Эчтәлеккә күчү

Карло Маратта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карло Маратта latin yazuında])
Сурәт
Имза
Туу датасы 15 май 1625(1625-05-15)[1][2][3][…]
Туу урыны Камерано[1][4][5][…]
Үлем датасы 15 декабрь 1713(1713-12-15)[1][2][3][…] (88 яшь)
Үлем урыны Рим, Папа өлкәсе[d][1][6][4][…]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе авыру
Күмелү урыны Санта-Мария-дельи-Анджели-э-деи-Мартири[d] һәм Grave of Carlo Maratta[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре рәссам, рәсемче, рәссам-график, сынлы сәнгать эшлеклесе
Эшчәнлек өлкәсе нәкышь сәнгате[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Шәкертләр Sebastiaen van Aken[d] һәм Де Доминичи, Мария[d]
Активлык урыны Рим
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Әсәрләр җыентыгы Штеделевский художественный институт[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Прадо[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Auckland Art Gallery[d], Музей Тиссена-Борнемисы[d], Финская национальная галерея[d], Музей Гетти[d], Виктория милли галереясе[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Национальная галерея Канады[d], Dunedin Public Art Gallery[d], Дворец изящных искусств[d][7], Музей Грунинге[d], Цивилизация музее[d][8], Фрис Музей[d], Музей истории Франции[d], Художественный музей Индианаполиса[d], Рейксмюсеум[d], Галерея Альбертина[d], Государственный музей искусств[d], Эрмитаж музее[d], Национальный музей в Варшаве[d], Музей истории искусств[d], Капитолийские музеи[d], Баварские государственные собрания картин[d], Художественная галерея Йельского университета[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Музей Фицуильяма[d], Музей изобразительных искусств[d], Палатинская галерея[d], Художественный музей Кливленда[d], Музей Род-Айлендской школы дизайна[d], Детройтский институт искусств[d], Musée des Beaux-Arts de Pau[d], Национальная галерея Ирландии[d], Музей искусств[d], Sınlı Sänğät Muzeyı, Королевские музеи изящных искусств[d], Смитсоновский музей американского искусства[d][9], Уффици[d], Гарвардский художественный музей[d], Царское Село (музей-заповедник)[d], Hunterian Museum and Art Gallery[d], Картинная галерея Сан-Суси[d], Старая пинакотека[d], Музей фюрера[d], Художественный музей Фогга[d], Метрополитен-музей[d], Берлинская картинная галерея[d], Национальный музей[d], Museum of the Warsaw Archdiocese[d], Музей изобразительных искусств (Марсель)[d], Musea Brugge[d][10], Ватиканские музеи[d], Версаль[d], Прагада милли галерея, Ватиканская пинакотека[d], Picker Art Gallery[d], Музей Ашмола[d], Museum of the Order of St John[d], Print Collection[d][11], Музей Бойманса-ван Бёнингена[d][12], Музей изящных искусств Ренна[d], Northampton Museum and Art Gallery[d], Национальная галерея старинного искусства[d], Лондон милли галереясе[d], Temple Newsam[d], Weston Park[d], Lamport Hall[d], Glasgow Museums Resource Centre[d], Dundee Art Galleries and Museums[d], Museo di Palazzo Venezia[d], Musée des Beaux-Arts de Tournai[d], Санта-Мария-дель-Пополо[d], Санта-Мария-ин-Валичелла[d], Палацо Росо (Тревизо), Musée d'art de Joliette[d] һәм Musei di Strada Nuova[d]
Әгъзалык Аркадская академия[d]
Жанр портрет[d]
Сурәтләнә Self-portrait[d], Self-portrait[d] һәм Grave of Carlo Maratta[d]
Подтверждено в Mare Magnum volume 82[d][13]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Carlo Maratta
 Карло Маратта Викиҗыентыкта

Карло Маратта, Маратти (итальян телендә: Carlo Maratta, Maratti; 1625 елның 15 мае, Анкона янында Камерано —1713 елның 15 декабре, Рим) — итальян живописецы, рәсем ясаучы һәм барокко чорының архитекторы, Рим мәктәбенең академик юнәлешенең рәссам-портретисты.

