Карабодай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Карабодай
Fagopyrum esculentum 002.JPG
Чәчерлек карабодай, Карлсруэ
Фәнни классификация
align

=right | Өспатшалык:

align

=left | Эукариотлар

Патшалык: Үсемлекләр
align

=right | Бүлекчә:

align

=left | Ябыкорлыклылар (лат. Magnoliophyta)

align

=right | Сыйныф:

align

=left | Икеөлешлеләр (лат. Magnoliopsida)

align

=right | Тәртип:

align

=left | Канәфер чәчәклеләр (лат. Caryophyllales)

align

=right | Гаиләлек:

align

=left | Карабодайлылар (лат. Polygonaceae)

align

=right | Ыруг:

align

=left | Карабодай

Латин атамасы
Fagopyrum
Mill. (en), 1754
ITIS 21281
NCBI 3616

Карабодай (лат. Fagópyrum) — карабодайлылар гаиләсеннән булган үсемлек. Аксымга, Р һәм В витаминнарына бай. Шулай ук составында кальций, фосфор, тимер кебек микроэлементлар, алма һәм лимон кислоталары бар. Андагы фолий кислотасы исә организмның каршы торучанлыгын арттыра.

Һиндстанның таулы районнарында барлыкка килгән карабодайны чама тойгысын белми торган культура дияргә мөмкин. Ул көзнең соңгы көннәренә кадәр тармаклана һәм, тәүге бөртекләрнең җитлегүен кайгыртмыйча, чәчкә ата. Шуңа күрә галимнәр аның мондый холкын үзгәртү юлларын эзли. Башкортстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре аның тары кебек бер чуклы сортын чыгару өстендә зур эш башкарды.

Күбрәк диетик ризык буларак билгеле. Шуңа да суга пешерелгән карабодай боткасын шикәр чиреннән, артык юанлыктан интегүчеләргә киңәш ителә. Мондый ботка кан тамырларын ныгыта, организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне, шул исәптән артык суны чыгара. Шуны да әйтергә кирәк: карабодайда минераль матдәләр күп, әмма витаминнар аз.

Карабодай гадәттә июнь-июль айларында чәчәк ата.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]