Карл фон Кюгельген
Иога́нн Карл Фердина́нд фон Кю́гельген (немец телендә: Johann Karl Freddinand von Kügelgen; 1772 елның 6 феврале, Бахарах — 1832 елның 9 январе, Ревель) — немец живописецы, рәсем ясаучы һәм иртә немец романтизмының гравёры. Герхард фон Кюгельгенның ир туганы, пейзажист һәм тарихи картиналар авторы. Рус император сарае яны рәссамы, Император художестволар Академиясе академигы (1804 елдан бирле). Берлинда Пруссия сәнгать академиясе әгъзасы[7].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кёльн суд пулатының киңәшчесе Франц Антон Кюгельгенның (1727—1788) улы живописец-портретист, Дрезденда Сәнгатьләр Академиясе профессоры, Пруссия һәм Россия Император художестволар Академиясе әгъзасы Герхард фон Кюгельгенның игезәк ир туганы булган. Туганнар 6 февральдә Рейн ярында урнашкан немец шәһәре Бахарахта (Рейнланд-Пфальц җире) туган булган. Карл һәм Герхард килеп чыгышлары буенча [[Кюгельген (дворян ыруы)|Кюгельген] ] борынгы дворян ыруыннан[8]. Боннда ир туганы белән уздырган беренче мәктәп елларыннан соң 1789 елдан бирле ул беренче Бонн университетында (университетка ул Людвиг ван Бетховен белән бер елны кергән) фәлсәфә өйрәнгән. 1790 елда Карл туганы Герхард белән Майнадагы-Франкфуртта пейзажист Штюцтан живопись өйрәнергә барган, аннан соң Кобленцта у Януариус Циктан, соңыннан Вюрцбургта. Ул вакытта аларның остазы тарихи живописец һәм портретист Х. Фезель булган. 1791 елда Карл Боннга кайткан, шул ук елда Кёльн курфюрсты-архиепископы Максимилиан Франц Австрияле стипендиясенә ир туганнар Европа илләре буенча белем алу сәфәр кылганнар: аларның ахыргы максаты Рим булган. Башта 1795 елда алар Мюнхен аша Ригага барганнар. Ригада Герхард һәм Карлны Ливониянең балтик-немец дворянлыгы сәламләгән [9]. В 1796 елда Карл фон Кюгельген Венага күчкән, аннан соң музыкантлар Андреас Ромберг һәм Бернхард Ромберг белән Ригага күчкән. 1798 елда ир туганнар Санкт-Петербургка килгән, император Павел I рәхимлегенә кергән һәм сарай яны живописецлары титулын алган. Санкт-Петербургта Император художестволар Академиясенең академигы итеп сайланган Карл фон Кюгельген яңа император Александр I кушуы буенча Кырымга “манзаралар алу” өчен 1804 һәм 1806 елда ике сәяхәт һәм 1818 елда Финляндиягә һәм Эстляндиягә (Эстониягә) сәяхәт кылган. [10]. Ул бу сәфәрләрдән соңыннан император сатып алган күпсанлы рәсемнәр һәм рәт романтик пейзаж алып килгән. Император заказы буенча аның тарафыннан «Ревель күренешләре» картиналар сериясе барлыкка китерелгән булган. Аның Кырым манзараларының кайберәүләре литографияләрдә бастырылган булган[11].
