Кан әйләнеше җитешсезлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кан әйләнеше җитешсезлеге latin yazuında])
Кан әйләнеше җитешсезлеге
Зыян китерә Кан әйләнеше

Йөрәк-кан тамырлары системасының органнарга һәм тукымаларга җитәрлек дәрәҗәдә һәм тиешле күләмдә кан алып килә алмавы — пато­логик кан әйләнеше җиткелексезлеге дип атала. Бу авыру йөрәк яки кан тамырлары эшчәнлеге бозылганда, йә барлык йөрәк-кан тамырлары систе-1 масының функциясе бозылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Табиблар прак­ тикасында күбрәк йөрәкнең җиткелекле эшләмәвенә бәйле кан әйләнеше җиткелексезлеге күзәтелә.

Йөрәк җиткелексезлеге. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмавы нәтиҗә­ сендә барлыкка килгән кан әйләнеше җиткелексезлеге миокардның кыскару функциясе начарлануга бәйләнгән.

Тын бетү йөрәк җиткелексезлегенә бәйле кан әйләнеше бозылуның бе­ ренче һәм характерлы симптомы булып тора. Сулыш алуның ешаюы һәм көчәюе тыныч шартларда, икенче төрле әйткәндә физик йөкләнеш бул­ маган вакытта күзәтелә. Тын бетү — газ алмашы бозылуга, канда окись- ләнмәгән продуктлар җыелуга бәйле. Ул кече кан әйләнешендә кан тук­ талып торганда, шулай ук үпкәләрдә сулыш экскурсиясе кимегәндә сизелә.

Плевра һәм корсак куышлыкларына сыеклык җыелган очракта да сулыш алу авырая һәм авыруны тын бетү бик җәфалый.

Физик йөкләнеш вакытында тын бетү тагын да көчәя: бу хәл ашаганнан соң ятып торганда сизелә башлый. Кайвакыт тын бетү өянәк рәвешендә барлыкка килә — бу өянәк йөрәк астмасы дип йөртелә.

Йөрәк җиткелексезлеге вакытындагы газ алмашы бозылуы бик еш кына цианозга (канда кислород аз булуга бәйле рәвештә, тире һәм лайлалы тышчаның күгәрүе) китерә.

Кан әйләнеше бозылуның төп симптомнарының берсе — шешенү. Йөрәк авыруларыннан интеккән авыруларның бу халәте күп факторларга бәйле.

Беренчедән, капиллярларда гидростатик басымның күтәрелүе һәм кан йөре­ шенең кимүе сыеклыкның алардан тукымаларга чыгуына китерә. Икенчедән, су-тозлар алмашының гормональ регуляциясе бозыла. Өченчедән, зур кан әйләнеше веналарындагы кан йөреше авыраюы бавыр функциясенең начарлануына һәм анда кан плазмасының онкотик басымы кимүенә китерә.

Йөрәк җиткелекле эшләмәгәндә шешенү башта үзен бик сиздерми, тик тора-бара авыруның гәүдә авырлыгы сәбәпсез арта башлый, сидекнең бөерләр аша организмнан бүленеп чыгуы кими. Башлангыч чорда, авыру басып йә утырып торган вакытта — түбәнге очлыклар, ятып торганда сигезкүз (крестец) сөяге тирәсе шешенә.

Кан әйләнеше җиткелексезлеге алга таба үсеш алганда шешләр арта бара һәм сыеклык корсак куышлыгына җыела башлый.

Йөрәк җиткелексезлеге белән интеккән авыруларның барлык орган­ нарында үзгәрешләр барлыкка килә. Мондый авыруларда бик еш бронхит авыруы үсеш ала, үпкәләрдә учаклы ялкынсыну очраклары күзәтелә. Зур кан әйләнешендәге торгынлык нәтиҗәсендә бавыр зурая башлый, авырулар уң кабырга янындагы авыртуга зарлана. Ашкайнату тракты да үзгәрешләр кичерә. Хроник гастрит барлыкка килә һәм эчәклек функциясе бозыла.

Авырулар аппетит начарлануга, күңел болгануга, метеоризм җәфалауга һәм эч китүгә, эч катуга зарланалар. Бөерләрдәге торгынлык сидек бүленеп чыгуның кимүенә һәм сидекнең чагыштырма авырлыгы артуга китерә.

