Каролина Бос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каролина Бос latin yazuında])
Каролина Бос
Туган 1959[1][2][3][…]
Роттердам, Көньяк Һолландия[d], Нидерланд
Ватандашлыгы  Нидерланд патшалыгы[d]
Әлма-матер ArtEZ[d], Биркбек[d] һәм Утрехт университеты[d]
Һөнәре мигъмар, сәнгать белгече
Эш бирүче Вена техника университеты[d], Ливерпуль университеты[d], Berlage Institute[d] һәм Архитектурная школа Архитектурной Ассоциации[d]
Җефет Ben van Berkel[d]

 Каролина Бос Викиҗыентыкта

Каролина Бос (нид. Caroline Bos; 1959 ел, Роттердам) — Нидирлан архитекторы. Амстердамда урнашкан архитектура фирмасының зур наградаларына ия булган UNStudio фирмасын оештыручы булып тора. Бос архитектура темаларына лекцияләр укый, шулай ук төрле мәктәпләрдә укыта[4]. Аның архитектура рәсемнәре һәм проектлары төрле музейларда, башлыча Нью-Йоркның Хәзерге заман музеенда күрсәтелә[5].

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каролина Бос 1991 елда Бирбектә (Лондон университеты) сәнгать тарихы өлкәсендә сәнгать бакалавры дәрәҗәсен ала[6], ә аннары Нидирланда Утрехт университетында архитектураның магистр дәрәҗәсенә ия була. Лондонда үзенең булачак ире Бен ван Беркель белән таныша[7].

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мерседес-Benz музее төнлә

Башта Каролина Бос ире белән бергә «Forum» (1985-1986 елларда) һәм «Diagram Works» (1988 елда) кебек басмаларда журналист булып эшли[8]. 188 елда ир Амстердамда «Berkel & Bos Architecturbureau» фирмасын оештыра, ул Нидерландта тәнкыйтчеләрнең танылуын алган берничә архитектура проектын әзерли[6].

1998 елда фирманың исеме «UNStudio» дип үзгәртелә. Компаниядән үз исемнәрен алып ташлауны ирле-хатынлы архитектура ул амбицияле төзелеш проектларын ашыру өчен кирәкле хезмәттәшлек, аның нигезендә архитектура, шәһәр төзелеше һәм инфраструктура өлкәсендә экспертлар командасы тора, дип аңлата[9][10]. Бу карашны алар яңа бинаның урынын планлаштырганда якындагы территорияләрне һәм тирә-якны исәпкә алучы «тирән план кору» дип атый. Каролина Босны «UNStudio» фирмасында «яшерен корал» дип йөртәләр, чөнки аның махсус дизайнчы белеме юк һәм архитектурада үзенчәлекле алымга ия. Аны компанияда иң яхшы архитекторларның берсе дип исәплиләр[11].

2012 елның мартына компания штатында 17 илдән 153 хезмәткәр эшли, «UNStudio» исәбендә 69 бөтен проект исәпләнә[12]. Каролина төрле проект командалары белән эшләп, аларның күпчелегенә керә[13][14][15]. Бос эшләгән иң билгеле проектларга Утрехт шәһәрендә принц Клаус күпере (Нидерланд) һәм Штутгарттагы Mercedes-Benz музее карый.

Бос төрле институтларда, шул исәптән Арнемда архитектура академиясендә, Ливерпуль университетында, Вена техник университетында һәм Амстердамда Берлаг институтында укыта. Бен ван Беркель белән бергә чакырулы лектор сыйфатында Принстон университетында чыгыш ясый һәм аның белән бергә «UNStudio» компаниясендә берничә басманың автордашы була[13]. 2012 елда ул Мельбурн университетының мактаулы профессоры исемен ала[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Union List of Artist Names
  2. NUKAT — 2002.
  3. Catalogue of the Unione Romana Biblioteche Scientifiche
  4. The Architect: Women in Contemporary Architecture. — New York, NY : Watson-Guptil Publications, 2001. — P. 26–29. — ISBN 0823016528.
  5. Caroline Bos. MoMA | The Collection. Museum of Modern Art (MoMA) (2015). Дата обращения: 16 марта 2021.
  6. 6,0 6,1 . 
  7. Heilmeyer, Florian. Ben van Berkel / UNStudio. 16 марта 2021 тикшерелгән.
  8. (август 2006) «{{{title}}}».
  9. Nobel, Philip. Toward a Future With Flair, The New York Times (28 октября 1999). 16 марта 2021 тикшерелде.
  10. Wessner, Gregory Ben van Berkel, interview. The Architectural League of New York (2 февраля 2011). Дата обращения: 16 марта 2021.
  11. de Ferrari, Gabriella (лето 2002). “Ben van Berkel”. Bomb. 80. Дата обращения 16 марта 2021.
  12. «UNStudio: People» {{{2}}}.
  13. 13,0 13,1 «Ben van Berkel & Caroline Bos» {{{2}}}., mapolis Architecture
  14. «UNStudio — Ben van Berkel», Architonic
  15. Tweeddale, Anna Interview: Caroline Bos. ArchitectureAU. Architecture Media Pty Ltd (август 2012). Дата обращения: 16 марта 2021.
  16. Next Lecture at IAAC: Caroline Bos from UNStudio. IAAC Blog. IAAC (Institute for Advanced Architecture of Catalonia) (24 апреля 2013). Дата обращения: 16 марта 2021.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]