Эчтәлеккә күчү

Камил Фасиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Фасиев latin yazuında])
Камил Фасиев
Туган телдә исем Камил Фатих улы Фасиев
Туган 10 май 1919(1919-05-10)
Бөгелмә өязе, Тимәш
Үлгән 2 апрель 2005(2005-04-02) (85 яшь)
Казан
Яшәгән урын Япеев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d], СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d] һәм Россия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, философ
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Шәрәфлек билгесе ордены Шәрәфлек билгесе ордены
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Камил Фасиев
ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе
Вазыйфада
1959 ел – 1960 ел
Аңа кадәр Сәләх Низамов
Дәвамчысы Салих Батыев
Туган 10 май 1919(1919-05-10)
Бөгелмә өязе, Самар губернасы, РСФСР
Үлгән 2 апрель 2005(2005-04-02) (85 яшь)
Казан, Россия
Белем СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d], СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d] һәм Россия дәүләт хезмәте академиясе[d]

Камил Фасиев – Татарстанның күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, галим. Философия фәннәре докторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Фасиев Камил Фатих улы 1919 елның 10 маенда ТАССРның Лениногорски районы Тимәш авылында туа, татар, Бөгелмә педагогия училищесын (1936), БКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү ш., 1944), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1953) тәмамлый.

Ике "Почет билгесе" ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

Җәмәгатьчелек дәүләт эшлеклесе Камил Фасиевны татар теле өчен көрәшче буларак хәтерли. 1958 елның маенда Фасиев тырышлыгы белән Татарстан коммунистларының өлкә комитеты "Татар мәктәпләре эшенең торышы һәм аны яхшырту" дигән карар кабул итә, анда татар телендә укытуны киңәйтү, сыйфатын яхшырту карала, берүк вакытта татар мәктәпләренә рус телен кертү алга сөрелә.[2]

  • 1936-1939 елларда – Татарстан АССР Шөгер районының 36, 39 номерлы урта мәктәпләрендә укытучы;
  • 1939-1940 елларда – ВЛКСМның Татарстан АССР Шөгер райкомы секретаре;
  • 1940-1941 елларда – ВКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучысы, Мәскәү ш.;
  • 1941-1942 елларда – БКП(б)ның Татарстан АССР Яңа Писмән райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире;
  • 1942-1942 елларда – Татарстан АССР Иске Писмән МТСы политбүлеге рәисе
  • 1942-1943 елларда – БКП(б)ның Татарстан АССР Яңа Писмән райкомы парткабинеты һәм Пропаганда һәм агитация бүлеге җитәкчесе;
  • 1943-1944 елларда – БКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучысы, Мәскәү ш.;
  • 1944-1950 елларда – БКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге лекторы, лекторлар төркеме җитәкчесе, бүлек башлыгы урынбасары, Казан ш.;
  • 1950-1953 елларда – КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе аспиранты, Мәскәү ш.;
  • 1953-1957 елларда – КПСС Татарстан өлкә комитеты фән һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе, Казан ш.;
  • 1957-1959 елларда – КПСС Татарстан өлкә комитеты секретаре, Казан ш.;
  • 1959-1960 елларда – Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Рәисе, Казан ш.;
  • 1960-1963 елларда – СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, директор, Казан ш.;
  • 1963-1968 елларда – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының фәлсәфә һәм фәнни коммунизм кафедрасы доценты, Казан ш.;
  • 1979-1984 елларда – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры, Казан ш.;
  • 1984 елдан – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессор-консультанты, Казан ш.