Каравылчы (уен)
Каравылчы | |
---|---|
күп | |
түбән |
Каравылчы — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ике рәт утыргычлар тезеп чыгалар. Утыргычларның саны уйнаучылардан берәү ким булсын. Җырга оста бер кеше каравылчы итеп сайлана. Ул утыргычларны уратып басып йөри. Башка балалар, аның артыннан ияреп, җырлап йөриләр:
- Ярты төн булды,
- Бар дөнья тынды.
- Бар, тиз кайтыгыз!
- Бар, тиз ятыгыз!
- Кайтмаганнарны каравыл кертмәс,
- Бар, тиз кайтыгыз,
- Тизрәк ятыгыз!
Каравылчы йөри. Аягы белән тыпылдатып куя, әйләнә, боргалана, сикергәли, төрлечә хәрәкәтләр ясаштыра. Башка балалар аның артыннан, ул ни кыланса шуны эшләп, ияреп йөриләр. Алар җырлагач, каравылчы дәвам итә:
- Кайтмаганнарны өенә кертмим,
- Бар, тиз кайтыгыз, тизрәк ятыгыз! —
ди дә таягы белән урындык аягына шакылдата. Бар да ашыгып урындыкларга утыралар. Урындыксыз калган баланы каравылчы бер читкә илтеп куя. Урындыгын ала. Уенны бер кеше калганчы дәвам иттереп, аны каравылчы итәләр.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.