Эчтәлеккә күчү

Кара Делевинь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара Делевинь latin yazuında])
Кара Делевинь
Туган телендәге исеме ингл. Cara Delevingne
Туган 12 август 1992(1992-08-12)[1][2] (34 яшь)
Һаммерсмит[d], Хаммерсмит и Фулем[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Francis Holland School[d] һәм Bedales School[d]
Һөнәре җырчы, актёр, киноактер, модель, фотомодель
Ата-ана
Кардәшләр Хлоя Делевинь[d] һәм Поппи Делевинь[d]

 Кара Делевинь Викиҗыентыкта

Ка́ра Джо́селин Делеви́нь (ингл. Cara Jocelyn Delevingne[4]; 1992 елның 12 августы, Лондон, Англия, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актрисасы. Vogue журналының америка версиясе фикеренчә, «45 яшькә кадәрге фешн-индустриянең иң стильле кешеләренең» берсе[5]. Models.com профессиональ порталының «Дөньяның 50 супермоделе» рейтингында 5 нче урынны били[6].

Делевинь 1992 елның 12 августында Лондонда Британиянең Selfridges кибетләре челтәре шопперы Пандора Энн Делевинь һәм торакны проектлаучы Чарльз Хамар Делевинь гаиләсендә туа[7]. «Инглиз мирасы» дәүләт комиссиясенең элеккеге башлыгы сэр Джослин Стивенсның оныгы. Лондонның Белгравия дәрәҗәле районында үскән[8]. Аның ике апасы Хлоя һәм Поппи Делевинь, шулай ук әтисе ягыннан үги абыйсы Алекс Джефф бар[9]. 16 яшенә кадәр Лондон үзәгендә кызлар өчен Фрэнсис Холланд мәктәбендә укый, ә аннары драмага һәм музыкага игътибар бирү өчен Бедалес мәктәбенә күчә. Диспраксия нәтиҗәсендә аңа мәктәптә укырга авыр була[10].

Делевинь Лондон мода атнасында 2014 елның сентябрендә.

2012 елда Делевинь, Иди Кэмпбелл һәм Джордан Данн модельләре белән беррәттән, Burberry Beauty косметик брендының йөзе була. Актёр Эдди Редмэйн белән бергә «яз/җәй 2012» Burberry реклама кампаниясенең йөзе булган. H&M Authentic Collection (2011), DominicJonesJewellery (2012), Blumarine һәм Zara реклама кампанияләрендә катнашкан. Vogue журналының Британия версиясе Делевиньны «көз/кыш 2012—2013» сезонында Shiatzy Chen, Jason Wu, Oscar de la Renta, Burberry, Victoria's Secret, Dolce & Gabbana, Fendi, Stella McCartney һәм Chanel күрсәтүләрендә катнашу өчен «йолдызлы зат» дип атаган.

2012 елның ноябрендә Делевинь «British Fashion Awards»тан «Ел моделе» исемен алган[11]. 2012 елның декабрендә Делевинь DKNY белән контракт төзи һәм «яз/җәй 2013» сезонына марканың рәсми заты була. ASOS интернет-кибете өчен коллекцияләр төшерүдә озак вакытлар катнашкан модельләрнең берсе. 2014 елда Кара Делевинь көз/кыш 2014 ел реклама кампаниясендә Topshop йөзе була[12].

2012 елдан башлап Делевинь эпизодик рольләрдә уйнаган. 2013 елда Делевинь «The Return» кыска метражлы фильмда төшкән, Grand Theft Auto V видео уенында Non Stop Pop станциясендә диджейны яңгыраткан.

2014 елның 2 декабрендә баш антагонист роленә (Сихерче) «Үз-үзләренә кул салучылар отряды» фильмы өчен кастинг уза[13]. Die Antwoord — Ugly Boy төркеме клибында төшкән.

2015 елда Делевинь Джон Гринның «Кәгазь шәһәрләр» романын экранлаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаган[14]. Шул ук елның 12 маенда Люк Бессон Facebook сәхифәсендә Кара Делевиньны «Валериан һәм мең планеталар шәһәре» фильмында төп рольгә чакыруын язган[15]. Фильмның премьерасы 2017 елның 21 июлендә, Россиядә — 2017 елның 10 августында була.

Кара Делевинь — ачык бисексуал һәм пансексуал[16]. 2018 елның май аенда Делевинь үзенең гендерфлюид булуын әйткән[17]. Элегрәк ул актриса Мишель Родригес белән очрашкан[18]. 2014 елдан 2016 елга кадәр җырчы Энни Кларк (St Vincent буларак билгеле) белән очрашкан[19][20]. 2018 елның язында танылган башкаручы Майкл Джексонның кызы — актриса, модель Пэрис Джексон белән озак булмаган мөнәсәбәтләрдә торган[21]. 2019 елның июнендә Делевинь Америка актрисасы Эшли Бенсон белән мөнәсәбәтләрдә елдан артык торуын белдергән[22][23]. 2020 елның маенда алар аерылышканнар.

