Карабаш тавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карабаш тавы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Тыюлык зонасы Карабаш тавы (тат. Карабаш тавы — Татарстанның Бүгелмә районы Карабаш авылыннан 63 км төньякта урнашкан. 1898 елдан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле[1][2].

Карабаш тавы Бүгелмә-Бәләбәй калкулыгы армытларының денудацион оске йөзеннән Карабаш сусаклагычына таба акманан гыйбәрәть. Денудация (лат. denudatio – асылыу), су, җил, боз, ниндидер авырлык көче тәэсиреннән тау токымнарының җир өстендәге түбән урыннарына җимерелеп төшү про­цес­сларының җыелмасы һәм туплануы. Моңа тектоник хәрәкәтләр дә кушылуы мөмкин. Һәм бу әкренләп рель­е­фның аб­со­лют­ һәм чагыштырмаса биеклекләрнең түбәнәюенә китерә.

Бу табигать һәйкәле урман-дала үсемлекләре белән киң яфраклы урманнар төркемнәренең күптөрле үзенчәлекле туры килүе белән җәлеп итә[3].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан АССРы Министрлар Советының 1989 елның 24 апрелендәге 167нче санлы карары белән Татар АССРы Бүгелмә районы территориясендә Карабаш бистәсеннән төньякка сузылган калкулыклар теземе, 30 метрлы сак зонасы бүлеп бирелеп, төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл дип таныла[4].

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карабаш тавы Татарстан Кама аръягында иң төньяк пунктларның берсе булып тора. Мәйданы - 50 гектар[5]. Үсемлек дөньясына бай булган ташлы, болынлы, куаклардан торган көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш тау кашлагы һәм һәм киң яфраклы урманнардан торган төньяк кабыргасы кызыксыну уята. Анда дала үсемлекләренең сирәк төрләре очрый. Барлыгы 170 төр үсемлек ачыкланган, шуларның 60 төре Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Биредә Кызыл китапка кертелгән бөҗәкләрнең сирәк төрләре, көндез очучы һәм (урманга якынрак төньяк өлешендә) башка: махаон, апполон, күк мелеагр, чыбар күз галатея күбәләкләре яши. [6].

Үсемлекләрдән сел үләне, эре тәңкәгөл, Цингер астрагалы, сипкелле йомрыгөл һәм яфраклары имәннекенә охшаган дриада яки агуна үләне (Dryas iulia — сигез таҗлы куак) һ. б. үсә.

Бу табигать һәйкәле дала үсемлекләренең һәм хайваннарның генетик фондын саклау буенча фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия.

Хәзерге вкытта Карабаш тавы территориясе көчле антропоген йогынтыга дучар ителә: биредә терлек көтелә, шулай ук төзелеш ташы чыгарыла[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]