Камыллы
| Камыллы | |
|---|---|
| Рәсми исем | Камыллы |
| Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Иске Тәрбит авылы җирлеге |
| Сәгать поясы | UTC+03:00 |
| Халык саны | 50 (2010) |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 110 метр |
| Почта индексы | 422337 |
Камыллы — Татарстан Республикасының Кайбыч районында Ырым елгасына Камыллы елгасы койган урында урнашкан авыл.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Камыллы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 104 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан көньяк-көнбатышка таба 34 чакрым ераклыкта урнашкан[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]19 гасырда Иске Тәрбит авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән. 1927 нче елда Иске Тәрбит авылыннан 60 хуҗалык буш урынга күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Иске Тәрбит җирләренең ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Күченеп килүчеләрнең күбесе яшьләр була. Җирне шобага салып бүлгәннәр. Иген җыеп алынган буш камыллар өстендә күченеп килгән халык йорт җиткерә. Шулай итеп авыл Иске Тәрбиттән 4 чакрым ераклыкта көньяк- көнбатышта Ырым елгасының уң ягында салына. Авылга “Камыллы” дигән исем бирәләр. 1930-31 нче елларда монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар. «Искра» колхозы төзелә. Бу колхозда ике бригада була. Аның беренче председателе итеп Иванов Яков Иванович билгеләнә. Кыска вакыт эчендә авылда кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб барлыкка килә. Камыллы мәктәбендә Галина Медова, Екатерина Смирнова, Матрена Кузьминалар укыта. Кибетче булып озак еллар Елизавета Осипова эшли. Сарыклар, атлар үрчетелә. Ат абзары, сарык фермасы, механика остаханәсе, ындыр табагы, складлар төзелә. Тегермән эшли башлый 1970-80 нче елларга кадәр тормыш кайный. Аннан соң әкренләп авылдан яшьләр шәһәргә китә, укучылар Иске Тәрбит авылына йөреп укый, клуб та ябыла, тора бара фермалар бетерелә. Кызганычка каршы, хәзер Камыллы авылында авылында бары тик 1 кибет бар.
Төп халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Төп халкы – керәшен татарлары. Чуашстанның Канаш районы Яманово, Тобурданово авыллары белән чиктәш урнашканга, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла.
Танылган шәхесләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
- Иван Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы. Татарстанның фән һәм мәгариф өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.
- Юрий Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы кафедралары җитәкчесе.Татарстанның атказанган табибы. Физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы өлкәсендә беренче тапкыр лимфалар системасын тикшерү юлларын уйлап таба.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Халык саны | |||||||||
| 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 2011 |
| 385 | 327 | 286 | 223 | 261 | 145 | 82 | 50 | 63 | 42 |
Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (98%), чуашлар (2%).
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 52 кеше яши[2], шул исәптән:
татарлар — 90,38%,
башка халыклар — 5,77%,
милләтен күрсәтмәүчеләр — 3,85%[2].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ 2,0 2,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Иске Тәрбит мәктәбе музеендагы "Авыллар тарихы" альбомы.
Кайбыч районы авыл җирлекләре торак пунктлары |
||
|---|---|---|
| авыл җирлеге | торак пунктлары | |
| Багай | Арыслан • Багай • Кодыбирде • Салтыйган | |
| Борындык | Борындык • Шуширмә | |
| Зур Подберезье | Каргалы • Кече Подберезье • Олы Подберезье • Пләтәни • Сосновка | |
| Иске Тәрбит | Иске Тәрбит • Камыллы • Соравыл | |
| Кече Мәме | Имәнле Бортас • Кече Мәме • Малала • Яңа Патрикеево | |
| Колангы | Бәли • Колаңгы • Түбән Колаңгы | |
| Кошман | Кошман • Урсак урманчылыгы | |
| Мәлки | Байморза • Иске Буа • Мәлки • Яңа Буа | |
| Мөрәле | Зур Колаңгы • Мөрәле | |
| Надеждино | Кичке • Морат • Надеждино • Репьёвка • Чиста Чишмә | |
| Олы Кайбыч | Афанасьевка • Иске Чәчкаб • Олы Кайбыч • Симәки | |
| Олы Урсак | Бушанчы • Кече Урсак • Олы Урсак • Чүкри-Алан | |
| Ульянково | Воскресенски • Корноухово • Өлҗән • Победа | |
| Федоровское | Федоровское | |
| Хуҗа Хәсән | Александровка • Кушкүл • Турминское • Хуҗа Хәсән | |
| Чүти | Олы Тәрбит • Чүти | |
| Ябалак | Бәрлебашы • Бәрлебашы урманчылыгы • Кече Кайбыч • Морза Бәрлебашы • Ябалак | |
