Кара җилкәннәр (сериал)
| Кара җилкәннәр | |
| Black Sails | |
| Жанр |
Тарихи драма |
|---|---|
| Автор | |
| Баш рольләрдә | |
| Композитор | |
| Ил | |
| Тел |
Инглиз |
| Сезоннар саны |
4 |
| Тапшырулар саны |
38 |
Кара җилкәннәр (инглиз. Black Sails; урыс. Чёрные паруса) — ул Нью-Провиденс утравында урнашкан америкалы тарихи маҗаралы сериал. Кайбер чын тарихи кешеләр һәм чын тарихи вакыйгаларның уйлап чыгарылган версияләре күрсәтеп, ул Роберт Льюис Стивенсонның Хәзинә утравы(инглиз. Treasure Island) әсәренең приквелы булырга тиеш иде. Джонатан Э. Стинберг һәм Роберт Левин сериалны Starz өчен ясаганнар. Ул 2014 елның 18 гыйнварында Ютубта, башка төрле стриминг платформаларында һәм сорау буенча видео сервисларында бушлай онлайн форматында беренче тапкыр чыккан.[1] Түләүле линия телевидениесендә сериал бер атна соңрак беренче тапкыр 2014 елның 25 гыйнварында чыккан.[2] Стинберг Майкл Бэй, Брэд Фуллер һәм Эндрю Форм белән бергә башкаручы продюсер булып тора, ә Майкл Ангели, Дорис Иган һәм Левин — ко-башкаручы продюсерлар. Сериал хәзинәне эзли торган диңгез юлбасарларын күрсәтә, алар Юлбасарлар Җөмһүриятен нигезләргә тырышалар.
2013 елның 26 июлендә Starz 2015 елның 24 гыйнварында чыккан ун серияле икенче сезон өчен сериалны озайткан. Иртә озайту, беренче сезон чыгуга алты ай кала, Сан-Диего “Comic-Con”ында фанатларның яхшы кабул итүендә нигезләнгән. 2014 елның 12 октябрендә сериал өченче сезонга, ә 2015 елның 31 июлендә дүртенче сезонга озайтылган. Икәү тиешле әүвәлге сезоннар чыгуга кала.[3] 2016 елның 20 июлендә Starz дүртенче сезонның соңгысы булып торачагын белдергән. Сезон 2017 елның 29 гыйнварында беренче тапкыр чыккан һәм шул ук елның 2 апрелендә сериал тәмамланган.[4][5]
Хикәя
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзинә утравы вакыйгаларына якынча 2 дистә ел кала, Кара җилкәннәр иртә 18 гасырда, Пиратлык алтын эрасында, урнашкан. Куркыта торган Флент капитан Нью-Провиденс утравын саклап көрәшү өчен яңа төркем әгъзасын кертә. Беренче серия нигезендә, “1715 елгы Көнбатыш Һиндезда Нью-Провиденс утравындагы пиратлар өлкәдәге сәүдәгә яныйлар. Һәр цивилизацияле милләтнең кануннары аларны кешелек дөньясының дошманнары дип игълан иткәннәр. Җавап биреп, пиратлар үз доктринасына таяналар…дөньяга каршы сугыш.” Энн Бонни, Бенджамин Хорниголд, Джек Рэкхем, Чарльз Вейн, Эдвард Лоу, Израэль Хэндс һәм Эдвард Тич — алар сериалда уйлап чыгарылган чын пиратлар.
Беренче сезонның хикәясе испан галеонының Урка де Лима(испан. Urca de Lima) хәзинәсен авында нигезләнгән. Икенче сезонның башында Урка де Лима хәзинәсе Флорида ярына ташланган һәм испан сугышчылар аны саклаганнар. Сезонның ахырында Джек Рэкхем үз командасы белән хәзинәне Нью-Провиденс утравына алып килгән. Икенче сезон Флинт капитанының Лондондагы Король флоты офицерыннан пиратка әверелеше сәбәбен белдерә. Өченче һәм дүртенче сезоннар пиратлар һәм Вудс Роджерс арасында Нью-Провиденсны контроль өчен сугышка игътибар юнәлтәләр.
| Сезон | Серияләр саны | Чыгарылыш | |
|---|---|---|---|
| Беренче тапкыр чыккан | Сезон тәмамланган | ||
| 1 | 8 | 2014 ел 25 гыйнвар | 2014 ел 15 март |
| 2 | 10 | 2015 ел 24 гыйнвар | 2015 ел 28 март |
| 3 | 10 | 2016 ел 23 гыйнвар | 2016 ел 26 март |
| 4 | 10 | 2017 ел 29 гыйнвар | 2017 ел 2 апрель |
Актёрлар һәм актрисалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тоби Стивенс — Флинт капитаны
- Ханна Нью — Элеонор Гатри
- Люк Арнольд — Джон Сильвер
- Джессика Паркер Кеннеди — Макс
- Том Хоппер — Билли Бонс
- Зак Макгоуэн — Чарльз Вейн (сезоннар: 1–3)
- Тоби Шмитц — Джек Рэкхем
- Клара Пэджет — Энн Бонни
- Марк Райан — Гейтс (1 нче сезон)
- Хаким Кае-Казим — Скотт (сезоннар: 1–3)
- Шон Кэмерон Майкл— Ричард Гатри (сезоннар: 1–2)
- Луиза Барнс — Миранда Барлоу (сезоннар: 1–3)
- Руперт Пенри-Джонс — Томас Гамильтон (сезоннар: 2, 4)[6]
- Люк Робертс — Вудс Роджерс (сезоннар: 3–4)
- Рэй Стивенсон — Эдвард Тич (сезоннар: 3–4)[7][8]
- Дэвид Уилмот — Израэль Хэндс (4 нче сезон)[9]
- Гарриет Уолтер — Марион Гатри (4 нче сезон)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Spangler, Todd (2014-01-13). Starz to Release Michael Bay’s ‘Black Sails’ Premiere Episode for Free on YouTube, iTunes, Amazon and More (en-US).
- ↑ Kimball, Trevor (2013-11-21). Black Sails: Starz Series Starts January 25th (en-US).
- ↑ published, Jessica Rawden (2015-07-31). Black Sails Has Been Renewed For Season 4 By Starz (en).
- ↑ Mitovich, Matt Webb (2016-07-20). Black Sails To End With Season 4 (en-US).
- ↑ pbadmin (2016-10-07). Black Sails Season 4 Trailer from the New York Comic Con (en-US).
- ↑ Did the gay romance on Black Sails get cut back? (en-GB) (2015-08-05).
- ↑ Robbins, Caryn. Starz to Premiere Season 3 of BLACK SAILS, 1/23 (en).
- ↑ Friedlander, Whitney (2015-03-24). ‘Divergent’s’ Ray Stevenson Joins Starz’s ‘Black Sails’ as Blackbeard (en-US).
- ↑ Petski, Denise (2016-01-27). ‘Black Sails’ Casts David Wilmot; Jocelin Donahue Joins Crackle’s ‘Start Up’ (en-US).