Карина Лисициан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карина Лисициан latin yazuında])
Карина Лисициан
Туган 28 октябрь 1938(1938-10-28) (85 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
 Россия
Әлма-матер Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре җырчы, музыка педагогы
Эш бирүче Русия театр сәнгате университеты[d]
Җефет Владиславлев, Александр Павлович[d]
Кардәшләр Gerasim Lisitsyan[d]

Карина Лисициан (28 октябрь1938 ел, Ереван, Әрмән ССР) — совет, Россия һәм әрмән җырчысы, музыкаль педагог. Әрмән ССРның халык (1987), Россиянең атказанган артисты (1997), профессор.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карина Павловна Лисициан әрмән милләтле Павел Герасимович белән Дагмара Александровна (танылган совет җырчысы Зара Долуханованың апасы) Лисицианнар гаиләсендә туа. Мәскәү дәүләт консерваториясенең  фортепиано классын, аннан соң Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогика институтының камера җыры классын тәмамлый.

 1965 елда «Мадригал» ансамбленең солисты була. Аннары күп еллар сеңлесе Рузанна Лисициан белән камера репертуары башкарган дуэтта җырлый. Аларның вокаль дуэты СССРда киң танылу ала, дөньяның күп илләрендә гастрольдә була. Дуэт үзенең репертуарын даими тулыландырып тора, 1990 еллар башына анда төрле чорлар, жанрлар һәм стильләрдәге биш йөздән артык җыр була.  

1990 елдан Карина Лисициан Россия Театр Сәнгате институтында (ГИТИС) укыта, башта ул вокаль ансамбль классын, аннан соң академик җыр классын алып бара.  Рузанна һәм Рубен Лисицианнар белән бергә П. Лисициан исемендәге хәйрия фондын ача, фонд эшчәнлеге чикләрендә күп санлы концертлар, осталык класслары, иҗади семинарлар оештырыла.

Карина Лисицианның тормыш иптәше — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Владиславлев.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]