Камыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камыш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Камыш
урман камышы
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Scirpus L. (1753)

Синонимнар
  • Actaeogeton Steud. (1840)
  • Blepharolepis Nees (1842)
  • Chamaeschoenus Ehrh. (1789)
  • Dichismus Raf. (1819)
  • Diplarinus Raf. (1819)
  • Leiophyllum Ehrh. (1789)
  • Maximoviczia A.P.Khokhr. (1985), nom. illeg.
  • Maximowicziella A.P.Khokhr. (1989)
  • Nemocharis Beurl. (1853)
  • Seidlia Opiz (1826)
  • Taphrogiton Montandon (1868)
Номенклатура төре
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS  40225
NCBI  46334
EOL  29127
GRIN  10951
IPNI  326725-2
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Камыш (лат. Scírpus, рус. камыш) — күрәннәр (рус. осоковые) гаиләләгенә керүче купьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр ыругының су буе үсемлеге. Юеш урыннарда яки сулыклар янында үсә.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир шары буйлап ~300 төре таралган. РФ территориясендә камышның 23 төре билгеле. Илнең Аурупа өлешендә һәм Көньяк Себердә урман камышы (Scirpus sylvaticus) һәм күл камышы (рус. куга, Scirpus lacustris) киң таралган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камыш сабагы өчкырлы яки цилиндр формасында, куе яшел төстәге яфраклары тәңкәсыман (үсемлек сабагы төбендә) яки озынча була. Сабагының биеклеге — 0,5 – 2,5 м. Чәчәкләре ике җенесле, кулчатыр яки суган башы шәкелендәге җимшәнгә җыелган башакларда урнаша. Җимешләре чикләвеккә охшаган.

Күл камышы сулыкларда 1 метр һәм түбәнрәк тирәнлектә куелык ясап үсә, торф ясалуга нигез була. РФ Аурупа өлешенең күп төбәкләрендә һәм Себернең көньягында диңгез буе камышы (Scirpus maritimus) үсә. Камышның кайбер төрләрен (РФдә күл һәм диңгез буе камышларына төрдәш) аерым төргә бүлеп карыйлар: Schoenoplektus, Bolboschoenus. Фәндә бөртеклеләр гаиләлегенә керүче күрән (рус. тростник) һәм җикәнлеләр гаиләлегенә керүче җикәнне (рус. рогоз) камыш белән бутау күренеше бар.

Зыяны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диңгез буе камышы игелә торган басуларның чүп үләне булып исәпләнә.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камыш — яр буйларын ныгытучы һәм сулыкларны саклаучы үсемлек. Кайбер төрләре (Scirpus lacustris, Scirpus sylvaticus) декоратив үсемлек буларак үрчетелә.

Камышның 3 метрга җитүче яфраксыз диярлек ботаклары үреп ясала торган әйберләр җитештергәндә, шулай ук төзү материалы, җылы саклый торган һәм төрү материалы буларак файдаланыла.

Диңгез буе камышы тамырларындагы бүлбе формасындагы үрентеләрне һәртөрле терлек малы яратып ашый. Шулай ук крахмал алырга да була. Борынгы заманнарда кипкән бүлбеләреннән он да ясаганнар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. Т.12 (Исл – Кан). М.: Научное издательство Большая российская энциклопедия, 2008, С.659. ISBN 978-5-85270-4-9

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәүлүдова Л. Г. Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: югары уку йортлары өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «камыш»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]