Кәрвансарай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрвансарай latin yazuında])
(Каравансарай битеннән юнәлтелде)
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 5610009000объект № 5610009000
Кәрвансарай манарасы һәм мәчете (а)

Кәрвансарай, (рус. Каравансарай, баш. Каруанһарай) — Ырынбур каласындагы архитектура һәйкәле, Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе йорты. Аны XIX гасырда Ырынбурда булган һәркем калага үзенчәлекле ямь өсти торган архитектура истәлеге дип искә ала[1].

Кәрвансарай мәчетенең түшәме
  • "Мин Сакмар аша чыккан вакытта кояш яңа гына баеган иде, еракта иң беренче булып искиткеч манарасы белән ал төстәге мәчет күренде. Бу — Брюллов рәсемнәре буенча төзелгән Кәрвансарай", — дип яза 1847 елда Ырынбурда сөргендә булган Т.Г. Шевченко.
  • Фәлсәфә докторы Федор Базен 1842 елда Хивәдән Ырынбурга үтеп барышлый, Кәрвансарай турында: "күзнең явын алырлык карап туймаслык гүзәл бина", дип язып калдыра.
  • Урта Азиядән кайтып барышлый, 1929 елда Ырынбурда булган А.В. Луначарский: "Гүзәл Кәрвансарай, эчендә архитектура комарткысы булганга...", дип яза.

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ырымбурга йомыш яки эш белән килгән башкортларның һәм мишәрләрнең бернинди тукталыр урыны да юк,— дип яза Ырынбур генерал-губернаторы В.А. Перовский 1836 елның 20 апрелендә башкорт һәм мишәр кантун башлыкларына мөрәҗәгатендә. — Мин монда даими тукталу урыны ягъни Кәрвансарай сала башларга ниятләдем. Бу сарайда һәр башкорт һәм мишәр түләүсез туктала алыр иде».

Төзелеш материаллары әзерләү һәм куллану башкортларга күптәннән мәгълүм була. Ырымбурның башкорт орнаменты белән бизәлгән биналары моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, Кәрвансарай янындагы беркатлы йортның фасады башкорт орнаментындагы геометрик фигуралар белән бизәлгән.

Кәрвансарайга Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе, корал склады, башкорт балалары өчен укуханә, тимерчелек, агач эшкәртү, камыт-ыңгырчак эшләү, тегү остаханәләре урнашырга тиеш була. Кәрвансарайның мәчете исә мөселманнарга гыйбадәт кылу, гореф-гадәтләрен саклау өчен тәгаенләнә.

В.А. Перовскийның изге ниятен кантуннар хуплап кабул итә һәм кыска гына вакыт эчендә халыктан төзелеш фондына мул гына акча җыела. Архитектор Михаил Коринфский проекты кире кагыла, А. П. Брюллов эшләгән проект 1877 елның 19 гыйнварында раслана, шул ук елның җәендә төзелеш эшләре башланып китә. Төзелеш материалларын әзерләүдә, аларны ташуда, биналарны салуда һәм бизәүдә төрле милләт кешеләре катнашса да, төп авырлык башкортлар иңенә төшә. Төзелеш 804 914 сум итеп бәяләнә. Бу суммага халыкның үз ирке белән җыйган иганәсе, ям эшчәнлеге өчен түләүләр, поташ заводларыннан килгән керем керә.

Кәрвансарайның төп бинасы 1842 елда төзелеп бетә. Мәчетне эчке яктан бизәү һәм манараны тыштан йөзләү эшләре күп вакытны ала.

