Кара пулат (опера)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара пулат (опера) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кара пулат.jpg

«Кара пулат» операсы — опера – риваять.[1] Композитор — Эльмир Низамов, либретто авторы — Ренат Харис, куючы режиссёр — Георгий Ковтун (Питырбур). «Кара пулат»та традицион ак һәм кара көчләр көрәше сурәтләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операдан күренеш
Операдан күренеш

«Яңарыш» фонды заказы белән Болгар тыюлыгында туристларга күрсәтү максатында махсус иҗат ителә. Тере декорацияләр — Кара пулат хөкем сарае янында уйнау планлаштырыла. «Кара пулат»ны иҗат итү өч ел (2012-2015) бара. Операның төп тема һәм арияләре беренче елда ук языла. 2014 елның маенда сәхнәләштерү турында төгәл карар чыга. Көйязар (композитор) эшне яңартып җибәрә һәм 2015 елның гыйнварында режиссёр Георгий Ковтун (Питырбур) белән берлектә аны төгәлли.

Көй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кара пулат» — композитор Эльмир Низамовның татар сәнгате үсешендә зур жанрларны үзләштерү буенча икенче («Алтын Казан» мюзиклыннан соң) тәҗрибәсе.

Э. Низамов: «Татар музыкасы — минем өчен, беренче чиратта, вокаль музыка. Шуңа да «Кара Пулат» музыкасын башыннан ахырына кадәр җырлана торган итәсе килде. Шул максаттан, традицион романтик опера һәм ХХ гасырның катлаулы опера теленә мөрәҗәгать иттем».

Композитор «Кара пулат» әсәре буенча эшен либретто кулына килеп кергән көнне үк — 2012 елның гыйнварында башлаган. Оркестровканы да композитор үзе, «Новая музыка» камера оркестры (җитәкчесе — А. Гулишамбарова) өчен яза.

Либретто[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Опера либреттосы шагыйрь Ренат Харис тарафыннан «Янмый торган кыз» риваятенә, «Яндырылган 12 кыз» легендасына нигезләнеп иҗат ителгән. Либреттоның беренче варианты 2012 елның 1 сентябрендә, икенче варианты 2012 елның ноябренә язылып беткән.

«Янмый торган кыз» риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туктамыш артыннан килгән Аксак Тимер (Тамерлан) Болгар шәһәрен утка тота. Шәһәрдә карты-яшенә карамыйча, кешеләрне юк итү башлана, хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына. Болгар патшасы Габдулла хан, шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, гаиләсе һәм якыннары белән иң нык таш пулатларның берсенә — Хөкем палатасына кереп бикләнә. Аксак Тимер гаскәре пулатны яндыра. Тикшерү барышында хан кызының Болгар изгесе Хисаметдин исемле мулланың киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгы ачыклана. Янып үлгән ханның кызын кече энесе белән Тамерлан үзенең пайтәхете Сәмәркандка алып китә.

«12 кыз» риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәмәрканд әмире Аксак Тимер Болгар шәһәрен басып алганда, 12 кызны да кулга төшерә, араларында хан кызы булуы да билгеле. Аксак Тимер боерыгы буенча, аны кәнизәк итмәкчеләр, ләкин 12 кыз арасында кайсы хан кызы икәне билгеле түгел. Хан кызын тану максатында сугышчылар аларны төрле сынауларга дучар итсәләр дә, тугры дус кызлары аны сатмыйлар. Кемдер хан кызының утта янмавы турында хәбәр җиткерә. Сәмәрканд әмире кызларны Хөкем (Мәхкәмә) сараена алып кереп яндырырга боерык бирә. Янгын сүрелгәч, пулат ишеге ачылып, аннан ап-ак киемдә хан кызы пәйда була. Болгар ханының гаскәрләре (араларында хан кызының сөйгән яры да була) аны коткарып калалар.

Үзгәрешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссёр Георгий Ковтун либреттога үзгәрешләр кертә.

  • Турыбатырны сөеклесе Нәргизә күз алдында Аксак Тимер сугышчылары җәзалап үтерә.
  • Финалда Нәргизә башка кызлар белән беррәттән һәлак була.
  • Режиссёр тарафыннан финалны үзгәртүнең төп сәбәбе — ханнарның да гади кешеләр белән бер дәрәҗәдә булуын ассызыклау.
  • Ак көчләрнең җиңүе белән тәмамланырга тиешле финал трагедия көчен ала.
  • Ил язмышы өчен көрәшкән Турыбатыр үз үлеме белән трагик каһарман дәрәҗәсенә күтәрелә.
  • Кызлар үлеме тугрылык темасын алга чыгара.
  • Уңай каһарманнар һәлакәткә дучар булсалар да, опера рухи җиңүне раслый.
  • Янгыннан соң пулат «Кара пулат» дип йөртелә башлый.

Тинчурин театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операның беренче куелышы Тинчурин театрында 2015 елның гыйнваренда була һәм камера әсәре буларак кабул ителә.

  • Либретто авторы — Ренат Харис.
  • Режиссер-сценограф — Георгий Ковтун.
  • Композиторы — Эльмир Низамов.
  • Костюмнар буенча рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева.
  • Сәхнә бизәлеше — Владимир Самохин.
  • Хормейстер — Динә Венедиктова (хор).
  • Концертмейстер — Екатерина Горбунова
  • Солистлар — Гөлнара Гатина, Рүзил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Хан—баба.
  • Хор артистлары: Динә Венедиктова, Ләйсән Дәүләтшина, Лилит Ёлчян, Эльвира Титова, Гүзәл Камалова, Илсөяр Низамиева, Илнур Байназаров, Илгиз Мөхетдинов, Иван Савиных, Руслан Хәбибуллин, Дмитрий Дорофеев, Илья Казаков.[2]

«Тантана» премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тантана» премиясе

2015 «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Сәгыйтова. Кара пулат серләре. Казан утлары, № 3, 2015.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әсәр жанрын төгәл билгеләүдә галимнәр әлегә уртак фикергә килмәгән
  2. Тинчурин театры сайтында