Каргалы сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Каргалы сөйләше - татар теленең диалектларының берсе. Урта диалектның каргалы сөйләше Ырынбур өлкәсенең көньягында һәм көньяк-көнчыгышында Переволот, Тоцкий, Ташлы, Сорочин, Новосергиевка, Иләк, Тоз-Түбә, Октябрь, Сакмар, Ырынбур, Сарыкташ, Биләй, Куандык районнарында таралган. Каргалы сөйләше урта диалектның богрыслан, камышлы, минзәлә сөйләшләре һәм мишәр диалектының шарлык сөйләше белән ызандаш булып тора. Ул көньякта казакъ, көньяк-көнчыгышта башкорт сөйләшләре белән күршелектә формалашкан.

«XVIII гасырның 30—40 нчы елларында Җаек, Самара, Сакмар ярлары буйлап Ырынбур хәрби чик сызыкларын һәм андагы ныгытма-ларны төзү эшенә патша хөкүмәте 400 казан татарын, Уфа өязеннән 500 ясаклы татарны, 500 мишәрне күчереп утырта. Соңрак бу ныгытылган пунктларга (редут, крепостьларга) Урта Идел буеннан яңадан татарлар, руслар һәм башка халыклар килеп утыралар. Идел буе татар-ларыннан тыш, Оренбург хәрби сызыгына, ягъни Сакмар буена, казак хезмәтен үтәү максаты белән «салтанаул татарлары» һәм «кындырау татарлары» дип йөртелгән әстерхан нугайлары күчереп утыртыла.

Архив документларыннан күренгәнчә һәм легендаларда сөйләнгәнчә, хәзерге Ырынбур өлкәсенә татарларның күчеп утыруы XVIII гасыр ахырына таба тагын да көчәя. 1788—1796 елларда көньяк-көнбатышта — Бозаулык елгасы (Самара кушылдыгы) буендагы авылларның күпчелегенә Казан ягыннан һәм Минзәлә өязеннән чыккан урта диалект вәкилләре нигез салган.

Каргалы сөйләшендә ике урынчылык аерылып чыга. Урал-Cакмар урынчылыгы Ырынбур өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә (Җаек һәм Сакмар бассейннарында) таралган. Урынчылыкка хас специфик үзенчәлекләр: нугай тибындагы ачык а авазы; 1 нче һәм 2 нче зат алмашлыкларының юнәлеш килешендә миңә, сиңә формалары; сыйфат фигыльнең -(а)qай/-(д)кәй (ашаqай җиләк, кийэкэй кийем) формасы; -а йат- (килә йата), -п qал- (өшеп калыр) фигыль формаларының актив кулланылуы; таqан, тайын, чикем, чиңгел бәйлекләренең, qайта, qуй, тәqа, индеге кебек кисәкчәләрнең булуы һ.б. Бозаулык урынчылыгы өлкәнең көньяк-көнбатыш районнарында (Бозаулык бассейны һәм Урал кушылдыклары бассейннары) таралган. Урынчылык өчен характерлы төп үзенчәлекләр: иренләшкән а° һәм ачык а авазлары параллель кулланылу; сүз башында һәм иҗек башында җ-ләштерү; зат алмашлыкларының миңэ//мийэ, сиңэ//сийэ формалары; хәл фигыльнең -уwышлай/-уwешлэй формасы һ. б.

Каргалы сөйләше фонетика яктан һәм грамматик төзелеше ягыннан әдәби телдән аерылмый диярлек. Кайбер үзенчәлекләр исемнәрдә, алмашлыкларда, рәвешләрдә, фигыльләрдә, бәйлекләрдә, теркәгечләрдә, кисәкчәләрдә күзәтелә.

Алмашлыклар өлкәсендә түбәндәге үзенчәлекләрне күрсәтергә мөмкин. Каргалы сөйләшенең урал-сакмар урынчылыгында зат алмашлыкларының юнәлеш килеше берлек санда, миңа, сиңа формалары белән беррәттән, миңә, сиңә вариантларында да еш кулланыла: Былар qәдерле миңә, бик алыстан (ерактан) килгәннәр. Аны китерермен мин сиңә. Сөйләшнең бозаулык урынчылыгында миңа//миңә//мийә, сиңа//сиңә//сийә формалары хас: Пинзе бирәләр мийә. Мин әйттем сийә. Мынау җир миңә, мынау җир сиңә.

Лексик рәвешләр. Сөйләштәге лексик рәвешләрнең күпчелеге әдәби телдә кулланыла. Шул ук вакытта диалекталь булганнары да шактый күп: башала (бөтенләй), дуwамалга (кинәт, тик торганда), йәремгә (киләсе елга), үлемгә (ару) (шактый, хәйран), әзким (аз гына, азмы-күпме): Башыннан сыпырдым дуwамалга шулай. Нәрсәгә көләсең дуwамалга? Йәремгә шул wахытqа анда буласызмы?

Сыйфат фигыль. -(а)qай/-(д)кәй кушымчалы сыйфат фигыль каргалы сөйләшенең специфик үзенчәлеген тәшкил итә: кийәкәй куфты (кия торган кофта), ашаqай җиләк (ашый торган җиләк). Бу форма бигрәк тә Урал-Сакмар бассейнындагы авыллар сөйләшенә хас.

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр. Каргалы сөйләшендә сыйфат, сан һәм күләм ягыннан чагыштыру, охшату мөнәсәбәтләрен белдерү өчен, әдәби телдәге бәйлекләр белән беррәттән, аларның фонетик вариантлары һәм лексик эквивалентлары да кулланыла: күбек/күшек/күк, ише, хәтлем, хәтлек, хәтлеге, хәдәрем, хәдәрле, тыqы, тиңентен, чәке, шәйе, шәйенә, сымаq.

Синтаксик үзенчәлекләр Каргалы сөйләше синтаксик төзелеше белән әдәби телдән аерылмый. Үзенчәлек итеп түбәндәгене күрсәтергә мөмкин. Әдәби телдәге йөр, бар, кит, мен кебек хәрәкәт фигыльләре юнәлеш килешен таләп итәләр, ә сөйләштә алар еш кына төп килешне башкаралар: Записка гына йазып qалдырган, мин Qуwандыq (Куандыкка) киттем, дигән. Ул бик Куйбышыф (Куйбышевка) йөрөде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]