Карл Маркс урамы (Минзәлә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карл Маркс урамы (Минзәлә) latin yazuında])
Карл Маркс урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Минзәлә
Район Минзәлә шәһәре

Карл Маркс урамы (рус. ул. Карла Маркса) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге үзәк урамнарның берсе. Минзәлә елгасы агымына параллель рәвештә барып, шәһәрне көнбатыштан көнчыгышка кисеп үтә. Чаллы трактының Павел Морозов урамы белән киселешеннән башлана. Көнбатыштан көнчыгышка таба шәһәрнең Зоя Космодемьянская, Некрасов, Азин, Гоголь, Головин, Кызыл Армия, Муса Җәлил, Коммунистик, Ленин, Роза Люксембург, Гурьянов, Карл Либкнехт, Пролетарий, Пионер, Комсомол, Карл Маркс тыкрыгы, Әхмәтшин, Свердлов, Мәктәп урамнары белән кисешә, яңа шәхси йортлар бистәсендә тәмамлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни коммунизмга нигез салган алман фәлсәфәчесе Карл Маркс (1818-1883) хөрмәтенә аталган.

Октябрь инкыйлабына кадәр урам Театр урамы дип йөртелгән. Театр урамында шәһәр кешеләре өчен спектакльләр куючы театр төркеме эшли торган Аудитория урнашкан булган.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]