Карл Вильгельм Кольбе Олысы
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | ноябрь 1759[1][2] или 20 ноябрь 1757[3][4] |
| Туу урыны | Берлин, Пруссия кыйраллыгы[d] |
| Үлем датасы | 13 гыйнвар 1835[4][5] |
| Үлем урыны | Дессау, Ангальт-Дессау[d], Алман берлеге[d][6] |
| Һөнәр төре | рәссам, язучы, гравюра рәссамы, филолог, телбелгеч, рәсемче, укытучы |
| Эшчәнлек өлкәсе | тасвирый сәнгать[d][7], графика[d][7], филология[7] һәм әдәбият[7] |
| Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
| Архивлары саклана | Тайный государственный архив[d][8] һәм Центральный архив Государственных музеев Берлина[d][9] |
| Хранилище архивных досье деятелей искусства | Библиотека Фрика по исследованию искусства[d] |
| Әсәрләр җыентыгы | Чикаго сәнгать институты[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Национальная галерея Канады[d], Художественный музей Филадельфии[d], Коллекция печатных изданий[d][10] һәм Musea Brugge[d][11] |
| Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
| Commons Creator бите | Carl Wilhelm Kolbe d. Ä. |
Карл Вильгельм Кольбе Олысы (немец телендә: Carl Wilhelm Kolbe; 1757 елның 20 ноябре (1759 елның 9 ноябре [чукындырылу датасы]), Берлин —1835 елның 13 январе, Дессау) — немец живописецы, рәсем ясаучы һәм гравёр, офорт остасы, романтик юнәлешле язучы һәм фәйләсуф. Зур художество гаиләсе вәкиле[12][13].
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кольбе Берлинда обойчы Христиан Вильгельм Кольбе һәм туганда фамилиясе Ролле булган Анна гаиләсендә туган. Француз гимназиясендә белем алган. Укуын тәмамлаганнан соң ул берникадәр вакыт граф фон Шуленбург-Кенертта урманчы булып эшләгән. 1780 елда Дессауга күчкән һәм Ангальт-Дессау кенәзлеге принц-варисларына шәхси дәресләр биргән, параллель рәвештә «Дессау филантропик мәктәбе»ндә (Philanthropin Dessau) француз телен укыткан. Дессауда ул әдәби күнегүләрен башлаган.
1782 елда Кольбе Берлинга кайткан һәм туганы Даниель Ходовецкий йогынтысы астында живопись һәм рәсем белән шөгыльләнә башлаган, живопись һәм гравюрада көч сынап караган. 1782—1784 елларда Галледа юриспруденция өйрәнә башлаган, аннан соң Дессауга Филантропик мәктәп остазы буларак кайткан, бу юлы француз теле һәм нәфис сәнгать остазы буларак.
1793 елда Карл Вильгельм Кольбе рәссам карьерасын дәвам итәргә карар кылган һәм Берлинга кайткан, анда Берлин сәнгать академиясендә Иоганн Вильгельм Мейль, Асмус Карстенс һәм Даниэль Ходовецкий өйрәнчеге булган. 1795 елның 26 ноябрендә Академиянең гамәлдәге әгъзаларына кабул ителгән булган. 1796 елдан бирле Дессау гимназиясендә (Hauptschule, соңрак: Фридрих гимназиясе) француз теле һәм рәсем укыткан. 1798 елда Кольбе Анхальт-Дессау герцогы Леопольд IV-нең сарай яны гравёры булган һәм башкалардан тыш герцог Леопольд Фридрихның рәсем укытучысы булган. 1805 елдан 1808 елга кадәр герцог рөхсәте белән өч ел дәвамында Цюрихта Соломон Гесснер гаиләсендә кунак булган һәм Леопольд IV заказы буенча аның картиналары буенча офортлар башкарган. Живопись һәм гравюра белән шөгыльләнүдән башка Карл Вильгельм Кольбе тел белеме һәм “лингвистик структур-эстетик пуризм” рухында немец сөйләме сафлыгы өлкәсендә рәт эш язган һәм шуның белән “телне сафландыручы” атын казанган. Немец теле үсеше өчен казанышлары өчен аңа Галледа фәлсәфә докторы дәрәҗәсе бирелгән булган [14].
