Караңгылык адаптометриясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Караңгылык адаптометриясе latin yazuında])

Караңгылыкка җайлашу (КҖ) — бу күрү системасына (бәбәк, челтәркатлау һәм баш миенең арткы кабыгы) түбән яктылыкка җайлашырга ярдәм итүче феномен. Сынауны күбесенчә төнлә күрү кимүенә зарарланган авыруларда кулланалар (никталопия). Челтәркатлауга 25% яки аннан да күбрәк родопсинны таркатырга җитәрлек вакыт эчендә яктылык белән йогынты ясыйлар. Аннан соң нормада таякчыклар яктылыкка сизгерлеген югалта, ә колбачыклар бик якты ярсыткычка гына җавап бирә. Яктылык сизгерлегенең алга таба кайтуын авыруны караңгы бүлмәгә урнаштырып, вакыт-вакыт төрле киеренкелектәге күрү кыры чигендә яктылык кабынуларын күрсәтеп күзәтергә була һәм авыруга бу утлар сизелгәч хәбәр итәргә кушалар.

Голдман-Викс адаптометриясе техникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) авыру караңгы бүлмәдә һәм фоторецепторларны бикләүче якты утка карый;

б) авыру яктылыкны сизгән чикне билгелиләр;

в) яктылык кабынуларын билгеле бер арада кабатлыйлар һәм күзнең яктылыкка сизгерлеге әкренләп арта.

Сизгерлек кәкресе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сизгерлек кәкресе — күз кабул иткән минималь яктылык киеренкелеген вакыт белән чагыштырып күрсәтүче график. График ике өлештән тора (рәс. 1.30):

а) колбачыклы кисем — бу колбачыкларның сизгерлеге тиз кайткан караңгылыкка җайлашуның 5-10 минут чорын күрсәткән сызык. Таякчыклар шулай ук бу вакыт эчендә торгызыла, ләкин күпкә әкренрәк;

б) таякчык-колбачык кисеме сызыгы нормада 7-10 минуттан була, ул вакытта колбачыклар максималь актив була, ә таякчыклар колбачыкларга караганда сизгеррәк;

в) таякчык кисеме сызыгы яссырак һәм таякчыкларның сизгерлеге арта торган вакытны күрсәтә. 15-30 минуттан соң таякчыклар караңгылыкка тулысынча җайлаша һәм әйбер колбачыклар белән чагыштырганда 100 тапкыр төгәлрәк күренә башлый. Әгәр дә яктылык кабынулары фовеолага гына юнәлгән булса (таякчыклар булмаган урынга), димәк, сызыкта тиз җайлашу кисеме генә булачак, ягъни колбачыклар җайлашуы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.