Кан әйләнеше җиткелексезлеге вакытында үзәк нерв системасы да бик зур үзгәрешләргә дучар була. Авыруларда тиз ару, физик һәм акыл эшчәнлеге кимү, йокы бозылу (төнлә йокысызлык һәм көндез йокымсырап йөрү) күренешләре бик еш күзәтелә. Бик күп авырулар депрессиядән интегә.

Кискен йөрәк җиткелексезлеге йөрәк ритмы бозылу: пароксизмаль тахикардия, карынчыклар фибрилляциясе, кискен брадикардия яки йөрәкнең атрио-вентрикуляр блокадасы вакытында күзәтелә. Шулай ук ул миокард инфаркты, йөрәк зәгыйфьлеге булган авыруларда миокардның кыскару сәләте бик көчсезләнгән очракта барлыкка килә.

Бу хәл кисәк кенә хәл китү, кайвакыт аңны югалту, тән тиресенең агарып күгәреп китүе, очлыкларның салкынаюы, бик көчсез — «җепсыман» пульс, кан басымы түбән төшү белән характерлана.

Йөрәкнең кискен җиткелексезлеге миокардның гомуми кыскаруы кимү белән генә түгел, ә аның аерым өлешләре — сул карынчык, сул йөрәкалды. уң карынчыкларның кыскаруы начарланганда да күзәтелергә мөмкин.

Йөрәкнең хроник җиткелексезлеге, кискен авыру очрагындагы кебек, I йөрәкнең аерым өлешләренең җиткелекле булмавына бик охшаш. Аорта зәгыйфьлеге, митраль клапанның җиткелекле эшләмәве, артериаль гипертония, сул карынчык мускулларын тукландыручы коронар ) җиткелексезлек хроник сул карынчык эшчәнлегенең җиткелекле булмавына китерә. Йөрәкнең хроник рәвештә зарарланган өлешләрендә авыруларның сул йөрәгалды, уң карынчык җиткелексезлеге барлыкка килә.

Клиник симптомнарның чагылуы кан әйләнеше бозылуның стадияләренә бәйле. Кан әйләнеше бозылуының беренче — яшерен стадиясендә авыру-ларның эшчәнлеге кими, югары физик йөкләнешләр булганда тын бетү, йөрәк кагу кебек симптомнар сиздерә башлый. Тыныч вакытта бу симптомнар борчымый. Икенче стадиядә гемодинамика (йөрәк-кан тамырларында кан хәрәкәте) бозыла. Башлангыч чорда авыруларны гадәти йөкләнеш вакытында да (ашыкмыйча йөргәндә) тын бетү борчый, эшчәнлек сәләте кискен рәвештә төшә. Авыруларда бик көчле булмаган цианоз, сыйрак шешенү сизелә. Бавыр бераз зурая, веналарда басым артып китә. Соңрак авыруларның тыныч вакытта да тыннары бетә башлый. Шул сәбәпле алар физик эшләр башкара алмый, мондый авыруларга ятып торуга караганда яртылаш утырып тору уңайрак тоела. Өченче стадиядә авырулар бик нык ябыга, үпкәләрдә, бавырда, бөерләрдә 1 кире кайтарып булмаслык морфологик үзгәрешләр барлыкка килә. Кан әйләнеше бозылуны дәвалау беренче чиратта аны китереп чыгарган ) сәбәпләрне (ревматизм, гипертония авыруы, миокардит, коронар җиткелексезлек һ.б.) бетерүгә юнәлтелә. Дәвалауны физик һәм психологик ты- ) нычлык тудырудан башлыйлар. Йөрәк җиткелексезлегенең төренә карап билгеләнгән дарулар зур әһәмияткә ия.

Әгәр кан әйләнеше җиткелексезлеге йөрәк зәгыйфьлеге, ябышкан перикардит, йөрәк аневризмасы китереп чыгарган булса, хирургик операция ясап дәвалауны күз алдында тоталар.