Живописец буларак Кольбе Олысы күбесенчә Саксония һәм Тюрингия пейзажларын, графикада аны үсемлек сурәтләре җәлеп иткән. Аның сазлык үсемлекләре сурәтләре белән егерме сигез битле «Үлән яфраклары» (Kräuterblätter) рәсемнәр һәм офортлар сериясе аеруча популяр булган. Кольбе Олысы офортлары натурализм һәм шул ук вакытта фантастиклык өчен билгеле, бу аның иҗатын бидермайер эстетикасы белән туры китерә[15]. Аның тәрҗемәи хәле 1825 елда нәшер ителгән булган, ә 1829 елда рәссам пенсиягә чыккан. Кольбе Дессауда 1835 елда үлгән. Кольбеның әдәби иҗаты хәзер белгечләргә генә мәгълүм. Кольбе Олысының энесе — Карл Вильгельм Кольбе Кечесе шулай ук рәссам булган. Кольбе Олысының мирасы аның күптәнге өйрәнчеккә, Дессау консисториясе президенты һәм фонд киңәшчесе Карл Мооска (1797—1871) күчкән, аның варислары Кольбеның офорт такталары һәм рәсемнәренең якынча яртысына ия.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кәкре-бөкре имән белән урман (Нимфаны урлаучы сатир). Як. 1800. Офорт
- Мин дә Аркадиядә булган идем. 1801. Офорт
- Мәгарәдә гашыйклар. 1830 һәм 1835 арасында. Офорт
- Фантастик агач. Як. 1830. Офорт
- Яшь хатын-кыз белән пейзаж. 1796 һәм 1800 арасы. Офорт
- Парк ландшафты. 1800-енче еллар. Офорт
- Өч грация белән урман пейзажы. 1810-ынчы еллар. Пергаментта офорт
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ RKDartists
- ↑ Artists of the World — B, Boston: Verlag Walter de Gruyter, 2022. — ISSN 2750-6088
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- 1 2 SIKART — 2006.
- ↑ abART
- ↑ Union List of Artist Names — 2021.
- 1 2 3 4 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- ↑ https://kalliope-verbund.info/DE-611-BF-114044
- ↑ https://kalliope-verbund.info/DE-611-BF-121
- ↑ https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/19543
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO0270_III
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Власов В. Г. Кольбе, Карл Вильхельм // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 432. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ Allgemeine deutsche Real-Encyclopedie für die gebildeten Stände. Conversations-Lexikon in fünfzehn Bänden. — Leipzig: F. A. Brockhaus, 1853. — Band 9. — S. 103
- ↑ Geismeier W. Biedermeier. — Leipzig: E. A. Seemann Verlag, 1979. — S. 187
Художество-графика мирасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биш өлештә пейзажлар (Blaetter groesstentheils Landschaftlichen Inhalts). 1796—1800
- Алты идиллик пейзаждан серия (Folge von sechs kleinen idyllischen Landschaften). Як. 1800
- Антони Ватерло манерасында дүрт пейзаждан серия (Folge von vier Landschaften in Anthonie Waterloo Manier). 1802—1803
- Саломон Гесснер рәсемнәре мотивлары буенча гуашь белән рәсемнәр тупламасы (Collection des Tableaux en Gouache et des Dessins de Salomon Gessner). 1806—1811
- Алты өлештә яңа гравюралар тупланмасы (Neue Sammlung Radirter Blätter). Як. 1815—1828
Әдәби иншалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Exposé de l’état actuel de l’établissement d'éducation fondé à Dessau. Leipzig 1785.
- Немец һәм француз теленең байлыгы турында икесе өчен дә шигърият белән шөгыльләнү өчен кушымталар белән (Über den Wortreichthum der deutschen und französischen Sprache und beider Anlage zur Poesie.) 2 томда. Reclam, Leipzig 1806—1809. 2. Auflage 1818—1820.
- Сүз микъдары, тел сафлыгы һәм тел сафлануы турында. «Сүзлек байлыгы…» иншасына кушымта (Über Wortmengerei, Sprachreinheit und Sprachreinigung. Anhang zu der Schrift «Über den Wortreichthum […]». Berlin 1809. 2. Auflage 1812. 3. Auflage 1823.
- Noch ein Wort über Sprachreinheit gegen Herrn K. Reinhart. Berlin 1815.
- Beleuchtung einiger öffentlich ausgesprochener Urtheile über und gegen die Sprachreinheit. Dessau 1818.
- Минем тормышым һәм минем тел һәм сәнгать өлкәсендә эшләрем (Mein Lebenslauf und mein Wirken im Fache der Sprache und der Kunst). Berlin: Reimer, 1825.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ulf Martens: Der Zeichner und Radierer Carl Wilhelm Kolbe d. Ä. (1759—1835). Dissertation. Universität Hamburg 1976. Mann, Berlin 1976, ISBN 3-7861-4105-3.
- Norbert Michels (изд.): Carl Wilhelm Kolbe d. Ä. Imhof, Petersberg 2009, ISBN 978-3-86568-517-9.
- Agnes Thum: «Sieh, es kehrt auf Wörlitzens Fluren Arcadia zurück!». Die Kräuterblätter Carl Wilhelm Kolbes d. Ä. Magisterarbeit. Ludwig-Maximilians-Universität, München 2006 (Volltext)