Карачы бәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карачы бәк latin yazuında])
(Карачы (титул) битеннән юнәлтелде)

Карачы бәк[1] — XV—XVIII гасырларда ханлык чорында дәүләт аппаратындагы югары чин – диван әгъзасы.[2] Карачы титулы ханнар тарафыннан Кырым, Себер ханлыкларында, Нугай Урдасында хан ыруына караган кешеләргә, зыялыларга, югары чин кешеләренә бирелгән.[3] Урта һәм Якын Көнчыгыштагы вәзир титулына тиң булган. Гадәттә бу титулга шырын, баргын, аргын һәм кыпчак ыруы кешеләре ия булган. Әлеге дүрт ыру, Кырым ханлыгы идарәсендә катнашкан чынгызлылардан булмаган төп ыруларга караган.[4]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер чыганаклар Чынгызхан һәм аның күп кенә кардәшләре «карача, кара татар, харачин» субэтник төркеменнән булган дип күрсәтәләр.[5][6] Әлеге титул да кешенең чыңгызлылар белән бәйлелеген күрсәтүдән барлыкка килгән.[7]

Мәдәниятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шамильоглу Ю. «Карачи-беи» (сборник «Из истории Золотой Орды, Казань, 1993, с. 44-60

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе.
  2. 2,0 2,1 Татарско-русский словарь, 56000 слов, 7400 фразеологических выражений. - Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова. 2007.
  3. Новосельский А. А. «Борьба Московского государства с татарами в XVII веке». Москва. 1948.
  4. Leszek Podhorodecki, Chanat Krymski i jego stosunki z Polską w XV-XVIII w., Książka i Wiedza Warszawa 1987.
  5. Ахметзаки Валиди Тоган. История башкир. Уфа: Китап, 2010 ISBN 978-5-295-05000-8 стр.222
  6. Армянские источники о монголах. Извлечения из рукописей XIII-XIV вв. / Пер. с древнеарм., пред. и прим. А.Г.Галстяна., М., 1962, с.44
  7. Г. Еникеев. Корона Ордынской империи, или Татарского ига не было. — Казань: Алисторус, 2013. — ISBN 978-5-4438-0094-3

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]