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
2012 ф Анна Каренина Anna KareninaКняжна Сорокина
2014 ф Плейхаус Playhouse PresentsХлоя
2014 ф Фәрештә йөзе The Face of an AngelМелани
2014 кыск Die Antwoord: Ugly Boy
2015 кыск Taylor Swift: Bad BloodЧаккер әнисе[24]
2015 ф Кәгазь шәһәрләр Paper TownsМарго Рот Шпигельман
2015 ф Пэн Panсу анасы
2016 ф Гашыйк балалар Kids in LoveВиола
2016 ф Үз-үзләренә кул салучылар отряды Suicide SquadДжун Мун / Сихерче
2017 ф Лалә бизгәге Tulip FeverАннета
2017 ф Валериан һәм мең планеталар шәһәре Valerian and the City of a Thousand PlanetsЛорелин
2018 ф Лондон кырлары London FieldsКэт Талент
2018 ф Аның исе Her SmellКэсси
2019 ф Карнивал Роу Carnival RowВиньетт Стоунмосс
2020 ф Ел эчендә тормыш Life in a YearИзабель
  1. ↑ GeneaStar
  2. ↑ Munzinger Personen
  3. ↑ Lundy D. R. The Peerage
  4. ↑ X-Men Series Hilarious Bloopers and Gag Reel - Try Not To Laugh With Hugh Jackman. YouTube (5 January 2018).
  5. ↑ The Vogue 120: The Stylish Singers, Designers, Actors, Models, and More Under 45 of The Moment — Magazine — Vogue. әлеге чыганактан 2012-08-25 архивланган.
  6. ↑ MODELS.com’s Top 50 Models. әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланган.
  7. ↑ Haynes, Gavin (10 April 2013). A Moron's Guide to Cara Delevingne. Vice.
  8. ↑ Herrmann, Joshi (29 November 2012). The divine Delevingnes: Cara Delevingne's society family.
  9. ↑ Poppy Delevingne's Wedding in Pictures. Harper's Bazaar (27 May 2014).
  10. ↑ Haskell, Rob (19 June 2015). Cara Delevingne Opens Up About Her Childhood, Love Life, and Why Modeling Just Isn't Enough. әлеге чыганактан 2016-11-24 архивланган. 2021-10-13 тикшерелгән.
  11. ↑ Model 2012. www.britishfashionawards.com. әлеге чыганактан 2013-02-08 архивланган. 2017-08-12 тикшерелгән.
  12. ↑ Кара Делевинь стала лицом Topshop. ladyindress.com.ua (2014-06-25). әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланган. 2014-06-26 тикшерелгән.
  13. ↑ Justin Kroll (2014-12-02). ‘Suicide Squad’ Cast Revealed: Jared Leto to Play the Joker, Will Smith is Deadshot. Variety. әлеге чыганактан 2015-06-26 архивланган.
  14. ↑ Cara Delevingne and Nat Wolff shine in "Paper Towns".
  15. ↑ Люк Бессон снимет фантастику с Дэйном ДеХааном и Карой Делевинь. Facebook (2015-05-12). әлеге чыганактан 2015-08-21 архивланган.
  16. ↑ Chelsey Sanchez (2020-06-04). Cara Delevingne Says She Identifies as Pansexual. 2020-06-11 тикшерелгән.
  17. ↑ Cara Delevingne emotionally speaks about realising she was genderfluid (ингл.), PinkNews. 14 сентябрь 2018 тикшерелде.
  18. ↑ Актриса Мишель Родригес призналась, что встречается с моделью Карой Делевинь. vesti.ru. әлеге чыганактан 2017-08-17 архивланган. 2017-08-12 тикшерелгән.
  19. ↑ Bayley, Leanne. Is St. Vincent's new song about Cara Delevingne? (ингл.), Glamour UK. 12 август 2017 тикшерелде. 2016 елның 17 август көнендә архивланган
  20. ↑ Cara Delevingne and St. Vincent Reportedly Split. әлеге чыганактан 2016-12-20 архивланган.
  21. ↑ Paris Jackson and Cara Delevingne cuddle in bed and watch gay flick, Mail Online. 30 март 2018 тикшерелде.
  22. ↑ Cara Delevingne & Ashley Benson Confirm Romance With a Steamy Kiss. E! Online (2019-06-14). әлеге чыганактан 2019-06-17 архивланган. 2019-10-17 тикшерелгән.
  23. ↑ Актрисы Кара Делевинь и Эшли Бенсон подтвердили свой роман. 23 октябрь 2018 тикшерелде.
  24. ↑ Becky Freeth. (2015-05-15). Bringing out the big guns! Lingerie-clad vixen Cara Delevingne is unveiled as ANOTHER of Taylor Swift's saucy celebrity heroines for the Bad Blood music video. www.dailymail.co.uk. әлеге чыганактан 2015-05-24 архивланган. 2015-05-24 тикшерелгән.