1807 елда Карл фон Кюгельген балтик буе немец барон Цеге-фон-Мантейфели ыруыннан Эмили Зоге фон Мантейфельгә өйләнгән. Санкт-Петербургта торган һәм эшләгән, әмма 1831 елда Ревельгә күчкән. Аның олы улы Константин Карлович (1810—1880) шулай ук живописец булан. Туганы белән бергә Карл фон Кюгельген рус живописендә пейзаж һәм тарихи жанр үсешенә йогынты ясаган. Эстония һәм Латвия сәнгатендә Карл-Фердинанд һәм Герхард фон Кюгельгеннарның йогынтысы шулкадәр көчле ки, өйрәнүчеләр бу чорны еш Кюгельгеннар чоры дип атыйлар. Туганнарның әсәрләре Санкт-Петербург Эрмитажында, Павловск музей-тыюлыгында, Дрезденда яңа осталар Галереясендә, Дрезденда График кабинетта, Дрезден шәһәр музеенда, “Кюгельгеннар йорты” Дрезден романтизмы музеенда, Латвия милли художество музеенда, Рига тарихы һәм диңгезчелеге музеенда, Тарту университеты китапханәсендә, Тарту художество музеенда һәм шулай ук Германиянең һәм Эстониянең шәхси тупламаларында саклана.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җайдак һәм фәкыйрьләр белән киң урман елга пейзажы. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
- Кырым пейзажы. 1806. Агач, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
- Чоргунь. 1800. Литография
- Бакчасарайның хан сарае манзарасы. 1804. Литография
- Таллинның Ласнамяэ ягыннан манзарасы. 1829. Киндер тукыма, май. Эстония художество музее, Таллин
- Пирита елгасына һәм монастырьга манзара. Киндер тукыма, май. Эстониянең художество музее, Таллин
- Качи-Кальон янында мәгарә кыялары манзарасы. 1824. Кәгазь, кара, сепия, каурый, пумала. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
- Ивангородта Иске кальга хәрабәләре. 1818. Кәгазь, пумала, каурый, тушь
- Тавастехус янында авыл җирлегенә манзара. 1819. Кәгазь, пумала, каурый, тушь
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- 1 2 RKDartists
- 1 2 abART
- 1 2 https://www-degruyter-com.wikipedialibrary.idm.oclc.org/database/AKL/entry/_00103152/html
- 1 2 3 4 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Gerhard von Kügelgen.
- ↑ Friedrich Christian August Hasse. Das Leben Gerhards von Kügelgen. — F. A. Brockhaus, Leipzig 1824. — S. 63-64
- ↑ Власов, 1996
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Власов В. Г. Кюгельхен // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1996. — Т. 2 : Словарь имён : А—Л. — С. 468. — 543 с. : ил.. — ISBN 5-88737-005-X. — Калып:OCLC.
- Кондаков C. Н. Юбилейный справочник Императорской Академии художеств. 1764–1914 : в 2 т. / составил С. Н. Кондаков. — СПб. : Товарищество Р. Голике и А. Вильборг, 1915. — Т. 2 : Часть биографическая. — С. 107–108. — [4], VI, 454, [5] с. — Калып:OCLC.
- Калып:ВТ-РБС+
- Кюгельген // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Kügelgen C. W. von. Kügelgen, Carl (Ferdinard C.) von / C. v. Kügelgen // Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart, begründet von Ulrich Thieme und Felix Becker : [алм.] : unter Mitwirkung von etwa 400 Fachgelehrten bearbeitet und redigiert von H. Vollmer, B. C. Kreplin, J. Müller, L. Scheewe, H. Wollf, O. Kellner : in 37 Bd. / herausgegeben von Hans Vollmer. — Leipzig : E. A. Seemann, 1928. — Bd. 22 : Krügner — Leitch. — S. 50–51. — 600 S. — Калып:OCLC.
- Kügelgen L. von. Gerhard von Kügelgen : ein Malerleben um 1800 und die anderen sieben Künstler der Familie : [алм.] / Leo von Kügelgen. — 3., vollständig umgearbeitete und erweiterte Auflage. — Stuttgart : Belser, 1924. — S. 138–161. — VII, 224 S. : Ill.. — Калып:OCLC.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профиль Карла фон Кюгельгена на официальном сайте Российской академии художеств
- Калып:BBLD
- Калып:Исторический вестник
- Erbes J., Sinner P. Karl von Kügelgen und seine Zuckerfabrik in Anton an der Wolga — In: Deutsche Post aus dem Osten, 1929, Nr. 2, S. 27-32.