаепне алып ташлау эше чиктән тыш озакка сузыла. Соңыннан ачыклануынча, аны реабилитацияләүгә документлар булган, тик аларны өстәл астында тотканнар. Композитор исә, үзенең хәле белән килешеп һәм эшнең асылын белмичә, бу мәсьәлә белән кызыксынудан туктый һәм эшләвен дәвам итә. Үзенең рәсми аклануы турындагы куанычлы хәбәр аңа үләренә бер ел калгач — 1977 елда гына килеп җитә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фидаил Мәҗитов. Канаты каерылган сандугач. «Мәйдан», 2010 ел, март, 153-160нчы бит