Каныгабак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каныгабак latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Каныкабак (рус. Каныкабак) — Россия Федерациясе Ырынбур өлкәсе Куандык районы белән Башкортстан чиге буйлап аккан елга.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таналык елгасы кушылдыгы. Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы буйлап ага. Ырынбур өлкәсе (Куандык районы) белән чик буеның бер өлешен тәшкил итә. Елганың тамагы Таналык елгасының уң ярыннан 76 км ераклыкта урнашкан. Елга озынлыгы 37 км.. Югары агымында Каныкабак исеме белән атала

Каныкабак елгасы Куандык районы аша Башкортстан Республикасының Хәйбулла районына барып чыккан Турат елгасына Куандык районының Сарыбай авылы янында сул ярыннан коя. Шугалыр, Турат елгасын Канны дип тә атыйлар. Сарыбай авылы исә округ үзәге Куандык каласыннан көньяк-көнчыгышкарак турыдан якынча 10 километр еракта урнашкан[1].

Каныкабак елгасы, Турат кушылдыгы буларак, Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Җаек су бассейны округында ана, су хуҗалыгы участогы — Җаек елгасы, Магнитогорск сусаклагычыннан Ерекле сусаклагычына кадәр. Кече елга бассейны — юк, елга бассейны — Җаек (су бассейнының Россия өлеше)[2].

Каныкабак елгасының текә ярлары бар. Климаты уртача-континенталь. Чагыштырмалы тотрыклы кар катламы, ул уртача алганда 150 көн дәвамында ята[3].

"Башкортстан топонимнар сүзлеге"ндә елга атамасы Каныкабак дип бирелә һәм канлы һәм кабак[4] сүзләреннән кушылып ясалган дип аңлатыла[5].

Ырымбур төбәген өйрәнүче сәясәтче, журналист Сергей Михайлович Стрельников исә үзенең «Географические названия Кувандык района» дигән китабында бу хакта да яза, әмма Яңа Сембер һәм Сарыбай авылы кешеләре сөйләшендә — Каенкабак, дип яза[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С. М. Стрельников. Кувандыкский край в географ ических названиях. — Златоуст, 1994. — ISBN ISBN 5-900802-02-7..
  2. РФ һыу реестры: Туратка (Каны-Кабак).
  3. Схема территориального планирования муниципального образования Кувандыкский район. Материалы по обоснованию (2011).(үле сылтама)
  4. Ҡабаҡ — Емерелеп, һөҙәкләнеп, үлән, ағас үҫеп бөткән иҫке яр; ҡашлаҡ — Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. — Мәскәү, 1993. — 1-се том, 599-сы бит. — 861 бит
  5. Словарь топонимов Республики Башкортостан — Уфа: Китап, 2002. — Б. 116. — 256 б. — ISBN 5-295-03192-6
  6. В речи жителей Новосимбирки и Сарбая — Каинкабак, и это заставляет иметь в виду возможность происхождения от башкирского кайын — «береза». В этом случае переводить следует — «Березовый обрыв» — С. М. Стрельников. Кувандыкский край в географ ических названиях. — Златоуст, 1994. — ISBN ISBN 5-900802-02-7..

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Стрельников С.М. Кувандыкский край в географических названиях. — Златоуст: Издательство С. М . Стрельникова, 1994.
  • Башкорт теленең сүзлеге. 2 томлык. — Мәскәү, 1993. — 1-се том, 599 нчы бит. — 861 бит
  • Словарь топонимов республикасы Гербы — Уфа: Китап, 2002. — Б. 116. — 256 б. — ISBN 5-295-03192-6