Карел милли округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карел милли округы latin yazuında])
Карел милли округы
кар. ?
рус. Карельский национальный округ

9 июль 1937 — 7 февраль 1939[1]



Башкала Лихославль
Тел(ләр) карел, рус
Мәйдан 5 670 км²
Халык ~170 000 кеше

Карел милли округы (рус. Карельский национальный округ) — 1937—1939 елларда булган Калинин өлкәсе составында карел милли округы.

Үзәге — Лихославль шәһәре.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тверь өлкәсендә карел авыллары

Округ составында 5 район, 1 округ буйсынудагы шәһәр (Лихославль), 128 авыл совет, 836 колхоз булган; округ территориясендә 170 мең кеше яшәгән, алардан 95 мең (56%) — кареллар. Округтан читтә Весьегонск, Сандово, Красный Холм, Зубцов, Сонково, Молоково һәм Есеновичи районнарда торучы кареллар (26,6 мең кеше) калганнар. Бу районнардан округ территориясына карел җитәкчеләр, укытучылар һәм активистлар кадрларны күчергәннәр.

Район Үзәк Мәйдан, мең км² Авыл советлар һәм
ШТП-лар саны
Козлово районы Козлово авылы 0,6 14 а/с
Лихославль районы Лихославль ш. 1,3 35 а/с һәм 1 штп
Максатиха районы Максатиха штп-ы 2,0 24 а/с һәм 1 штп
Новокарельский районы Толмачи авылы 0,7 24 а/с
Рамешки районы Рамешки авылы 1,2 31 а/с

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 электростанция, 5 типография, 45 сөт заоды, 44 пекарня; 4 кирпеч заводы, 6 чирәп заводы, 21 киез итек басу һөнәрханәсе, 573 тимерче алачыгы, 3 балык тоту артеле.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Карельская правда» газетасы чыгарылган, 242 мәктәп эшләгән (шул исәптә 101 карел мәктәбе), педагогик училищесы, 64 китапханә, 6 клуб, 2 музей һәм театр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]