Камышлы татар педагогия укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камышлы татар педагогия укуханәсе latin yazuında])
Камышлы татар педагогия училищесы
Элеккеге исемнәр Сембер татар педагогия техникумы, Сембер татар педагогия училищесы (1941 елга кадәр)
Нигезләү елы 1930
Ябылу елы 1956
Урын РСФСР байрагы Сембер (1930—1941), РСФСР байрагы Камышлы (Самар өлкәсе) (1941—1956)

Сембер—Камышлы татар педагогия училищесыСембер шәһәрендә һәм Самар өлкәсенең Камышлы авылында урнашкан булган уку йорты. 1930—1956 елларда эшләгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда Сембер татар педагогия техникумы буларак ачылган; 1930-елларда бирегә Самардан һәм Күзнәйдән татар-башкорт техникумнары күчерелгәннәр.

Укуханәдә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, татар һәм рус телләрен һәм әдәбиятларын укыту методикасы, балалар әдәбияты, ССРБ тарихы, яңа тарих, ССРБ конституциясе, җәгъграфия, табигать белеме, педагогика һәм педагогика тарихы, психология, арифметика, әлҗәбер, тригонометрия, стереометрия, музыка, рәсем, җырлау, хәрби хәзерләү, физмәдәният һ.б. фәннәрне укытканнар.

19301932 елда укуханә элеккеге Языковлар йортында, 1940 елга кадәр — элеккеге Гончаров йортында урнашкан булган. 1940 елда, Фин сугышы вакытында, хакимият карары буенча укуханә үз йортыннан сөрелгән, бина хәрби-диңгез флотының оешмаларына тапшырылган. 1940—1941 елларда дәресләр авыл хуҗалыгы, китапханә һәм чуаш педагогия укуханәләре биналарында алып барылганнар.

1941 елның 2 июлендә Сембер шәһәр шурасы «Сембер шәһәрендә ССРБ хәрби-диңгез флотының комиссариаты, ССРБ елга флотының комиссариаты, һәм Идел буе хәрби бүлгесенең штабы урнаштыру турында» дигән караны кабул иткән һәм Сембердә урнашкан урта уку йортлары директорларыннан биналарны бер тәүлек эчендә бушатырга таләп иткән.

1941/42 уку елының башында татар педагогия училищесы Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылына күчеп урнашырга мәҗбүр булды.

1956 елда Камышлы татар педагогия училищесын, Богырыслан татар педукухансе белән берләштереп, яптырганнар.[1]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]