Кара кәрлә йолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара кәрлә йолдыз latin yazuında])

Кара кәрлә йолдыз — суынган, шуңа күрә күренмә диапазонда нурланыш таратмый (яки бик зәгыйфь нурландыра) торган ак кәрлә йолдыз. Аккреция булмаганда ак кәрлә йолдызларның соңгы дәвере.

Кара кәрлә (ак кәрлә кебек) йолдызларның массасы югарыдан Чандрасекар чиге белән чикләнә.

Суынган ак кәрлә йолдыз кара кәрлә йолдызга әйләнә.

Заманча теорияләр буенча беренче буын йолдызларның эволюциясендә барлыкка килгән ак кәрлә йолдызлар (яше ≈13 миллиард ел) хәзерге вакытта 3200 к фотосфера температурасына ия, ялтыравы ≈16 абсолют йолдызча зурлык тәшкил итә, ягъни алар бик тонык объектлар булып тора һәм яшерен массага бер намзәт булып санала.

Мәсәлән суынган объектлар арасында - ак кәрлә WD 0346Ь246 табылган, аның өслеге температурасы 3900 К.

Кара кәрлә һәм коңгырт кәрлә йолдызлар гидростатик тигезләнеш халәтендә тора, әлеге тигезләнеш тәлгәшләнгән электрон газның басымы белән тәэмин ителә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]