Карадениз мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карадениз мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Карадениз мәчете
тат. Карадениз мәчете
Ил Россия
авыл Калинино, Үзәк урам, 1А
Дин Ислам
Мәхәллә Биектау районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2016
Төзелеш еллары 20162020 еллар
Төп даталар:
2020 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Карадениз мәчете, шулай ук «Карадениз» мәчете (төр. Karadeniz camiyi) — Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена[1] салынган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2016 елда төзелә башлаган, 2020 елның сентябрендә төзелеп беткән. 1 октябрьдән гыйбадәт кылу өчен ачык[2]. Мәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы Гөкдениз Карадениз төзеткән[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы, Төркия ватандашы Гөкдениз Карадениз 2016 елда төзетә башлаган. Мәчетне төзү өчен кирәкле 60 миллион сумның яртысын Гөкдениз Карадениз, калган яртысын төрек иганәчеләре бирәчәк дип уйланылган.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең керү юлыннан күренеше

Мәчетнең архитектурасы катлаулы, үзенчәлеге — анда татар һәм төрек мәчетләре архитектура стильләре катнашкан. Мәчетнең ике манарасы ике төрле стильдә: берсе – татар, икенчесе – төрек.

Биектау районында 49нчы булган әлеге мәчетнең биеклеге — 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Мәчет берьюлы 250—300 кешене сыйдыра.

Мәчет комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу–юыну, намаз уку урыннары бар, хатын-кызларның юыну бүлмәсе идән астындагы катта (цокольдә). Идән астындагв катта кафе да урнаша. Беренче катта намаз уку залы, ир-атлар өчен юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да каралган[4]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]