Камил мәчете (Казан)
| Мәчет | |
«Камил» «Мөхәммәд» | |
| Ил | Россия |
| шәһәр | 420055 Татарстан, Казан, Идел буе районы, Тынычлык (Мирный) бистәсе, Новосельская ур., 104а |
| Координатлары | N 55°42′00″ E 49°08′22″ |
| Дин | Ислам |
| Мәхәллә | ТР МДН Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте |
| Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
| Бина төре | манаралы мәчет |
| Нигезләнгән | 2019 |
| Төзелеш еллары | 2019—2025 еллар |
| Халәте | гамәлдә |
| «Камил» «Мөхәммәд» Викиҗыентыкта | |
«Камил» мәчете (рус. Мечеть «Камиль» в поселке Мирном города Казани РТ) ― Татарстанның башкаласы Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенә керүче «Мөхәммәд» мәхәлләсенә карый[1]. Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә 2025 елның апреленә 33 мәчет эшли.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Мәчет төзелеше фотосурәте. | |
Мәчет каршындагы «Мөхәммәд» мәхәлләсе, юридик зат буларак, 2019 елның 5 июлендә теркәлү узган[1].
Яңа мәчетне төзү буенча беренче адымнар 2019 елда ясалган[2].
Казанның Идел буе районы Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан яңа мәчет төзелешенең төп иганәчесе ― Роберт Хәмит улы Миңнегалиев (1972 елгы, Апас районында туган), «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры һәм «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсенең 2003―2015 еллардагы рәисе[3]
Җирле мәхәллә башта мәчеткә «Мөхәммәд» исемен биргән булган[4].
Әмма иганәче Роберт Миңнегалиев гыйбадәт корылмасына, 2022 елда Лондонда йөрәк туктаудан вафат булган улы (соңгы елларда ул шунда укыган) Камил Миңнегалиев хөрмәтенә[5] «Камил» исемен бирүне сораган[4].
2025 елның 11 апрелендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт шурасы вице-спикеры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. шәрәфле кунаклар катнашында[6] Казанның Тынычлык бистәсендә яңа төзелгән «Камил» мәчете ачылган. Мәхәллә кешеләре биредә беренче тапкыр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазы укыган[7].
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Камил» мәчете комплексы Тынычлык бистәсендә (Новосельская урамы, 105 Б) урнашкан. Иман йорты янында административ бина урнашкан, анда тәһарәтханә, имам бүлмәсе һәм хатын-кызлар залы да булган мәҗлесханә бар. Чишмә төзелгән[8].
Манарасы ― Болгардагы XIV гасырдагы уникаль архитектура һәйкәле булган «Кече манара»ның төгәл күчермәсе. Мәчет тышкы яктан һәм эчке яктан Дагстаннан кайтартылган таш белән тышланган. Мәчетнең эчке бизәлеше Идел буе Болгарстанындагы X гасыр интерьерларын хәтерләтә.
Имам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аллаһ йортының имам-хатыйбы ― Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин[1]. «Камил» мәчете ― Татарстан мөфтие шәхсән үзе җитәкче булачак (якын-тирәдә яшәве сәбәпле, төнге һәм иртәнге намазларда катнашачак, биредә җомга вәгазьләрен үткәрәчәк[9]) бердәнбер мәчет. Элек мөфти Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә, аннары Казанның Сара Садыйкова урамындагы Зәңгәр мәчетендә имамлык иткән[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 ММРО приход мечети «Мухаммад» мухтасибата Вахитовского и Приволжского районов г.Казани ЦРО ДУМ РТ
- ↑ Муфтий Татарстана может стать имамом новой мечети. Inkazan, 2.11.2024(рус.)
- ↑ Миннегалиев Роберт Хамитович. realnoevremya.ru
- 1 2 Муфтий Татарстана Камиль Самигуллин может стать имамом новой мечети в поселке Мирный. t.me/inkazanischa(рус.)
- ↑ Сын гендиректора «Казань Экспо» скончался в Лондоне. Бизнес-Онлайн, 8.10.2022(рус.)
- ↑ Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете ачылды. dumrt.ru, 11.04.2025
- ↑ Татарстан Рәисе Казанда яңа төзелгән «Камил» мәчетен ачты. Татар-информ, 11.04.2025
- ↑ В поселке Мирный г.Казани открылась новая мечеть «Камиль». ДУМ Рт, 11.04.2025
- ↑ Мөфти Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетенең исеме кем хөрмәтенә куелганын әйтте. Татар-информ, 11.04.2025
- ↑ Роберт Миннегалиев строит мечеть Камиль, имам в которой — Камиль хазрат. Бизнес-Онлайн, 2.11.2024(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Тынычлык» мәчете (бистәнең Мелитопольская урамында)
| Казанның истәлекле урыннары | ||

