Канадада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Канадада ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Канадада ислам
Дәүләт Flag of Canada (Pantone).svg Канада
Commons-logo.svg Канадада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Оттаваның Зур мәчете
Квебек мәчете

Канадада ислам (ингл. Islam in Canada, фр. Islam au Canada, гарәп. الإسلام في كندا‎ ) ― азчылык дине, тарафдарлары саны буенча христианнардан кала икенче урындагы дин. Ислам дине ― Канадада иң тиз үсүче дин: мөселманнар ил халкының (38,4 млн кеше, 2021 елга) 2011 елда 3,2 % ын [1], 2019 елда 3,7 % ын [2] тәшкил иткән. Зур Торонто (GTA) районында халыкның 7,7 % ы, зур Монреаль районында 6 % ы – мөселманнар [3].

Канада мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр, аз санлы шигый һәм әхмәдия җәмгыятьләре яшәп килә. Беренче мәчеткә 1938 елда нигез салына. Канадада ислам оешмалары һәм мәдрәсәләр эшли.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар Канадада 1871 елдан бирле яши. 1867 елда Канадага нигез салынганнан соң дүрт елдан – 1871 елда Канадада халык санын алу кампаниясе ил халкы арасында 13 Аурупа мөселманы булуын ачыклаган.

Канадада беренче мөселман оешмасы 1934 елда Ливан мөһаҗирләре тарафыннан нигезләнгән.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң мөселман халкының бераз артуы күзәтелә. 1960-еллар ахырында һәм 1970-еллар башында мөселманнар шактый күләмдә килә башлаган. 1971 елгы халык исәбен алу Канадада 33 000, 1981 елгы халык санын алу 98 000, 1991 елгы халык санын алу 253 265 мөселман яшәвен күрсәтә. 2001 елда Канадада Ислам җәмгыяте 579 000 кешегә кадәр арткан. 2006 елгы халык санын алу 800 000 мөселман яшәвен күрсәтә. 2013 елның май аена мөселманнар ил халкының гомуми саныннан 3,2 % ны тәшкил итә, тулаем алганда, 1,1 миллионнан артык кеше, һәм ислам дине Канадада иң тиз үсүче дингә әверелә.

Торонто, Оттава, Монреальдан тыш, илнең һәр эре мегаполисында: Ванкуверда (73 215), Калгарида (58 310), Эдмонтонда (46 125), Виндзорда (15 575), Виннипегта (11 265) һәм Галифакста (7 540) һ. б. мөселман җәмгыятьләре оешкан.

  • Халык саны үзгәрү тарихы
Ел Мөселманнар саны Арту (%)[4]
1854 3 -
1871 13 +333.3%
1901 47 +261.5%
1921 478 +197.0%
1931 645 +34.9%
1971 33.430 +5082.9%
1981 98.165 +193.6%
1991 253.265 +158.0%
2001 579.640 +28.9%
2011 1.053.945 +81.8%
2013 1.153.677 +9.5%

Көнбатыш / Көньяк Аурупа, Кариб диңгезе бассейны, Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш һәм Һиндстан субконтинентыннан мөселманнар Канадага төрле сәбәпләр: югары белем алу, үзенә һәм гаиләсенә иминлек тәэмин итү, мәшгульлек, дини һәм сәяси ирек эзләп килгән[5].

2011 елда илнең гражданлык һәм иммиграция мәсьәләләре буенча министры Канада гражданлыгы алган хатын-кызларга никаб киюне тыючы указ чыгара[6], соңрак апелляция суды әлеге указны гамәлдән чыгарган.

2017 елның гыйнварында Квебек мәчетенә утлы корал белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә алты мөселман үтерелгән.

2017 елда Төньяк Америка Ислам җәмгыяте, Канаданың Ислам хезмәтләре һәм Канада Ислам трастлар фонды, тикшерү барышында боевикларның чит ил төркеме белән элемтәләре булуы ачыкланганнан соң, Канада хөкүмәте тарафыннан хәйрия оешмалары статусыннан мәхрүм ителгән[7].

2018 елда Оттава Ислам үзәге һәм Әс-Сәлам мәчете Канада хөкүмәте тарафыннан хәйрия оешмасы статусыннан мәхрүм ителгән[8].

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Канаданың мөселман ассоциациясе (Muslim Association of Canada, MAC)
  • Канада мөселманнарының милли советы (National Council of Canadian Muslims, NCCM)
  • Канада Ислам ярдәме (Islamic Relief Canada)
  • Мөслимәләрнең Канада советы (Canadian Council of Muslim Women, CCMW)
  • Канаданы мөселман социаль тәэмин итү (Muslim Welfare Canada)
  • Волонтерлар оешмасы (Salaam Canada)
  • Беренче ислам интернет-радиостанцияләренең берсе, Канада Ислам тапшырулар челтәре (Canadian Islamic Broadcasting Network) 2019 елда эшли башлый.
  • Төньяк Америкада беренче мәдрәсә – Әл-Рәшид ислам институтына Корнуоллда, (Онтарио), 1983 елда һиндстанлы Mазһар Алам (Mazhar Alam) тарафыннан нигез салына. АКШ чигенә якын булу сәбәпле, мәдрәсәдә Америка Кушма Штатларыннан укучылар һәрвакыт күп булган. Мәдрәсәнең иң танылган шәкерте — Мөхәммәд Әлшәриф (Muhammad Alshareef) 2002 елда Һьюстонда (Техас) Әлмәгриб институтына(ингл.) нигез сала.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калгари шәһәрендә әхмәдия Бәйт ән-Нур мәчете ― Канадада иң зур мәчет

Беренче Канада мәчете Эдмонтонда 1938 елда төзелгән, ул чакта илдә 700гә якын Аурупа мөселманы булган. Хәзерге вакытта бина Форт-Эдмонтон паркындагы музейның бер өлеше булып тора.

Боснияле һәм албан мөселманнары 1968 елда, җирле христианнар теләктәшлеге һәм ярдәме белән, элекке католик мәктәбе бинасын үзгәртеп корып, Торонтода беренче мәчеткә – Җамигъ мәчетенә нигез салган. Үзгәртеп кору эшләре 1973 елда тәмамланган. Соңрак, Торонто университеты профессоры Кадыйр Байг (Qadeer Baig) тырышлыгы белән мәчет бинасы Азия мөселманнары тарафыннан сатып алынган. Албаннар һәм босниялеләр соңрак Албан мөселман җәмгыятенә һәм Босния җамигъ мәчетенә (Bosanska džamija) нигез салган.

Торонтоның госманлы стилендә салынган, Онтариода иң борынгы манарасы булган иң борынгы мәчете Босния ислам үзәгенең бер өлеше булган Этобикокада урнашкан.

2008 елда Калгари шәһәрендә Канадада иң зур мәчет ― әхмәдия мөселманнарының Бәйт ән-Нур мәчете төзелеп беткән [9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]