Ниһаять, 1846 елның 30 августында Кәрвансарайны ачу тантанасы үткәрелә. Бәйрәмгә Башкорт-мишәр гаскәре командиры, Уфадан мөфти, кантун башлыклары, башка абруйлы кунаклар һәм гади халык чакырыла. Кунакларның берсе дә чакыруны кире какмыйча килеп җитәләр. Иртән сәгать 9 да хәрби гаскәр разводка тезелә, парад күрсәтелә. Башкорт атлылары милли киемдә, постаудан тегелгән кызыл кафтаннан булалар. Корпус сәргаскәре һәм башка рус кешеләре чиркәүгә литургиягә китәләр, ә калган халык намаз вакытын көтеп мәчет янына җыела. Бер сәгатьтән соң корпус сәргаскәре килеп җитә, мәчет каршындагы халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерә. Мәзин манарадан азан әйтеп ишеттерә. Мәчет ишекләре ачыла, мөфти артыннан халык мәчеткә керә. Ачу тантанасының рәсми өлеше тәмамлана. Соңыннан халыкның яраткан тамашасы — ат ярышы үткәрелә. Ярыш тәмамланган урында бәйрәмгә килгән кунакларга зур табын әзерләнә, сый-хөрмәт күрсәтелә. Халыкның дәррәү тагын бер яраткан тамашасы — көрәш үткәрелә. Ярышта җиңүчеләргә махсус бүләк әзерләнә.

1921-1936 елларда Кәрвансарай бинасында Ырынбур башкорт педагогия техникумы эшли.

Бинаның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрвансарай төзелеп беткән елны (1842), Ырынбурның хәрби губернаторы, аерым Ырынбур корпусы командиры итеп һәм гражданнар эшләре белән җитәкчелек итү өчен генерал-лейтенант В. А. Обручев (ru) (1795-1866) билгеләнә. 1865 елда Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе бетерелгәч, Кәрвансарай халыктан канунсыз тартып алына. В. А. Обручев фәрманы белән бинада губерна канцелярияе, канцелярия башлыгының фатиры, губерна хакимияте оешмалары, башкорт җирләрен ызанлау буенча комиссия, Ырынбур газетасының мөхәрририяте һәм басмаханәсе урнаша. Мәчет хезмәткәрләре өчен ике кечкенә фатир калдырыла. Бу хәл мөселманнар арасында ризасызлык тудыра. Кәрвансарайны кайтаруны сорап язылган жалобага 10 меңгә якын кеше имзасын куя. Үз көче белән төзегән корылманы халык тарихи ядкәр итеп күрә.

«Губерна оешмалары янында мөселман дини биналары булуы мөмкин түгел» дигән сылтау белән, Ырынбур губернаторы Н. А. Крыжановский (1818-1888) (ru) 1867 елның 26 гыйнварында Россия империясе эчке эшләр министрлыгына Кәрвансарай мәчетен һәм манарасын күчерергә кирәк дип, үтенеч яза. Эчке эшләр министрлыгы, яңа фетнәләр күтәрелүдән шикләнеп, мәчетне күчерергә рөхсәт бирергә батырчылык итми.

1917 елның 20-27 июнендә Ырынбурда уздырылган II гомумбашкорт корылтае «Кәрвансарайны башкорт халкының милли милке итеп санарга» дигән карар кабул итә.

В. И. Ленин күрсәтмәсе буенча, 1918 елның февралендә «Башкорт халык йортын һәм Кәрвансарай мәчетен эшче башкорт халкына кайтару турында» РСФСР милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының декреты игълан ителә һәм Ырынбурга бу хакта тилиграм җибәрелә.

1921 елда Кәрвансарайда Башкорт педагогия техникумы ачыла.

1960 елда бина архитектура истәлеге буларак дәүләт саклавына алына.

«Кәрвансарай» (җыр)[2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айкый да гына чайкый керләр юа,
Һай кем, керләр юганда,
Талмыймы икән аның беләккәйләре,
һай кем, чайкаганда.

Күрше генә торып, күрешеп йөреп,
Һай кем, күрешеп йөргәндә,
Янмыймы икән аның йөрәккәйләре,
Һай кем, кич ятканда.

Яуда гына йөреп, саулар кайтсам,
Һай кем, саулар кайтсам,
Алам гына дидем, сүзләр бирдем,
Һай кем, ай, киткәндә.

Яуда гына йөреп, саулар кайтсам,
Һай кем, саулар кайтсам,
Ташлап та гына киткән, сүзен бозган,
Һай кем, көн җиткәндә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иске Ырымбур, archived from the original on 2014-05-17, retrieved 2016-06-13 
  2. [1]