Камил Таңгалычев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Таңгалычев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Камил Таңгалычев
К.Тангалычев.jpg
Тугач бирелгән исеме: Камил Абидулла улы Таңгалычев
Туу датасы: 1 февраль 1968(1968-02-01) (51 яшь)
Туу урыны: Мордва АССР гербы Мордва АССР, Ельник районы, Күгеш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, публицист, язучы
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь, эссе
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: «Рябиновые бубенцы» (Саранск, 1992)
Премияләр: Мордовия дәүләт премиясе (2018)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Камил Таңгалычев, Камил Абидулла улы Таңгалычев (1968 елның 1 феврале, Мордва АССР, Ельник районы, Күгеш) — язучы, журналист, публицист. Мордовия Республикасының иҗтимагый пулаты, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Мордовиянең атказанган язучысы (2005), халык шагыйре (2015). Мордовиянең дәүләт премиясе лауреаты (2018). Унбиштән артык шигырь һәм эссе китабы авторы. Урыс телендә иҗат итә. Шигырьләре мукшы, ирзә, татар, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шайтан таягы чәчәге» китабы. Саранск, 2014(рус.)

1968 елның 1 февралендә Мордва АССР Ельник районы Күгеш (Акчи) авылында туган. Күрше Зур Мордва Пошаты (ru) авылындагы урта мәктәпне (1985), «Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча М. Е. Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1990) тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, 1985-1987 елларда Ельник районының «Трибуна колхозника» газетасы хәбәрчесе булып эшли. Институтта укыганда, 1987-1990 елларда, вузның «Учитель» күптиражлы газетасы мөхәррире булып тора. 1990-1993 елларда «Советская Мордовия» газетасы хәбәрчесе, 1993-1995 еллларда «Мордовия» газетасының публицистика бүлеге мөдире. 1995-2005 елларда атналык «Мордовия - 7 дней» газетасында сәясәт бүлеге мөхәррире. 2005-2006 елларда Саранскиның газета-журнал нәшриятында эшли. 2006 елдан РФ Федераль җыены парламент газетасының күзәтүчесе.

Мордовия Республикасы татарларының иҗтимагый-сәяси «Юлдаш» (Спутник) республика газетасы (Саранск) баш мөхәррире[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда Мордовия китап нәшриятында «Миләш кыңгыраулары» (рус. Рябиновые бубенцы) исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда Мордовия телевидениесе «Рябиновые бубенцы» китабы буенча «Алсу күпер» (рус. Розовый мост) видеофильмы төшергән. 1998 елда Саранскиның «Кызыл Октябрь» нәшрияты «Минем озатучым» (рус. Мой поводырь) шигырьләр китабын бастыра. 1999 елда чыккан «Ай остаханәсе» (рус. Лунная мастерская) китабында М. Ю. Лермонтов, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Л. Н. Толсой, Ф. И. Тютчев, А. Рублёв, Габдулла Тукай, А. С. Грибоедов, Александр Блок һ. б. язучылар иҗаты турында сөйли. 2000 елда чыккан «Киләчәк җир» (рус. Грядущая земля) китабының каһарманнары — Һомер, Әбу Талиб, Ньютон, Чыңгызхан, Микеланджело, Зевс, Магеллан, Шекспир, Һаннибал, Сократ, Бетховен, Муса пәйгамбәр. Саранскида «Кызыл Октябрь» китап нәшриятында 2001 елда «Якындагы авыл» (рус. Ближняя деревня), 2002 елда «Казанга юл» (рус. Дорога в Казань), 2006 елда «Сайланма әсәрләр» (рус. Избранное), 2014 елда «Җиз заманы» (рус. Век жестяной), «Шигърият төбәге» (рус. Край поэзии), «Шайтан таягы чәчәге» (рус. Цветы татарника) шигырь-эссе китаплары дөнья күрә. Шигырьләре «Казан утлары», «Казан», «Идел», «Дон», «Север», «Странник» журналларында, «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы», «Литературная Россия» газеталарында, «Өченче меңьеллык шигърияте» (рус. Поэзия третьего тысячелетия) җыентыгында (М., 2003), Америкада «Sulphur River» («Күкертле елга»), «Metamorphoses» («Метаморфозалар»), «Poetry New Vork» («Шагыйрәнә Нью-Йорк») журналларында басыла.

Ренат Харис. В нерусском доме воскрешённый[2]:

Лирический герой книг Камиля Тангалычева, следовательно, в какой-то мере и сам автор – не тот человек, который стремится освободиться от национальных и религиозных рамок, а человек, старающийся уместить в одном сердце две веры, – мусульманскую и христианскую, два языка – татарский и русский, две традиции.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2018 Мордовия республикасы дәүләт премиясе — «матур әдәбиятны үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен»[3]
  • 2015 Мордовиянең халык шагыйре[4]
  • 2005 Мордовия Республикасының атказанган язучысы
  • «За заслуги. В ознаменование 1000-летия единения мордовского народа с народами Российского государства» медале
  • 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2003 Бөтенроссия «Золотой Гонг» журналистлар конкурсы җиңүчесе
  • 2002 Мордовия Республикасы Башлыгының әдәби премиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юлдаш (Спутник) газетасы (Саранск) сайты
  2. В нерусском доме воскрешённый. «Литературная Россия», 05.09.2008
  3. Камиль Тангалычев удостоился самой высшей награды Мордовии. Бөтендөнья татар конгрессы
  4. В Мордовии появился ещё один народный поэт. Региональное информационное агентство ИНФО-РМ / INFO-RM, 01.04.2015