Маратта шул вакытта Папа өлкәсе составына кергән Камеранода (Марке регионы) туган. Аның гаиләсе Далмациядән чыгышлы, күп башкалар кебек төрек хөкеменнән качып Адриатиканы кичкән. Унике яшендә малайның нәфис сәнгатькә сәләтен күреп алган приход каһине Коринцио Бенинкампи белән Карло Римга барган. Римда Карло Маратта художество концепциясен Рафаэль һәм Болонья мәктәбе иҗаты мисалларында, хосусан Джованни Ланфранко һәм Гверчиноныкында нигезләгән живописец Андреа Сакки студиясендә өйрәнчек булган. Соңрак Карло Маратта Караваджо йогынтысын кичергән, әмма аны ешрак «рафаэлеск» дип атаганнар.[14]. Саккида Маратта остазының 1661 елда үлеменә кадәр күп еллар буена калган һәм аны гомер буе олы дусты һәм өйрәтүчесе буларак караган. 1650 елда яшь рәссамга мәшһүрлек килгән — алтарь картинасына заказны уңышлы башкаргач, Маратта папа Александр VII белән таныштырылган булган, ул рәссамны престижлы заказлар белән тәэмин итә башлаган.

К. Маратта. Автопортрет. 1684. Кәгазь, сангина. Британия музее, Лондон

1660 елга Карло Маратта Европаның аксөяк гаиләләре арасында заказчылар һәм яклаучылар даирәсен формалаштыра алган, Римда мәшһүр булып киткән художество студиясен нигезләгән, ә 1680 елда Дж. Л. Бернининың үлеменнән соң Римда әйдәп баручы рәссам урынын алган. 1664 елда Маратта Изге Лука Академиясе мөдире булган һәм рәссамнарның статусын күтәрү турында борчылып классик антиклык сәнгатенең өйрәнүенә булышлык иткән. 1670-енче елларда папа Климент X аңа Римда Палаццо Альтьерида Зур салонның плафонын буярга кушкан; «Мәрхәмәтлек триумфы» композициясенә иконографик программа Дж. П. Беллори тарафыннан эшләнелгән булган. 1679 яки 1680 елда Мараттада сөйгәне Франческо Гомми (яки Гоммадан) кызы Фаустина туган. Ул аны кызы дип рәсми рәвештә 1698 елда таныган, ә хатынының 1700 елда үлеменнән соң аның хатынына өйләнгән. Кызының йөз хасиятләре аның соңрак картиналарның күп хатын-кыз персонажларында күренә. Фаустина Маратти мәшһүр шагыйрә һәм рәссам булган. К. Маратта эше рәт алтарь картина хәзерге заманга кадәр Рим чиркәүләрендә. 1704 елда К. Маратта папа Климент XI тарафыннан рыцарьларга кабул ителгән булган, орден белән бүләкләнгән булган һәм Аполлон һәм Дафнаны сурәтләүче картинасын күреп останың сәләте тарафыннан яулап алынган француз короле Людовик XIV-нең сарай яны живописецы булган. Шул ук вакытта Людовик Мараттага Римда эшен дәвам итәргә рөхсәт иткән. Карло Маратта Римда күп бинаның проектларын эшләгән уңышлы портретист һәм сәләтле архитектор булган. Ул шулай ук живопись реставрациясе белән шөгыльләнгән булган. 1700 елда ул Рим Изге Лука Академиясе президенты итеп сайланган булган. Карло Маратта күп санлы өйрәнчекләре стажланган киң остаханәне тоткан, алар арасында итальян живописецлары Никколо Берреттони һәм Томмазо Реди һәм фламандский живописец һәм гравёры Роберт ван Ауденарде булган. Мараттаның сынчылык эшләре арасында Сан-Джованни-ин-Латерано базиликасы өчен апостоллар сыннары мәгълүм. Карло Маратта студиясе белән бик олы яшенә кадәр, хәтта рәсем ясый һәм яза алмаган чагына кадәр идарә иткән. Ул 1713 елның 15 декабрендә Римда үлгән һәм Рим Санта-Мария-дельи-Анджели-э-дей-Мартири чиркәвендә күмелгән булган. Табут өсте алдан ук аның үзе тарафыннан проектланган булган.