КАН БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТЕЛҮ ҖИТКЕЛЕКСЕЗЛЕГЕ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Организмда әйләнештә йөрүче кан күләме белән кан тамырларының аны сыйдыра алу нисбәте үзгәргәндә, кан әйләнеше җиткелексезлеге барлыкка ) килә. Бу хәл канның массасы кимегәндә (кан югалту, организмның сусызлануы, ягъни суның аз керүе яисә күп чыгуы нәтиҗәсендә организмда су нисбәте кимү) йә кан тамырларының тонусы түбәнәю вакытында күзәтелә. Бу очракта мондый тайпылышлар турында сүз алып барырга була: 1) төрлетравмалар булганда, кан тамырларының вазомотор (кан тамырларының киңәюенә яки тараюына китерүче фактор) иннервациясе (әгъзалар, тән өлешләренең үзәк нерв системасы белән бәйләнештә торуы) рефлектор рәвештә бозылу, серозлы бәйләнештә торучы тышчаларының ярсуы, миокард инфаркты, үпкә артериясенең эмболиясе (кан тамырының чит матдәләр белән томалануы) һ.б. 2) баш миеннән чыккан вазомотор иннерва- ңия бозылу (минең кискен кислород ачлыгы, гиперкапния—канда һәм башка тукымаларда углерод диоксиды күбәю); 3) бик күп инфекцияле агуланулар вакытында күзәтелә торган кан тамырларының токсик парезы (мускуллар иннервациясе бозылуга бәйле хәрәкәтнең көче һәм амплитудасы кимү).

Кан тамырларының тонусы кимү канның организмда таралышы бозмауга ки терә: бу вакытта корсак куышлыгы органнарында тупланган канның күләме арта, ә организмда әйләнүче кан күләме кими; әйләнештә йөрүче канның күләме кимү йөрәккә веналардан кан килүне киметә, йөрәк тибеше начарлана, артериаль һәм веноз басым түбәнәя.

Кан тамырларында килеп чыккан кан әйләнеше җиткелексезлеге күп вакытта кискен була һәм коллапс (кан тамырларының тонусы кимү нә­ тиҗәсендә кинәт кенә кан басымы төшү) дип атала. Бу җиткелексезлек баш миенең азканлыгына китерә һәм аңа баш әйләнү, күз аллары караңгылану, колаклар, баш шаулау, бик еш аң югалту кебек симптомнар хас.

Авыруларга объектив тикшерү уздырганда, аларда тән тиресе агару, еш кына салкын тир бәреп чыгу, аяк-куллар салкынаю, өстән-өстән сулыш алу, көчсез—җепсыман пульс, артериаль кан басымы төшүне күрергә була.

Кан тамырларының кискен җиткелексезлеге һуш китү (обморок) буларак билгеле, бу очракта баш миен тукландыру өчен кан җитми, һуш китү бик көчле арыган вакытта, курыкканда, көчле дулкынланганда, тынчу бүлмәдә һава җитәрлек булмаганда да күзәтелергә мөмкин. Ул канның корсак ку­ ышлыгындагы тамырларга җыелу нәтиҗәсендә, кан тамырлары тонусының үзәк нерв системасы тарафыннан регуляциясе бозылуга бәйләнгән.

Кайбер кешеләрнең һушларын югалтуы горизонталь торыштан вертикаль торышка кинәт кенә күчкән вакытта күзәтелә, бу хәл яшь кешеләрдә, хатын- кызлар арасында ешрак очрый. Мондый һуш китү — ортостатик коллапс дип атала. Бу коллапс вазомотор аппаратның реакциясе акрын булудан килә, бу вакытта кан гәүдәнең югары өлешеннән аскы очлыкларга һәм корсак куышлыгына кире агып төшә.

Гадәттә хроник кан тамырлары җиткелексезлеге кан әйләнешенең куркыныч тайпылышларына китерми.

Кискен җиткелексезлек булганда, авыруга горизонталь торыш биреп, аякларын югарыга күтәрү ярдәм итә. Авыруны җылытырга кирәк, шок бул­ ганда, авыртуны басучы дарулар бирергә, күп кан югалтканда, веналар аша шокка каршы дарулар, канны алыштыручы сыеклыклар кертәләр, сирәк очракта кан плазмасы кулланалар. Кан тамырларының тонусын күтәрү өчен кофеин, кордиамин, мезатон, кортикостероидлы гормоннар бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]