Карлис Улманис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карлис Улманис latin yazuında])
Карлис Улманис
Туган телдә исем лат. Kārlis Ulmanis
Туган 4 сентябрь 1877(1877-09-04)
Берзе, Добеле өязе, Лифляндия губернасы, Русия империясе
Үлгән 20 сентябрь 1942(1942-09-20) (65 яшь)
Красноводск, Төрекмән ССР, ССРБ
Үлем сәбәбе Дизентерия
Күмү урыны Төрекмәнстан
Ватандашлыгы Россия империясе
 Латвия
Әлма-матер Небраска-Линкольн университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Латвия керәстияннәр берлеге[d]

 Карлис Улманис Викиҗыентыкта

Карлис Улманис (лат. Kārlis Ulmanis; 23 август (4 сентябрь) 1877 — 20 сентябрь 1942) — Латвия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Латвия президенты (1936—1940).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карлис Улманис, 1919

Карлис Улманис Лифляндия губернасы Добеле өязенең «Пикшас» утарында (хәзер Латвиянең Добеле краена карый) таза тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә өченче бала булган.

Лейпциг авыл хуҗалыгы институнында (Алмания) һәм Небраска университетында (АКШ) укый. 1913 елда Латвиягә кайта.

1917 елда — Вакытлы хөкүмәтнең Лифляндия губернасы буенча комиссары. «Латыш крестьян берлеге»не (лат. Latviešu Zemnieku savienība) оештыручыларның һәм лидерларның берсе. 19181921 елларда — Латвия Вакытлы хөкүмәтенең рәисе.

19211934 еллар периодында — премьер-министр (4 тапкыр), хәрби министр, тышкы эшләр министры (4 тапкыр), авыл хуҗалыгы министры (2 тапкыр).

1934 елның 15 маенда премьер-министр постында булган Улманис хәрби борылышны оештыра: парламентны һәм бөтен сәяси фиркаләрне куып тарата, ә 1936 елда үз-үзеңне президент постына билгели. Рәсми рәвештә «милләт атасы» һәм «юлбашчы» исемнәрен йөрткән.[1]

Латвиягә совет гаскәрләр кергәннән соң, 1940 елның 21 июньдә отставкага чыга; совет хөкүмәтенә пинсә бирү һәм Швейцариягә китү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. 1940 елның 22 июньдә Мәскәү аша Ворошиловскка депортацияләнә. 1942 елның 1 августта Красноводск шәһәренә күчерелә; юлда дизентерияне эләктерә һәм шул ук елның 20 сентябрендә үлә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]