Иҗаты бәяләмәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

К. Маратта картиналарны остазы Саккиның Рафаэльдән башланучы академик традициядә ясаган. XVII гасыр ахырында Маратта һәм Сакки танылган Рим живописецлары булган. Чиркәүләр өчен алтарь картиналарыннан тыш Маратта шулай ук портретлар, фрескалар ясаган, сыннар барлыкка китергән. Күбрәк портретист буларак мәгълүм. Хәзерге вакытта Маратта картиналарын Парижның музейларында (Лувр), Римның, Берлинның, Флоренциянең, Лондонның, Мадридның, Бостонның, Венаның, Брюссельнең, Мюнхенның) күреп була. Санкт-Петербург Эрмитажында Карло Мараттаның унбер картинасы бар[15]. Мараттаның иҗатына «композициянең чисталыгын һәм зифалыгын» мактаган Дж. П. Беллори дан җырлаган, ул Мараттаны үзенең "Хәзерге заман живописецлары, сынчылары һәм архитекторлары тормыш тасвирламалары"нда (1672) «исән рәссамнардан бердәнбер» искә алынырга лаеклы рәссам дип атаган. Маратта даими рәвештә Беллори белән тыгыз контактта эшләгән, ул аны еш яңа әсәрләргә илһамландырган һәм Н. Пуссен белән[16]. А. Р. Менгс Маратта турында шулай әйткән: «Ул башка беркем дә алмас итеп Римда живописьне тәэмин иткән». Соңрак XVIII гасырның икенче яртысы неоклассицизм чорында мактаулар кырыс гаепләүләр белән чиратлашкан һәм гомумән аның сәнгате тәнкыйтькә дучар булган[17]. Унҗиденче һәм унсигезенче гасыр башы Рим мәктәбендә классицизм һәм барокко каршылыгы барлыкка килгән. Маратта тәнкыйтьчеләр фикере буенча «Рафаэльнең Рим классицизмыннан башлап һәм барокконың риторик артыклыкларыннан тыш» ике каршылыклы тенденцияне тынычландыру мәсьәләсен чишә алган. Егерменче гасырда Мараттаның сәнгате яңадан ачылган булган һәм хәзер рәссам унҗиденче гасырның икенче яртысының Рим һәм итальян живописенең төп фигураларының берсе дип санала. [18].

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://explore.rkd.nl/explore/artists/52447Нидерландский институт истории искусств.
  2. 2,0 2,1 Carlo Maratti
  3. 3,0 3,1 Benezit Dictionary of ArtistsOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  4. 4,0 4,1 Encyclopædia Britannica
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. Identifiants et RéférentielsABES, 2011.
  7. http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aee05c0284355b8b4f68
  8. https://collections.mcq.org/recherche?constituentID=11566
  9. Smithsonian American Art Museum person/institution ID
  10. https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0020_GRO0593_III
  11. https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/84712
  12. Collectie Boijmans Online — 2010.
  13. http://www.maru.firenze.sbn.it/MareMagnum/mare_magnum.htm
  14. Wittkower R. Art and Architecture Italy 1600—1750. — Pelican History of Art, 1980. — Pp. 337—339
  15. Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 111
  16. Maratti, Carlo. Enciclopedia on line [1] 2022 елның 22 сентябрь көнендә архивланган
  17. Zampetti Р. Pittura nelle Marche. — Vol. 4. — Firenze: Еditore Nardini, 1991. — Рр. 12, 35—67
  18. MARATTI, Carlo Luca Bortolotti — Dizionario Biografico degli Italiani — Volume 69 (2007) [2] 2022 елның 10 декабрь көнендә архивланган

Калып:Библиоинформация